Архив за месяц: Март 2021

Кукмарада дини бәйгеләр үткәрелде

Узган ял көннәрендә Кукмара мөхтәсибәтендә Коръән  һәм Намаз укучылар бәйгеләре үткәрелде. Инде күркәм традициягә әверелгән әлеге чараларга игътибар елдагыча зур булды. Намаз уку бәйгесендә балалар гына катнашса, Коръән укубуенча балалардан тыш төрле яшьтәге олылар да көч сынашты.

   Кукмара Үзәк мәчетендә үткән Намаз укучылар бәйгесендә катнашучы балаларны өч төркемгә бүлеп бәяләделәр: беренче төркем – мәктәпкәчә яшендәге һәм 1 — 2 сыйныфта укучы балалар; икенче төркем – 3 — 4 сыйныф балалары; өченче төркем – 5 — 6 сыйныф балалары. Алар барысы да намаз укып күрсәтергә һәм үз төркемнәренә махсус әзерләнгән сорауларга җавап бирергә тиеш булды. Читать далее