КУКУМАРАДА МӨСЕЛМАН ЕГЕТЛӘРЕ БӘЙГЕСЕ ҮТКӘРЕЛДЕ

   25 февраль сишәмбе көнне Кукмара район мәдәният йортында “Мөселман егетләре бәйгесе” дип исемләнгән чара үткәрелде. Бәйгедә Республикабызда эшләп килгән дини уку йортларында белем алучы шәкертләр катнашты. Кукмара, Балтач һәм Буа мәдрәсәләре укучыларыннан торган командалар 6 номинация буенча үзара ярышты.

    “Сәламләү” конкурсында һәр команда үзләре һәм  үз мәдрәсәләре турында кыскача мәгълүмат бирде. Аның азагында чараны алып баручы Фәрит Хәләветдин һәм Марат Хәсәновлар үтенече буенча командаларның һәрбер вәкиле шәхсән үзе белән таныштырды, сорауларга күңелле дә, мәгънәле дә җавап бирде.

    Чираттагы конкурста шәкертләр Коръән уку осталыкларын күрсәтте.  Аның шарты буенча команданың бер вәкиле Коръәннән бер кыска сүрә яки озын сүрәдән өзек укып  күрсәтергә тиеш булды.

    Бәйгенең өченче өлеше быел билгеләп үтелә торган “ТАССР төзелүгә 100 ел” вакыйгасы уңаеннан татар мөселманнары тарихына багышланган  Викторина рәвешендә үтте: шәкертләр дин һәм милләтебез белән бәйле вакыйгаларга, тарихи шәхесләребезгә бәйле сорауларга җавап бирделәр.

   “Дини мәҗлестән күренеш” дип исемләнгән номинациянең  шарты буенча һәр команда алдан тәкъдим ителгән дини мәҗлесне сәхнә күренеше рәвешендә күрсәтергә тиеш иде: Буа шәкертләре никах,  балтачлылар – балага исем кушу мәҗлесләрен сәхнәләштерсә, Кукмара шәкертләре тамашачыларга “Әби белән бабайның 50 ел бергә гомер итүләренә” багышланган мәҗлесне тәкъдим иттеләр. Шушы сәхнә күренешләренең  һәммәсе дә хикмәт һәм халыкчан юмор белән үрелеп барды.    

  Бәйге программасында каралган номинацияләр арасында иң кызыклысы “Фильм-нәсыйхәт” дигәне булгандыр.  Аның шарты буенча  нинди  дә булса күпләргә таныш булган мультфильм яки кинофильмнан алынган өзекне “мөселманча” тавышлыландырып,  күздә тотылган иде. Шәкертләр өй эше буларак бирелгән шушы биремне дә бик уңышлы башкарып чыга алдылар.

   Ә инде ахыргы, 6 нчы конкурсыбызда шәкертләр үзләренең ни дәрәҗәдә оста куллы булуларын исбатды: бәйгене караучылар хөкеменә алар үз кулы белән эшләгән әйберләрне тәкъдим итте.

   Егетләрнең чыгышларына мәртәбәле жюри бәя бирде. Элекке елларда үткәрелгән шундый бәйгеләрдән аермалы буларак, быелгысында ярышта катнашкан мәдрәсәләр вәкилләре жюри эшендә катнашмады. Бу бәя бирүне тагын да объектив һәм гаделрәк итәргә ярдәм итте.

   Гомум нәтиҗә буенча бәйгенең җиңүчесе буларак Буа мәдрәсәсе шәкертләре танылды. Икенче урынны Кукмара мәдрәсәсе алса, өченче урынга Балтач шәкертләре лаек булды. Чара ахырында барлык катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Шул уңайдан бәйгене үткәрүдә  иганәче буларак катнашкан оешма җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез!

   Мәдәният йорты сәхнәсендә үткән әлеге чара тамашачылар күңелендә бик матур, мәгънәле һәм мавыктыргыч булуы белән истә калачактыр. Залны тутырып килгән мөселманнар да, Республикабызның төрле төбәкләреннән килгән дәрәҗәле хәзрәтләр дә: “Шундый чаралар дәвамлы булсын! дигән бердәм теләкне белдереп таралдылар.

Ришат хәзрәт Курамшин,

Кукмара мәдрәсәсе мөдире.