МӘДРӘСӘГӘ УКЫРГА ЧАКЫРАБЫЗ

   Кукмара  мәдрәсәсе 2020 – 2021 уку елына укучылар кабул итә.

   Мәдрәсәнең һөнәри бүлегенә урта, урта-махсус яки югары белемле ир-егетләр һәм хатын-кызлар кабул ителә. Гомуми дини белем алудан тыш Татарстан Республикасының мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелгән Лицензия  нигезендә бу бүлектә имам-хатыйб һәм ислам дине нигезләре укытучысы белгечлекләрен үзләштерергә мөмкин.

   Балаларга һәм олыларга өстәмә белем бирү кысаларында оештырылган Башлангыч бүлеккә динебез нигезләрен өйрәнергә теләүче олылар (яшь чикләнмәгән) һәм балалар (11-12 яшьтән) кабул ителә. Әлеге бүлекнең уку-укыту программасы Ислам дине нигезләрен, Коръән-Кәримне, ислам хокукын, тарихын һәм әхлагын өйрәнүне һәм гарәп теле белән танышуны максат итеп куя.

   Дәресләр атнага 2-3 көн үткәрелә, авылларда, башка район-төбәкләрдә яшәүчеләр өчен якшәмбе көннәрендә уку мөмкинлеге бар.

   Һөнәри бүлектә уку вакыты – 4 ел, башлангыч бүлектә – 3 ел. Мәдрәсәне тәмамлаучыларга диплом бирелә.  

Кирәкле документлар:

   Гариза һәм шәхси мәгълүматны туплаган Анкета (әзер сораулык буенча); паспорт күчерелмәсе (1 нче бит һәм прописка бите); 086 У формасы буенча медицина белешмәсе; 3х4 зурлыгындагы ике фоторәсем (хатын-кызлар яулыктан); дөньяви белем алу турындагы ахыргы документ күчерелмәсе.

      Беренче оештыру җыелышы – 20 сентябрь якшәмбе көнне сәг. 9 да башлана. Шунда уку тәртипләре белән танышырга, вәгазь тыңларга мөмкин булачак.

   Белешмәләр өчен тел.:  8(84364) 2-66-75,  89656026757.