Архив автора: admin

Кукмара мәдрәсәсендә архив эшләре буенча семинар үтте

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миннехановның Татарстан Республикасы архив эше буенча Дәүләт комитетының мөселман дини оешмалары белән үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча боерыгын үтәү максатыннан  22 февральдә Кукмара мәдрәсәсендә дини оешмалар һәм дини мәгариф урта һөнәри белем бирү учреждениеләре өчен архив эше өлкәсендә белем бирү семинары узды. Семинарда Татарстан Республикасы архив эше буенча Дәүләт комитеты вәкилләре, Кукмара, Әтнә, Арча, Балтач, Саба районнарының дини оешмалар вәкилләре һәм муниципаль архив җитәкчеләре катнашты. Алар мәдрәсәдә архив эшләре  яхшы алып барылганын билгеләп үтеп, киләчәктә дә элемтәдә булуга ышаныч белдерделәр.

Кукмара мәдрәсәсендә яңа уку елы башланды

   19 сентябрь көнне Кукмара мәдрәсәсендә быел укырга керүчеләр өчен беренче оештыру җыелышы үткәрелде. Чара илебездәге эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, санитар нормаларны үтәп үткәрелде. Читать далее

Кукмара мәдрәсәсендә – 22 нче чыгарылыш

23 май көнне Кукмара мәдрәсәсендә быелгы чыгарылышка багышланган чара үткәрелде. Чараның беренче өлеше мәдрәсәне тәмамлаучы шәкертләргә шаһәдәтнамәләр тапшыруга багышланган иде. Читать далее