Архив рубрики: Рубрикасыз

Уткабызгыч

   Шокы-токы, шокы-токы, токы-шокы, токы…  Шокы-шокы, токы-токы, шокы-токы, шокы…

   Ерак сәфәргә кузгалып киткәч тә шушы бер үк авазлы көйне көйләргә тотынган  поезд менә инде ничә сәгать  шулай үз җаена басу-кырлар, чәчәкле болыннар, яшел агачлыклар  аша алга таба чаба да чаба. Вагон тәрәзәсеннән  кайсы якынрак, кайсы ераграк күренеп калган безгә мәгълүм булмаган авыл-бистәләр җитез генә йөгереп баручы поездны моңсуланып озатканда, гүя: “Безнең җиребезгә аяк басып кунак булуыгызга өметләнмибез дә, шуңа – хушыгыз, сәфәрегез имин булсын!” – дип әйтеп калалар иде сыман…

   Тәрәзәдә тиз-тиз алышынып баручы табигать  күренешләре тәэсирендә тормышымның төрле вакыйгаларыннан үрелгән фикерләр йомгагы күңелемнең бер почмагыннан икенчесенә салмак кына тәгәри дә тәгәри. Мәленә күрә әллә ниләр искә төшә бу сәфәрдә… Уйландыра…

   Мин утырган купеда фәкать ирләр генә: каршыда карап торышка 55 – 60 яшьләр тирәсендәге зур гәүдәле, “майлы” йөзле абзый белән янәшә аның 40 – 45 яшьлек баһадир кыяфәтле юлдашы утырган. Өстәлгә пешкән йомырка, кискән колбаса куеп тамак ялгап баручы бу ирләр үзләре өчен генә кызык булган дөнья хәл-әхвәле турында байтак гәпләштеләр. Күпме вакыт үткәндер,  юлдашларым тәмәке тартырга дип купедан чыгып киткәч, өченче “күршем” – 20 – 22 яшьләр тирәсендәге егет белән  якынрак танышырга булдым. Күркәм йөзле, чандыр, әмма гәүдәсенә караганда шактый нык күренгән  бу егет үзен Габдулла дип таныштырды. Казан мәдрәсәләренең берсендә дини белем ала икән. 

   – Уку елы тәмамланганнан соң имтиханнар бирдек тә, мәчеттә практикага калдырдылар. Хәзер менә өйгә, туган якка кайтам, – диде әкрен генә егет  йомшак баритон тавыш белән.

   Район мәдрәсәсендә мөгаллим булып эшләгәнемне белгәч, Габдулла,  шатлануын киң елмаюы белән йөзендә балкытып, әйтте:

   – Әлхәмдү лилләһ, дин кардәшем белән сәфәр кылу тынычрак та, җайлырак та. Мин бик шат…

   Ерак сәфәр юлында очрашкан ике мөэмин-мөселманның бер-берсенә сөенүе белән сугарылган җанлы сөйләшү, поезд тәгәрмәчләренең дәртле көенә салынып, шулай матур гына дәвам иткәндә, кинәт купе ишеге ачылды һәм канатларын  җәя генә башлаган фәрештәләрне куып, тартырга дип чыгып киткән сәфәрдәшләребез керде дә лап итеп урыннарына утырды. Бер-беребезгә дәшми-нитми, тәгәрмәчләрнең йөдәткеч көен бераз тыңлап барганнан соң, бүксәсен киереп куйган “майлы” абзый, күңел ачам диптер инде, минем янда утырган уйчан карашлы егеткә сүз катты:

   – Син, егет, бер дә тәмәке тартырга чыкмыйсың. Перекурлар белән вакыт тизрәк бара ул, энем, мә әле… – диде дә, тәмәке кабыннан сигаретын чыгарып, Габдуллага сузды.

   – Ә мин тәмәке тартмыйм, абый, – дип тыйнак кына җавап бирде Габдулла.

   – Тартмасаң ни! Менә бүген башларсың! – диде күршебез, җонлы кулы белән тәмәкесен егеткә тоттырырга талпынып.

   – Юк-юк, абый, кирәкми! – дип кулларын аркасы артына яшереп куйды егет. – Мин тартмыйм!

   – Ярар ла… Әллә әниең белер дип куркасыңмы?

