Кукмара мәдрәсәсендә Әлифба бәйрәме үткәрелде

Кукмара мәдрәсәсе каршында “Балаларга һәм олыларга өстәмә  белем бирү” юнәлешендә эшләп килүче Башлангыч бүлекнең якшәмбе мәктәбендә “Әлифба бәйрәме” дип аталаган күркәм чара үткәрелде. Гарәп хәрефләрен инде тулысынча үзләштергән 1 нче сыйныф кызлары һәр хәрефкә багышланган кыска шигырьләр башкарды, укытучылар тәкъдим иткән гарәп сүзләрен тактага язды, бәйге төсендә узган уеннарда да катнашты. Чара ахырында укучыларга бүләкләр тапшырылганнан соң, чәй мәҗлесе оештырылды.