КУКМАРА МӘДРӘСӘСЕНДӘ АЧЫК ДӘРЕС ҮТКӘРЕЛДЕ

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан дини уку йортлары (мәдрәсәләр) мөгаллимнәре өчен оештырылган “Педагогик осталык дәресләре” дип исемләнгән методик көннәр кысаларында 4 апрель көнне Кукмара мәдрәсәсендә Ачык дәрес үткәрелде. Дәресне мәдрәсәнең тәҗрибәле укытучысы Рифат хәзрәт Ибраһимов үткәрде. 3 курс шәкертләре төркеменә ул фикыһ фәненнән “Хаҗның фарызлары” темасын аңлатты.

   Диния Нәзарәтенең уку-укыту бүлеге хезмәткәрләре Айдар хәзрәт Кәрибуллин һәм Нәзирә ханым Гыйззәтуллина билгеләп үткәнчә, дәрес җиңел, аңлаешлы, шул ук вакытта бик эчтәлекле, мәгълүматка бай булды. Дәрестә төрледән-төрле күрсәтмә әсбаплар файдаланылды, мөгаллим шулай ук электрон интерактив тактаны да шактый уңышлы кулланды (аның ярдәмендә 3 Д форматындагы фото һәм видеоматериаллар, схемалар күрсәтелде).

   Дәрес азыгында мөфтият вәкилләре, мәдрәсә мөгаллимнәре, башка уку йортыннан килгән кунаклар катнашында фикер алышу булды.