   Купе тартып кергән ике ирнең яңгыравыклы көлү тавышына күмелде. Минем ачуым бераз “кабара” башласа да, Габдулланың сабырлыгы тәэсирендә, әлегә дәшми баруымны кулай күрдем.

   – Син аракы да эчмисеңдер әле? – дип аптыратуын дәвам итте “майлы” абзый. – Ә? Чыннан да эчмисеңме?

   – Барлык спиртлы эчемлекләр хәрам. Шуңа күрә мин аракы эчмим, – диде Габдулла.

   Абзый, гаҗәпләнүен яшерә алмыйча, бүксәсен көчкә кыймылдатып, алгарак күчеп утырды.

 – Менә сиңа “пәрәмәч”! – дип быдырдап алды “бүксә”. – Ә карта, лоторея кебек отышлы уеннар турында ни диярсең? Анысы ярыймы соң?

– Барысы да бер: болары  да, башка  отышлы  уеннар  да – хәрам, – дип катгый итеп җавап бирде Габдулла.

   – Бигрәк кырыс кеше икәнсең син, энем: монысы хәрам, тегесе хәрам…

   Бу сүзләргә  егет җавап бирмәде. Карашыннан сиздем – бәйләнчек күршебез аны шактый туйдырды. Шуңадыр, Габдулла китабын алды да, укуга керешеп, тыныч кына утыруын  дәвам итте. Абзый исә күзләреннән җиңүчеләргә хас тантаналы очкыннар чәчрәтеп, болай диде:

   – Тәмуг газапларыннан курыккан булып, синең кебекләр үзләрен бу тормышның бөтен рәхәтлекләреннән мәхрүм итәләр. Нинди тормыш соң инде бу, йә?

   Минем аңа зур игътибар белән караганымны күз кырые белән эләктереп алып, абзый, фикердәшен тапкан сыман, бу юлы миңа дәште:

   – Син ни диярсең, иптәш? Шулай түгел мени?

   Инде күптән үз сүземне әйтергә дип талпынып утырганга күрә, минем шушы юлдашыбызга хакны, хакыйкатьне  тизрәк  җиткерәсе-аңлатасы  килде. Ләкин булдыра  алганчы  сабырлыгым  туплап  һәм  олысымак булырга тырышып, мин ашыкмыйча, салмак кына болай дидем:

   – Әлбәттә, мөселманга рөхсәт ителгән дөнья рәхәтлекләреннән баш тарту  дөрес булмас, шулай да  “рәхәт” күренгән, ләкин Аллаһ тарафыннан тыелган кайбер нәрсәләр аркасында мәңгелек тормышта тәмуг утында янарга туры килмәгәе…

   Фикеренә өстәмә терәк булмавына көенептер, абзыебыз, мыскыл иткән сыман, тешен ырҗайтып көлеп җибәрде:

   –  Ничек яшәсәң дә, барыбызга да шул тәмуг утында янасы инде! Барыбыз бергә булганда, шуның кадәр куркыныч та булмас әле! Ха-ха-ха!!!

   Аның бу сүзләре  мине  чыгырымнан  чыгара  язса  да, сабыр булып калырга тырышып, мин болай дип җавап бирдем:

   – Ә сез бик кыю кеше икән! Утта янудан да курыкмыйсызмы?

   – Курыктым ди,  көтеп тор! Шул уттан куркам дип, тормыш рәхәтләрен дә күрмәскә-татымаскамы инде хәзер? Дөньядан ваз кичкән дәрвиш-суфыйлар гына шулай яшәсен! Ярый, монда сезнең белән сүз болгатудан ботка пешмәс, тагын бер тартып алыйм, булмаса…

   Соңгы сүзен кире какмаслык дәрәҗәдәге хакыйкать итеп белдерүдән  аерым бер тәм тоеп, юлдашыбыз тәмәке кабыннан бер сигарет чыгарып шуны авызына капты да өстәлдә яткан уткабызгычына үрелде. Әмма шул вакытта мин җитез-җәһәт хәрәкәт белән уткабызгычны тизрәк үз кулыма алдым һәм аны кабызып  абзыйга суздым:

   – Рәхим итегез!

Юлдашыбыз башын иеп тәмәкесен кабызмакчы булды.

