Кукмара мәдрәсәсендә Мәүлид мәҗлесләре үткәрелә

Мөбарәк Рабигуль-әүвәл ае дәвамында Кукмара мәдрәсәсендә пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең туган көненә багышланган мәҗлесләр үткәрелеп килә. Төрле төркемнәр тарафыннан әзерләнгән әлеге мәҗлесләр күңелле дә, файдалы да уза. 

Әйтик, 3 нче декабрьдә мәдрәсәдә белем алучы кызлар төркемнәре оештырган шундый мәҗлестә укучылар пәйгамбәребез гәләйһиссәләм тормыш юлын искә алдылар, аның гыйбрәтле нәсыйхәтләрен чагылдыручы хәдисләрне укыдылар, махсус викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, белем алуга, әдәп-әхлакка багышланган татар халык мәкальләренең мөгаллимә әйткән беренче җөмләләрен дәвам иттеләр. Җавап бирүче актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Аннары мәҗлес чәй табыны алдында дәвам ителде: тәмле сый-нигъмәтләрдән авыз иткәннән соң, кызлар Коръән укып, дога кылдылар, үзләренә, мөгаллимәләренә, туганнарына һәм якташларына хәерле, бәрәкәтле, гыйбадәтле тормыш теләп калдылар.

Добавить комментарий