Коръәнгә багышланган бәйрәм

Коръәнгә багышланган бәйрәм

29 март шимбә көнне Кукмарада инде күркәм традициягә әверелгән чара – Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Елдагыча быелгы конкурс та матур бәйрәм төсендә үтте. Анда балалар да, олылыр да – барлыгы 160 кеше катнашты. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар аерым ярышты. Аларны яшенә һәм белгән сүрәләрнең санына карап төрле төркемнәргә бүлеп тыңладылар. Иң кечкенәләре 7 яшькә кадәр булган балалар төркемендә ярышса, мәктәп яшендәге катнашучылар өчен шундый номинацияләр булдырылды: Коръәннең ахыргы 5 сүрәсен белүчеләр; ахыргы 10 сүрәне белүчеләр (“Фил” – “Нәс”); ахыргы 22 сүрәне белүчеләр (“Духә” – “Нәс”); ахыргы 30 сүрәне белүчеләр (“Буруҗ” – “Нәс”). Олылар өчен исә 10 сүрә, 22 сүрә һәм 30 сүрә номинацияләре тәкъдим ителде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк – былтыргы бәйгедә призлы урын алган кеше быел шул ук номинациядә катнашса, аңа урын инде бирелергә тиеш түгел, дип килешенде: элекке җиңүче “катлаулырак” номинациядә катнашкан очракта гына призлы урынга өметләнә алды. Бу катнашучылар өчен үз өстендә эшләргә, камилләшергә бер этәргеч булыр дигән ният белән куелган шарт иде.

Кукмарадагы Коръән укучылар бәйгесе районда яшәүчеләр өчен оештырылса да, бирегә чит төбәкләрдән килүчеләр дә елдан-ел арта бара. Быел, мәсәлән, бәйгедә катнашучылар арасында Киров өлкәсеннән, Сарман, Саба районнарыннан, Казан, Бөгелмә шәһәрләреннән дә вәкилләр булды. Конкурста барлыгы 160 кеше катнашты (ирләр-малайлар 76, хатын-кызлар – 84).

Һәр номинациядә 6 призлы урын билгеләгәнлектән, конкурста җиңүчеләрне бүләкләр өчен шактый күп бүләк-күчтәнәчләр әзерләргә туры килде. Бу саваплы эштән Кукмара сәнәгать оешмалары, эшмәкәрләр дә читтә калмады, район имамнары, Диния Нәзарәте, «Хузур» нәшрияте дә конкурсны оештыруда зур ярдәм күрсәтте. Шул уңайдан Кукмара металл савыт-сабалар заводы җитәкчесе Заһидуллин Азат Ясави улына, “Забава” оешмасы вәкилләре Лилия Маркова һәм Рашит Гыймадиевларга, эшмәкәрләргә, ярдәм иткән барлык кешеләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Аллаһы Тәгалә эшегезне уң итсен, ярдәменнән ташламасын, Үз рәхмәтендә булуыгызны насыйп итсен.

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның Кукмарадагы Коръән укучылар бәйгесенә махсус килүе әлеге чараның әһәмиятен һәм дәрәҗәсен тагын да арттырды. Катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм хәзрәт болай диде:

Коръән китабына багышланган әлеге чара – бик изге, бик тә саваплы гамәл. Мондый бәйгеләрнең үткәрелүе, иркен рәвештә гыйбадәт кылу, белем алу мөмкинлеге, илебездәге тынычлык – Аллаһның бик зур рәхмәте ул. Кайдадыр дин тота алмыйлар, кайдадыр сугыш бара, халык олы кыенлыклар кичерә… Шуңа да безгә шөкер итәргә, Аллаһ Раббыбыз кушканча яшәргә, Аның кануннарын өйрәнеп тормышыбызның нигезе итәргә кирәк. Бу нисбәттә Коръәнне өйрәнү, аңа игътибарыбызны тагын да көчәйтү бик тә мөһим.

Бәйгенең жюри эшендә мөфтиятнең Коръән бүлеге мөдире Илнур Хәйруллин катнашты. Иртәнге якта башланган ярыш өйлә намазы алдыннан тәмамланды. Бүләкләр тапшырылып намаз укылганнан соң, бәйгегә килүчеләр таралышты. Күпләр: “Киләсе елга тагын да күбрәк өйрәнеп, әйбәтләп әзерләнеп килербез!” – дип кайтып киттеләр. Аллаһы Тәгалә шушы изге теләкләрне кабул итеп, ихлас ниятләрен тормышка ашыру юлында Үзе ярдәмче булсын.

Ришат Курамшин,

Кукмара мәдрәсәсе мөдире.

Добавить комментарий