   – Юк-юк, сигаретыгыз кирәкми, бармак кирәк! – дидем мин, абзыйның күзләренә кыю карап.

   – Аңламадым… – диде ул, әкрен генә тураеп. – Бармак нәрсәгә тагын?

   – Тәмуг утында янарга курыкмыйм дигәч, шушы уткабызгыч  утына нибары бер генә бармакны тыгып яндырып алырга сезгә кыен булмастыр инде…

   Купеда тынлык урнашты. Әле яңа гына кыдрачланып, “акыллы” фикерләрен яңгыратып торган ир, нәрсә әйтергә белмичә, сүзсез калды. Тәмәкесен кабына кире салып, абзый урынына утырды. Ярты сәгать буе ахмак сүзләр сөйләп барганын аңлагангадыр, аның майлы йөзе кызарып чыкты, тоныкланган  күзләрендә исә үзен генә борчый торган җитди сорау чагылышы күренде. Ләкин әллә уңайсызлануы, әллә мин-минлеге аркасында соравын бирмичә, ул сөйләшүне дәвам итмәде. Башкалар да – кайсы тәрәзәгә карап, кайсы китабына багып – тынлык саклап сүзсез бара бирделәр. Күпме вакыт узгандыр – поезд, хәрәкәтен әкренәйтеп, туктый башлады. Моны күреп, абзыебыз кинәт кенә әйберләрен җыеп алды да:

   – Минем тукталышым бу, сау булып торыгыз! – диде дә кабалана-кабалана купедан чыгып китте.

   Ничәдер минуттан соң поезд куанычлы, тантаналы, шөкер хисе белән тулган тәгәрмәчләр җырын янә башлап, кузгалып китте. Шул вакытта гына мин яңа гына төшеп калган ирнең уткабызгычы кулымда онытылып калуына игътибар иттем. Шуны күреп алган Габдулла, күркәм йөзен тагын да нурландырып, ачык  итеп  елмая башлады. Мин исә, уткабызгычны аңа сузып, әйттем:

   – Ал, тәмәке тартмасаң да, үзеңдә калсын әле. Аны ничек файдаланып булуын син хәзер инде яхшы беләсең… 

   Тизлеген арттырып, поезд алга таба – тормышыбызның әле билгесез, без белмәгән, күз алдыбызга да китерә  алмаган  ерак офыгына таба чабуын дәвам итте. Ул безне язмышыбызга, тәкъдирләнгән киләчәгебезгә таба алып барып, бәхет-сәгадәткә ирешү хыялы юлында  тәгәрмәчләрнең өметле көен матур гына дәвам итә иде:

   – Шокы-токы, шокы-токы, токы-шокы, токы…  Шокы-шокы, токы-токы, шокы-токы, шокы…

Ришат Курамшин

Кешеләргә шатлык бүләк итик

(мәчет картлары сөйләгәннәрдән)

   Безнең мәчет картлары ниләр генә белми дә, ниләр генә сөйләми. Аларны игътибар белән тыңлап, сөйләгәннәрен калеб аша үткәрсәң, “хикмәтләрнең хикмәте бит бу!” дип сокланмыйча калмассың.

   Күңелемне айкалдырып алган, башкаларга карата тагын да дикъкать-ихтирамлырак булырга өйрәткән әлеге хәл бик күптән – бабайларыбыз үзләре чая малай-шалай чакларында булган. Халык җирне сука белән сукалап, игенне урак белән урып, басу-кырларда  эшләп  йөргән  элекке заман бу. Ул вакытта мәчет-мәдрәсәләрдә уку күп кеше өчен төп гыйлем алу урыны булып саналганын да әйтеп узарга кирәктер…

   …Шулай бервакыт мәдрәсәдә белем алучы шәкерт һәм аның остазы өйләренә кайтырга дип юлга чыгалар. Авыл янәшәсендәге басуга килеп җиткәч, ызаннарның берсендә шәкерт бик тә иске күренгән башмаклар күреп ала. Басуның икенче кырыенда, шактый  еракта бертөркем игенчеләр эшләп йөри икән. Шушы аяк киемен аларның берсе салып калдырганын абайлаган шәкерт, шаян холыклы булгангадыр, күзләрен ялтыратып, остазына болай дигән:

   – Әйдәгез, башмакларны  яшереп куйыйк, ә үзебез агачлар артына басып, иясенең моны ничек кабул итүен күзәтербез! Вәт кәмит-тамаша булачак!

