Архив рубрики: Игъланнар

ПЕДСОВЕТ

ПЕДСОВЕТ

10 майда 2014 – 2015 нче уку елы тәмамлануга багышланган киңәшмә (педсовет) үткәрелде. Киңәшмәдә мәдрәсәнең барлык мөгаллимнәре катнашты. Көн тәртибенә шундый мәсьәләләр куелган иде:

1) Мәдрәсә мөдире чыгышы: а) уку елы нәтиҗәләре, төп проблемаларга күзәтү, мөгаллимнәргә киңәш-нәсыйхәт.

б) документация эше торышы;

в) яңа уку-укыту Стандартына күчү мәсьәләсе;

д) УМК лар әзерләү һәм мөфтияткә тапшыру мәсьәләсе;

2) Уку елы нәтиҗәләре: а) уку-укыту бүлеге мөдире чыгышы;

б) сыйныф җитәкчеләренең хисап чыгышлары;

3) Чыгарылыш кичәсенә әзерлек чаралары.

4) 14 майда Россия ислам институтында фәнни-гамәли Конференциядә Кукмара мәдрәсәсе шәкертенең катнашуы.

5) Балалар өчен җәйге лагерь оештыру мәсьәләләре.

6) Төрлеләр.

Коръән укучылар бәйгесе

Коръән укучылар бәйгесе

28 март шимбә көнне Кукмара мәдрәсәсе бинасында район күләмендәге Коръән укучылар бәйгесе үткәрелә. Бәйгедә барлык теләүчеләр – балалар да, олылар да катнаша ала (яшь чикләнмәгән). Катнашучылар яше буенча берничә төркемгә бүленәчәк. Һәр төркемдә түбәндәге номинацияләр билгеләнә:

1. 5 һәм әзрәк сүрәне яттан белү;

2. Коръәннең ахыргы 10 сүрәсен яттан белү (“Фил”дән “Нәс”кә кадәр);

3. Коръәннең ахыргы 20 сүрәсен яттан белү (“Әддухә”дән “Нәс”кә кадәр);

4. Коръәннең ахыргы 30 сүрәсен яттан белү (“Буруҗ”дән “Нәс”кә кадәр).

Ир-егетләр һәм хатын-кызлар аерым ярыша. 1-2-3 нче урын алучыларга бүләк тапшырыла. Башлана 8 сәг. 30 минутта.

Гарәп теленнән белемне күтәрү курслары

Мәдрәсәнең һөнәри бүлегендә белем алучы шәкертләр һәм мәдрәсә укытучылары өчен 3 гыйнвардан 6 сына кадәр Казан ислам университеты мөгаллимнәре җитәкчелегендә гарәп теле буенча белемне күтәрү курслары оештырыла. Шәкертләр өчен дәресләр икенде намазы белән ахшам намазы арасында үткәрелә, укытучылар өчен – ястү намазыннан соң.