Архив автора: admin

Кукмара мәдрәсәсендә Диплом эшләре якланды

2 и 5 май көннәрендә Кукмара мәдрәсәсенең һөнәри бүлеген тәмамлаучы шәкертләр Диплом эшләрен якладылар. Соңгы берничә ай дәвамында укучыларның һәм аларның фәнни җитәкчеләре вазыйфасын башкарган мөгаллимнәрнең игътибар үзәгендә булган әлеге язма хезмәтләр мәдрәсәдә 4 еллык уку  дәверенә үзенчәлекле бер нәтиҗә буларак каралды. Дөрестән дә, Диплом эше дини уку йортын тәмамлаучы шәкертнең сөйләм осталыгын да, фикерләү дәрәҗәсен дә, сайлап алынган тема буенча туплаган мәгълүматны ничек аңлавын һәм үзләштерүен дә анык күрсәтте. Читать далее

Кукмарада дини бәйгеләр үткәрелде

Узган ял көннәрендә Кукмара мөхтәсибәтендә Коръән  һәм Намаз укучылар бәйгеләре үткәрелде. Инде күркәм традициягә әверелгән әлеге чараларга игътибар елдагыча зур булды. Намаз уку бәйгесендә балалар гына катнашса, Коръән укубуенча балалардан тыш төрле яшьтәге олылар да көч сынашты.

   Кукмара Үзәк мәчетендә үткән Намаз укучылар бәйгесендә катнашучы балаларны өч төркемгә бүлеп бәяләделәр: беренче төркем – мәктәпкәчә яшендәге һәм 1 — 2 сыйныфта укучы балалар; икенче төркем – 3 — 4 сыйныф балалары; өченче төркем – 5 — 6 сыйныф балалары. Алар барысы да намаз укып күрсәтергә һәм үз төркемнәренә махсус әзерләнгән сорауларга җавап бирергә тиеш булды. Читать далее

Кукмара мәдрәсәсендә татар теле елына багышланган Викторина үткәрелде

     23 февраль көнне Кукмара мәдрәсәсенең кичке бүлегендә белем алучы ир-егетләр төркемнәре арасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган кызыклы чара уздырылды. Читать далее