   Ләкин мөгаллим  болай итеп уен-көлке ясарга, ягъни кемнеңдер күңелен төшереп шаярырга ярамаганын әйтеп, башка фикер әйтә.

   – Алар  бер фәкыйрь кешенеке  булырга тиеш,  шуңа күрә без болай эшлик: башмаклар  эченә  акча тыгып, үзебез агачлар  артына басыйк та, ни буласын күзәтик.

   Остаз сүзе – катгый канун дигәндәй, шулай эшлиләр дә: һәр башмакка кәгазь акчалар куеп, куе агачлар артына яшеренәләр болар. Озак вакыт үтми – басуның икенче ягыннан бер ир кеше ава-түнә көч-хәл белән аларга таба атлап якыная башлый. Көн бик матур, аяз һәм кояшлы булса да, абзый йөзе кап-караңгы болыт булып күренә. “Кызу кояш астында озак эшләп, бик арыган бу, ахрысы”, – дип шәкертнең пышылдап кына  әйтүенә каршы мөгаллим: “Юк, энем, болай алпан-тилпән йөрүеннән аның берничә көн юньле ризык капмаганын аңлап була, абзыйның тамагы  ач, күрәмсең…” – дип шулай ук пышылдап җавап кайтара.

   Башмаклары янына килеп утыргач, игенче авыр итеп сулап куя да, йөзен   учлары белән каплап, тын кала. Ул нәрсә турында уйлап утыргандыр, ләкин шушы күренештән шәкертнең шаян уйлары юк була, алай гына да түгел – күңелен ниндидер куркыныч, шомлы хис биләп ала. Битен, башын уалап алганнан соң, абзый уң башмагын киям дигәндә кинәт туктап кала. Аннары кулын башмагы эченә тыгып, шундагы акчаны чыгара да, бермәл шуңа бик аптырап, сәерсенеп карап утыра. Икенче башмагы эчен  капшап, анда да акча булуын күргәч, игенче… сәҗдәгә китә һәм сәҗдәдән торгач, тезләнгән хәлдә кулларын күккә таба күтәрә дә, рәхмәтләрен укый башлый:

   – Минем хатыным каты авырганын, балаларым ач булганын, гаиләм бер кисәк икмәккә тилмергәнен белүче, и бөек Раббым! Безне үлемнән коткарганың өчен шөкер итәм! Дөрестән дә, Син догаларны кабул итүче, Ярлыкаучы, Коткаручы, Мәрхәмәтле бөек илаһи Зат! Рәхмәт Сиңа, йә Аллаһ!

   Абзый тагын сәҗдәгә китә, шул хәлдә рәхмәт укуларын әле тагын дәвам итә. Остаз шәкертне җиңеннән тартып, “китәбез” дип ымлап ишарәләгәч, егет шушы күренеш тәэсирендә башта урыныннан кузгала алмыйча тора. Соңыннан агачлыкның икенче ягыннан чыгып, алар юлларын дәвам итәләр. Шәкерт, күңеле тулып, тавыш-тынсыз гына елый.

   – Шушы күз яшьләрең көенечтәнме, сөенечтәнме? – дип сорый укучысыннан остазы.

   – Сөенечтән, хәлфәм, сөенечтән! – ди егет елмаерга талпынып. – Бу гомеремдә дә онытылмаслык бик гыйбрәтле бер хәл булды минем өчен. Рәхмәт сезгә, остазым!

   – Әйе, энем, бу абзыйның аяк киемен яшереп куюдан син күпмедер дәрәҗәдә күңел ачып, үзеңә уен-көлке ясар идең, бәлки. Ләкин шуннан тойган сөенечең хәзерге шатлыгың белән тигезләшә аламы соң? Хак иман ияләре башкаларга борчу-хәвеф түгел, ә бары тик шатлык бүләк итәргә тиеш. Шулай гамәл кылган кешене Аллаһы Тәгалә үзен шатландырыр, бер-беребезне сөендерү нәтиҗәсендә бу дөньяда нур-изгелек артыр, игелек явызлыкны җиңәр. Шуңа күрә дә кешеләргә шатлык бүләк итик, кардәш, фәкать шатлык кына бүләк итик!

