Газизов Райнур Әлфәт улы

Газизов Райнур Әлфәт улы  – мөгаллим.  

1989 елның 17 июлендә Кукмара бистәсендә туган.

Дөньяви белеме: 2004 елда  Кукмара 4 нче урта мәктәбенең 9 сыйныфын, 2007 елда Кукмарадагы 78 нче һөнәри көллиятен тракторчы белгечлеге буенча тәмамлаган. 

Дини белеме: 2009-2012 елларда Мәскәү ислам университетының  көндезге бүлегендә  укый,  соңыннан  Россия ислам институтының читтән торып уку бүлегенә күчә һәм 2017 елда әлеге уку йортының  Теология факультетын тәмамлый.

Кукмара мәдрәсәсендә 2015 елдан эшли. Укыта торган фәннәре: Коръән ятлау, гарәп теле (фонетика), сира, әхлак, намаз зикерләре һәм көндәлек догалар.

Мәдрәсәдә  укытудан  тыш, Кукмара һәм Саба районнары авылларында ислам нигезләре буенча белем бирә (Райнур укыта торган авыл төркемнәрендә барлыгы 150 ләп укучы исәпләнә).

Мәдрәсәдә хезмәт итү белән берлектә Кукмара бистәсенең яңа оешып килүче мәхәлләнең имамы вазифаларын башкара. Оста вәгазьче, тыңлаучыларны төрледән-төрле гыйбрәтле хикәяләре, хикмәтле нәсыйхәтләре белән җәлеп итә ала. Кукмара Үзәк мәчетендә  һәм район авылларында вәгазьләр белән халык алдында еш чыгышлар ясый.

Райнур терлекчелек белән бик җитди шөгыльләнә: ел саен 300 ләп баш сарык үстереп  чала, халыкка корбанлык әзерләү хезмәтен башкара. Бу эштә аңа тормыш иптәше  Рузилә дә ярдәм итә. Моннан тыш алар бакчачылык хезмәтен дә үз итәләр, төрле җиләк-җимешләр, яшелчәләр үстерәләр.

Хәләл җефете Рузилә белән ике бала — бер малай һәм бер кыз тәрбиялиләр.