3 март якшәмбе көнне Кукмара мәдрәсәсендә инде күркәм традициягә әверелгән “Мөслимәләр бәйгесе” дигән бәйге үткәрелде. Оештыручылар үз алдына түбәндәге бурычларны куйган иде:
— шәкертләрнең мәдәни тормышын төрләндерү, аларның ялын күңелле оештыру, иҗадый потенциалларын үстерү;
— мәдрәсәдә өйрәнелүче фәннәр буенча белемнәрен ныгытып, шәкертләрдә ислам дине йолаларына, халкыбызның гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту;
— татар телендә аралашуга игътибар юнәлтү.
Бәйгедә 4 команда катнашты: Кукмара мәдрәсәсеннән “Кукмара мөслимәләре” командасы, Казан “Мөхәммәдия” мәдрәсәсеннән “Нәсыйхәт” командасы, Балтач мәдрәсәсеннән “Хәят” һәм Мамадыш мәдрәсәсеннән “Иман нуры” командалары.
Бәйге башында һәр төркем шигъри юллар ярдәмендә тамашачыларны сәламләде, вәгазьләп тә, шаярып та алып, бик кызыклы итеп үзе белән таныштырды.
2019 ел Татарстан мөфтияте тарафыннан “Тәфсир елы” дип игълан ителү сәбәпле, икенче конкурс тәфсир фәне белән бәйле булды. Бәйгенең шушы өлеше 2 өлештән торган Викторина рәвешендә узды, ә биремнәр шундый булды: 1) җирәбә буенча һәр команда 1 кыска сүрәнең тәфсирен сөйләп бирергә тиеш иде; 2) һәр командага Корьәннең ахыргы 12 сүрәсеннән экранда гарәп телендә бер яки берничә аять күрсәтелде. Командалар шул аятьләрнең кайсы сүрәдән булганын һәм тәрҗемәсен әйтеп бирергә тиеш иде.
Өченче конкурс “Абыстайлар Коръән мәҗлесендә” дип аталды. Аның шарты буенча һәр команда тәкъдим ителгән 4 мәҗлес төренең берсен кыскача үткәреп күрсәтергә тиеш иде (“Искә алу мәҗлесе”; “Бәбәй ашы”; “Корбан ашы”; “Яңа йортка керү уңаеннан үткәрелә торган Коръән ашы”).
Алдагы конкурста катнашучылар әбиләребезнең элеккеге бер шөгылен искә төшерделәр: командалар бу юлы җеп эрләү буенча ярыштылар. Һәр төркемнән бер вәкил үзләре белән алып килгән матур итеп бизәлгән кабада билгеләнгән вакыт эчендә җеп эрләп күрсәтергә тиеш иде.
Бәйгенең бишенче өлешендә һәр команда “Ялган вә хәйлә” темасына гыйбрәтле дә, мавыктыргыч та сәхнә күренеше тәкъдим итте.
“Ботка осталары” дип исемләнгән конкурста катнашучылар аларга тәкъдим ителгән 8 төрле ярманы танып, Жюри хөкеменә тапшырырга тиеш булды.
Бәйгенең ахыргы “Зәвыклы мөслимә” дип аталган өлеше мөслимәләрнең киемнәренә багышланган иде. Әлеге конкурс шарты буенча һәр команда мөслимәләргә хас өч төрле кием үрнәге күрсәтергә тиеш булды: 1) Көндәлек кием үрнәге; 2) Спорт киеме үрнәге һәм 3) Бәйрәм киеме үрнәге.
Гомум нәтиҗә буенча командаларның җыелган баллар саны чама белән бертигез булды. Ике-өч балл аерма белән генә беренче урынга Мамадыш мәдрәсәсе лаек булды, икенче урында – “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, өченчедә – Балтач һәм Кукмара мәдрәсәләре.
Бәйгедә аерым юнәлешләр буенча да иң яхшы командалар билгеләнеде:
— Тәфсир фәнен иң яхшы белүчеләр – “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе.
— Коръән мәҗлесен иң оста үткәрүчеләр – Мамадыш мәдрәсәсе.
— Халкыбызның гореф-гадәтләрен иң яхшы саклаучылар – Кукмара мәдрәсәсе.
— Иң зәвыклы мөслимәләр – Балтач мәдрәсәсе.
Урыннар билгеләнеп, “иң-иңнәре” күрсәтелсә дә, иманлы мөэминнәр өчен бу, әлбәттә, шул хәтле принципиаль нәрсә түгел. Иң мөһиме – төрле төбәкләрдә яшәүче мөслимәләр күрештеләр, аралаштылар, бер-берсенең хәлен белделәр, күңелләрен баеттылар. Хәзрәти Галинең радыйәллаһү гәнһү бер хикмәтле гыйбарәсендә билгеләп үтелгәнчә: “Әгәр кемдер Аллаһ каршында нинди урын алып торганын белергә теләсә, үз йөрәгендә Аллаһ нинди урын алып торганына карасын…”.
Шунысы шиксез: мондый чаралар безгә бик кирәк. Шуңа да саубуллашканда бәйгедә катнашкан мөслимәләр бер-берсенә ягымлы карап һәм елмаеп: “Киләчәктә дә шулай аралашып, изге эшләрдә ярышып яшәргә насыйп булсын!” – дигән теләген җиткерделәр.
Бәйге ахырында барлык катнашучыларга һәм аларның җитәкчеләренә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Соңыннан исә мәдрәсә ашханәсендә оештырылган кичке ашта фикер алышканнан соң, мөслимәләр бер-берсенә җылы сүзләрен җиткереп таралышты.