Ришат Курамшин.

     

БӘХЕТЛЕ БУЛЫРГА ВАКЫТ

Иман нуры сүнгәндә

Төн караңгысы дөньяны каплаган бер мәлдә ут сүнде. Шәмне табам дип кап-караңгы өйдә, дивар-ишекләрне капшый-капшый йөргәндә,  күңел шомлы уйлар белән тулды: җир йөзендә сукыр кеше ничек яши икән… Барыр юлын табу аңа шундый кыендыр инде…

Ниһаять, табылган шәм йомшак, игелекле нурлары белән бүлмәбезне яктырта башлады . “Менә бит, бу яктылык – Аллаһның олуг рәхмәте” дигән фикер тәэсирендә күңел тынычланып китте, сөенеч һәм шөкер хисләре бөек,  юмарт Яратучыма юнәлеп, бар җиһанны яктырткандай булды…

Тылсымлы, җанымны иркәли торган шәм яктысында уйланып утырам. Адәм баласына маңгай күзе белән күрү сәләтеннән тыш, күңел күзе белән күрү мөмкинлеге дә бирелә. Әмма күпләрнең күңел күзе, кызганычка, ябык. Бүген өебездә электр уты сүнгән кебек, кайбер инсаннар күңелендә иман нуры сүнгән. Җан-калебләрендә – караңгылык. Рухын чүп-пычрак басканын андый кеше тоймый, хәрам белән хәләлне аермый һәм шул сәбәпле, үзенә зыян китерә торган нәрсәләрне белеп аера алмый.

Әле менә бер гыйбрәтле кыйсса искә төште. Тәрәзәсе пычракка батып беткән караңгы бүлмәдә бер егетне бикләп калдыралар. Бераз вакыт үткәннән соң, аннан: “Йә егет, ничек анда сиңа, уңайсыз түгелме?” – дип кызыксыналар. Тегесе: “Юк, биредә караңгы булса да, бик рәхәт: җылы, тыныч, уңайлы”, – дип җавап кайтара. Урамнан тәрәзәгә бер чүмеч су тондыралар. Тәрәзә пыяласыннан пычрак бераз юылып төшә дә, бүлмәгә аз гына яктылык үтеп керә башлый. Шуннан соң егет аптырашлы тавыш белән борын астыннан гына әйтеп куя: “И-и, монда диван асты өскә килеп әйләндерелгән бит… Өстәл белән шкаф та ауганнар икән…”.

Тәрәзәне икенче чүмеч су белән “коендыралар”. Пычрак тәрәзә тагын да ачылып китә һәм яктылыгы арткан бүлмәдә ватык урындыкларны, тузгып яткан китап-газетларны күреп, егетебез шакката: “Менә сиңа мә! Монда коточкыч икән бит, җәмәгать!”

Ә инде тәрәзәгә өченче чүмеч су орылгач, егет ирексездән хәтта кычкырып җибәрә: “Каравыл! Бүлмә тулы таракан, лыгыр пычрак, пәрәвез! Тизрәк чыгарыгыз мине биредән!!!”.

Их, безнең дөнья сазы белән капланган күңел “тәрәзәләребезне” дә юасы иде. Күңелгә нур-яктылык үтеп керә башлагач, без дә анда җыелган пычракны, чүпне, анда хасил булган тәртипсезлекне күрә алыр идек. Тик нәрсә белән пакьләргә соң күңелне? Дөнья суы бит бу эшкә ярамый. Хикмәтле Тукаебыз да:

“Керләнә өст-өстенә рух,

Һич хозур вөҗданга юк;

Ни сәбәпле җир йөзендә

     Тәнгә – мунча, җанга юк?!”

– дип борчылган бит. Шулай да, бар ул, дускайлар, калеб мунчасы, бар. Йөрәк-җаныбызны пакьләүче нәрсә – ул дин. Ләкин бүген бик күп кеше “дин – муллалар өчен генә ул” дигән фикер белән яши. Кайберәүләр исә гаилә корганда, бала туганда яки берәр туганы вафат булганда мулла чакыруны яки елына 2 гаеткә барып кайтуны дин дип белә. Әмма бу – чын, тулы дин түгел. Дин ул – тормыш рәвеше, ул Яратучы кушканны һәм тыйганны һәрдаим истә тотып яшәү, Аңа буйсыну. Нәкъ менә шушы динне өйрәнеп аны гамәлгә кертү, изге китап Коръән-Кәримне уку җаныбызны сафландыра да инде.

