Кукмара мәдрәсәсендә – 22 нче чыгарылыш

23 май көнне Кукмара мәдрәсәсендә быелгы чыгарылышка багышланган чара үткәрелде. Чараның беренче өлеше мәдрәсәне тәмамлаучы шәкертләргә шаһәдәтнамәләр тапшыруга багышланган иде.

     Быел мәдрәсәнең һөнәри бүлеген 27, ә башлангыч бүлеген 96 шәкерт – барлыгы 123 кеше тәмамлады. 4 еллык һөнәри бүлекне тәмамлаучы 27 кешенең 17 се – ирләр, 10 сы – хатын-кызлар. Аларга  урта һөнәри дини белем алуны раслаучы дипломнар тапшырылды. Шунысы мөһим: һәнәри бүлекне тәмамлаучыларның күбесе дин өлкәсендә хезмәт итә. Алар арасында 7 имам, бер имам ярдәмче, 8 мәчет мөгаллиме, шулай ук мөәзин һәм абыстай вазифасын башкаручылар да бар.

     3 еллык башлангыч бүлекне тәмамлаучы 96 кешедән ир-егетләр – 26 кеше, хатын-кызлар –70. Быелгы чыгарылыш – 22 нче. Мәдрәсәне тәмамлаучы шәкертләрнең төп өлеше Кукмараның үзеннән һәм Кукмара районы авылларыннан. Шулай да, мәдрәсәдә башка төбәкләрдән дә килеп укучылар байтак, мәсәлән, Саба, Мамадыш районнарыннан, шулай ук күрше Киров өлкәсеннән.  

     Чыгарылышның икенче өлеше мул ризыклы табын алдында үтте.