Кукмара мәдрәсәсендә Мәрҗанинең 200 яшьлек юбилеена багышланган чара үткәрелде

  2018 елда татар җәмәгатьчелеге мәшһүр татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан агымдагы ел Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан “Мәрҗани елы” дип игълан ителде. 16 гыйнвар көнне, бөек мәгърифәтчебезнең туган көнендә,  Кукмара мәдрәсәсендә махсус чаралар оештырылды. 1130
Кукмара мәдрәсәсендә уку елынын беренче ярты еллыгы тәмамлану уңаеннан шәкертләр аш мәҗлесләре үткәрә. Бу мәҗлес үзенчәлекле булды : кичке булектә укучы ир-егетләр үзләре тоткан балыктан уха пешереп , ит бәлешләре әзерләп сыйландылар. Мәҗлестә гадәттәгечә Коръән  укып дога кылдыларә, вәгазе дә шәп иде. Кыскасы, тәмле дә, гыйбрәтле дә, куңелле дә булды. 1176
Мөбарәк Рабигуль-әүвәл ае дәвамында Кукмара мәдрәсәсендә пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең туган көненә багышланган мәҗлесләр үткәрелеп килә. Төрле төркемнәр тарафыннан әзерләнгән әлеге мәҗлесләр күңелле дә, файдалы да уза.  1182