 

Дин буенча яшәсәк…

 Көн бүген мәшәкатьле булды. Шуның өстенә берәү белән яшәү мәгънәсе турында сөйләшеп, аның “фәлсәфәсен” тыңлаганнан соң, кәеф бераз кырылды. Янәсе, диннән башка да ул бик әйбәт яши! Ә Аллаһы Тәгаләдән башка, Ул даими биреп торган һава, ризык, су, сәламәтлек һәм тагын бик күп нигъмәтләрдән башка яши алмаганын оныткан… Яшәешнең төп максатын, шушы дөнья төзелеше хикмәтен әлегә аңлап бетермәгән шул бәндә белән шактый сүз куерттык без бүген.

“Иң кадерле нәрсә – сәламәтлек”, – диде ул. “Әмма аны Аллаһыдан башка беркем дә бирә алмый!” – дип җавап бирдем мин.

Без барыбыз да бу дөньяда фәкать Аллаһ рәхмәте белән яшибез! Без – исән. Йөрәкләребез дистәләрчә еллар буе тибә, тәнебез буйлап тонналаган кан әйләндерә. Ничек шулай бертуктаусыз эшли соң ул? Батарейкалар да алыштырасы юк, телефонны кебек вакыт-вакыт электрга да тоташтырып алу таләп ителми…

Сантехника кибете каршында очраштык без танышым белән. Тышта 25 градус салкын, ә аның фатирындагы җылылык торбасы тишелгән икән, шуны кайгыртып, ремонтлыйм дип йөрүе. Әйе шул, дидем мин, кечкенә генә фатирны җылытыр өчен дә күпме чимал, хезмәт, финанс чыгымнары кирәк. Ә Аллаһы Тәгалә Үзенең кояшы белән бөтен җир шарын җылыта. Өйдәге җылылык системасы кешегә мохтаҗ булган кебек, дөнья җиһанын яктыртып, җылытып торучы система да Караучыга мохтаҗ. Әмма Аллаһы Тәгаләдән башка аны беркем дә тәртиптә тота алмый. Фәкать Аллаһ рәхмәте белән генә җир шарында кеше тәне түзәрлек салкынлык яисә эсселек була. Аллаһ Раббыбыз безгә сәламәтлек, җир йөзендә яшәрлек шартлар, татлы ризыклар тәмен тою мөмкинлеген, акыл, ишетү, күрү – башка бик күп нигъмәтләрне бүләк итә. Шулай булгач, безнең тормышыбыз – тулысынча Аллаһ карамагында. Ләкин моны аңлап шөкер итүчеләр күпме соң бүген?

Берәү күз күрүе начараю сәбәпле, хастаханәгә барып тикшеренә дә, күзлек сатып ала. Аннары исә  шул күзлекне биргән табибны искә алган саен аңа рәхмәт укый. Ә күзне, бу дөнья матурлыгын, туганнарын, баласын күрү бәхетен бүләк иткән Аллаһыга шөкер итү юк…

 Искиткеч матур табигать күренешләрен чагылдырган рәсемнәргә карап сокланабыз, шул рәсем авторларын – рәссамнарны мактыйбыз, данлыйбыз, ләкин шушы табигатьне шундый гаҗәеп дәрәҗәдә гүзәл итеп юктан бар иткән Яратучыны искә дә алмыйбыз.

…Танышым борын астыннан гына елмаеп болай диде:

  • Табигате, дөньясы матур инде матурын, ләкин син әйткән кояш, гомумән, бу дөнья һәм кеше үзеннән-үзе көйләнеп бер җайга салынган система ул. Боларны Аллаһ бар итеп бер тәртипкә урнаштыруын исбатларга, нигезләргә кирәк бит әле. Дәлилсез сүз боткасы ясаудан ни мәгънә?

