Курамшин Ришат Исмәгыйль улы

Курамшин Ришат Исмәгыйль улы  –  директор, мөгаллим.  

1966 елның 24 августында Кукмара бистәсендә туган.

Дөньяви белеме: 1983 елда Кукмара 2 нче урта мәктәбен, 1989 елда Казан музыка училищесының халык уен кораллары бүлеген тәмамлаган. 2004-2010 нчы елларда Казан (Идел буе) федераль университетының  журналистика факультетында читтән торып белем алган.

Дини белеме: 1998 елда Казандагы “Мөхәммәдия” мөселман мәдрәсәсен “Ислам шәригате һәм гарәп теле”  белгечлеге буенча тәмамлады.

1994 — 1998 елларда Кукмара Үзәк мәчете каршындагы якшәмбе мәктәбендә ислам дине нигезләрен укыта. 1998 елда Кукмара мәдрәсәсе дини уку йорты буларак рәсми рәвештә теркәлгәч, шуның җитәкчесе итеп билгеләнә һәм бүгенге көнгә кадәр мәдрәсә директоры булып хезмәт итә.

 Укыта торган фәннәре: гакыйдә, хифз, пәйгамбәрләр тарихы, фәнни эшчәнлек нигезләре.

Төрле елларда оештырылган белемне күтәрү курсларында даими катнаша, мәсәлән, Казан (Идел буе) федераль университетында “Россиянең дөньяви һәм дини һөнәри  мәгарифендә заманча уку-укыту технологияләре”, “Укыту-методик комплекслары фәннәре программаларын төзүдә компетентлы якын килү”, “Гакыйдә – ислам тәгълиматы” һ.б.

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте республикадагы дини мәгариф системасын бер тәртипкә салу, һөнәри мәдрәсәләр өчен бердәм уку-укыту программаларын – Стандартларны булдыру мәсьәләсен күтәргәч, Ришат хәзрәт бу җитди һәм мөһим эштән читтә калмый – Стандарт программаларын эшләүдә актив катнаша: үзе һәм аның кулы астында хезмәт итүче мөгаллимнәр берничә  Укыту-методик комплекслары (УМК) программаларын төзи. Соңыннан аңа “Республика мәдрәсәләре өчен уку-укыту Стандартларын эшләүгә керткән шәхси өлеше һәм бердәм  мөселман мәгарифен формалаштыруда нәтиҗәле эш башкарганы өчен” Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның  Рәхмәт хаты тапшырыла.

Дини мәгариф өлкәсендә хезмәт итүдән тыш, Ришат хәзрәт Курамшин актив иҗат итә: ислам дине кыйммәтләрен, әхлакый тәрбия мәсьәләләрен яктыртучы язмалары, мөселманнар тормышына багышланган хикәяләре район һәм республика матбугатында даими басылып килә. Ришат хәзрәт дини дәреслекләр һәм әдәби әсәрләр авторы.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан “Халкыбызга хезмәте өчен” һәм Кукмара районы хакимияте тарафыннан “Кукмара муниципаль районына күрсәткән хезмәте өчен” дигән медальләр белән бүләкләнгән.

Өйләнгән, тормыш иптәше Гөлзия белән 4 кыз тәрбиялиләр.