Кукмара мәдрәсәсендә «Ислам – тынычлык дине» дигән темага лекция үткәрелде

Кукмара мәдрәсәсендә «Ислам – тынычлык дине»  дигән темага лекция үткәрелде

   24 сентябрьдә Кукмара мәдрәсәсендә кичке бүлек шәкертләренең гомуми җыелышы үткәрелде.  Җыелыш башында укучылар алдында район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев “Дини гыйлем алуның фазыйләтләре” дигән темага вәгазь сөйләде.

   Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте игълан иткән “Экстремизмга – юк!” дип исемләнгән айлык кысаларында мәдрәсә мөгаллиме Рифат хәзрәт Ибраһимов “Ислам – тынычлык дине” дигән темага лекция сөйләде. Үз чыгышында ул “ислам” төшенчәсенең “тынычлык, иминлек, сәламәтлек” кебек мәгънәләргә ия булуын әйттеп китте һәм Аллаһ илчесе Мөхәммәд (с.г.в.с.) миһербанлык, гаделлек һәм күркәм әхлак үрнәге булуы турында сөйләде. “Пәйгамбәребезгә карап,  ихласлы мөселманнар беркайчан да рәхимсез, аяусыз һәм кырыс булмады һәм башкаларга зыян китерүдән бик сакланды. Коръән аятьләреннән һәм хәдисләрдән ислам көчләү һәм террор түгел, ә тынычлык дине булуы аңлашыла”, –  диде Рифат хәзрәт.

   Җыелышны дәвам итеп,  мәдрәсә мөдире Ришат хәзрәт Курамшин җыелышта булучыларга файдалы, бәрәкәтле гыйлемнәр, сабырлык һәм сәламәтлек теләде, шәкертләрне уку программасы белән таныштырды һәм аларның сорауларына җавап бирде.

Добавить комментарий