– Менә уйлап кара, – дидем мин аңа, – әгәр кибеткә кереп киштәләрдә төгәл, матур итеп урнаштырылган әйберләргә күз салсак, алар бирегә үзләре, кибет хуҗасы катнашыннан башка гына тезелешкәннәр дигән сүзгә ышанасыңмы? Әлбәттә, юк. Ә нигә галәмдәге йолдызлар, планеталар, ай, кояш үзеннән-үзе шундый төгәл тәртип белән урнашкан дигәнгә ышанырга?

Тагын бер мисал – без йөри торган машина. Ул – шактый гына катлаулы механизм һәм аны күрүгә һәркем шушы машина җыела торган заводның булуына, аның акылга ия тере эшчеләр тарафыннан ясалганына иман китерә. Ә кеше, машина белән чагыштырганда, күпкә, бик күпкә катлаулырак төгәл, даһи механизм. Әлбәттә инде, шушы “кеше” дигән искиткеч  машина үзеннән-үзе, очраклы гына,  илаһи Зат катнашыннан башка җыелган дип әйтү – гап-гади логикага да каршы килә.

Шушы фикерләремне әйткәннән соң, танышым бераз йомшарды сыман, ләкин ничектер киреләнебрәк сорау бирде:

–  Сөйләгәннәрең күңелгә ятышлы, кабул итәрлек кебек, ләкин боларга дин тотмыйча  да  ышанырга буладыр бит инде? Нигә кирәк соң ул дин буенча яшәү?

– Әлбәттә, Аллаһка, Аның барлыгына-берлегенә ышану, иманлы булу – бик әһәмиятле нәрсә. Иманлы кеше – Аллаһы Тәгалә каршында иң дәрәҗәле кешедер. Дин исә – ул кешелеккә җир йөзендә яшәү өчен бирелгән кагыйдәләрнең тупланмасы, Раббыбызның киңәш-боерыклары, тыюлары. Мәсәлән, әгәр кешеләр юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнмичә яки белеп тә үтәмичә машинада йөрсә, юлларда нәрсә булыр иде? Ә бүген бик күпләр тиешле таләп-шартларны, кирәкле, мөһим кагыйдәләрне белмичә “кеше” дигән машинада “тормыш” дигән юлдан бара…

Яхшы хуҗа машинасын нәкъ инструкциядә таләп ителгәнчә “тәрбияли”: зарарлы нәрсәләрдән саклый, ягулыгын да шушы машинага туры килгәнен генә сала, сикәлтәле, чокырлы юлларны читләтеп узып, яхшы, тигез юлдан барырга тырыша. Адәм баласының да Хуҗасы – аны юктан бар кылган Раббысы, бөек Аллаһы Тәгалә Үзенең акылга ия булган мәхлугы өчен нәрсә файдалы һәм нәрсә зарарлы икәнен аңлатып “дин” дип аталган махсус Канун биргән. Кеше шул Канун буенча яшәсә, үзенә зыян китерүче нәрсәләрдән котыла, ә файдалы, кирәкле нәрсәләргә ия була. Ә иң мөһиме – үзенең Яратучысы, бөек Хуҗасы ризалыгына ирешә. Шуның нәтиҗәсендә бу дөньяда да, мәңгелек ахирәт тормышында да бәхетле була.

Шулай итеп, безнең бәхет – ул Аллаһ ризалыгына ирешү. Ә дин – шул бәхеткә илтүче бердәнбер дөрес туры юл. “Дин буенча яшәргә кирәк” дигән нәсыйхәтне ишеткәч, күпләр: “Безнең аңа вакыт юк” – дип җавап кайтарырга ашыга. Уйлап карасаң исә, бу бит “безнең бәхетле булырга вакытыбыз юк”, – дип әйтү белән бер. Икенчедән, тыелганнан тыелу, рәсүлебез үрнәгендә әхлаклы булу өчен вакыт кирәк түгел.

Һәммәбезгә дә күптән аңларга кирәктер: Аллаһы Тәгалә динне безнең тормышыбызны катлауландырыр өчен түгел, ә киресенчә – җайга салыр һәм җиңеләйтер өчен бирде. Безнең бәхетле булуыбызны теләп, аны безгә бүләк итте!

Дөнья, уйлан!

… Кинәт кенә бөтен дөнья яктылыкка күмелде. Электрны тоташтырдылар!  Сөенечле нурларын сирпи башлаган люстра-яктырткычлар безнең өебезгә генә елмая, шулай да минем бәхет серен искә төшерүдән бар дөнья шатланып яктырган сыман. Ник, урамда төн түгелме соң? Утны сүндердем дә тәрәзә янына килеп, күккә карадым: анда түп-түгәрәк ай балкып тора, йолдызлар җемелди, ә урамда чыннан да караңгы иде.

Шушы манзарага күз салгач, башыма ирексездән бер кызыклы фикер килде. Күп кешенең җанын караңгылык каплаган, ләкин изгелек-игелеккә омтылучыларның кальбендә бервакыт йолдыз кебек иман җемелди башлый. Әгәр игелек кылудан туктасалар, йөрәкләрен янә «төн» баса. Изгелекләрендә дәвамлы булсалар, иманнары көчәя бара һәм бераздан җаннарын тулган ай кебек яктырта башлый. Андый кешеләр Аллаһ рәхмәтендә яши, бернәрсәгә карамастан, үзләрен бик тыныч һәм бәхетле тоя.

Әй Дөнья! Синең җәмәгатең Ахирәт борчыла! Ахирәттәге Җәннәт йортына иман бәхетенә ия булган балаларыбыз гына керә алыр, ди! Уйлан!

… Менә сәгать төнге уникене белдереп, суга башлады. Соң икән шул инде, ятарга кирәк. Тагын бер көн үтте. Ахирәткә таба тагын бер зур адым ясалды.

Сәгатебез уникене сугып, тынды. “Кешелеккә бәхетле булырга вакыт!” – дип Галәм сәгате әле һаман суга…

 

Җиде могҗиза

   География дәресе тәмамланып килгәндә, мөгаллимә, укучыларга дәшеп, болай диде:

   – Шулай итеп, балалар, без сезнең белән Кытай дәүләте турындагы гомуми мәгълүмат белән таныштык, ә Бөек Кытай дивары – хәзерге җиде могҗизаның берсе булуын билгеләп үттек.

   – Ә ни өчен аны «могҗиза» дип атаганнар? – Укучыларның шушы беркатлы соравына җавап итеп мөгаллимә әйтте:

   – Могҗиза – димәк, әлеге күренеш соклануга, гаҗәпләнүгә лаек. Кешеләр шушы күренешкә игътибарларын юнәлткәндә, аны барлыкка китерүченең осталыгына шакката, «ул моны ничек шулай эшли алган икән?» – дип бик аптырый.  

   – Апа, – дип мөрәҗәгать итте укытучыга бер малай, – ә шушы җиде могҗизаның калганнары нинди? Алар турында да сөйли алмассызмы безгә?

   – Бик кызыксынсагыз, бу хакта мин сезгә киләсе дәрестә тәфсилләп сөйләрмен. Ә хәзер – дәреснең ахыргы ун минутында – бер кечкенә генә бирем: һәрберегез, иптәшләрегез белән киңәшмичә, сөйләшмичә генә, үзегез өчен бу дөньядагы иң гаҗәп, могҗиза дип атарлык җиде галәмәтне дәфтәрләрегезгә язып куегыз. Бирем аңлашылдымы? Алайса, яза башлыйбыз!

   Укучылар бермәлгә тын калдылар. Әмма бераздан, кемдер әти-әнисе сөйләгәнен, кемдер интернетта укыганнарын исенә төшереп, дөньяның «җиде могҗизасы – шушы алар» дип уй-фикерләрен дәфтәр битенә төшерә башладылар.  

   Дәрес бетүен белдереп, кыңгырау тавышы ишетелде. Дәфтәрләрне җыя башлаган мөгаллимә, яулыклы бер кызның әле һаман язып утырганын күргәч, аның янына килеп:

   – Әле әзер түгелмени? Сиңа, бәлки, ярдәм итәргәдер? – дип сорады.

   Мөселман гаиләсендә тәрбияләнеп үскән шушы яулыклы кыз бик тырыш һәм сыйныф эшләрен, гадәттә,  иң беренчеләрдән булып эшләп бетерә иде. Ә бу юлы, нишләптер, соңарды…

   – Йә, ярдәм итимме? – дип кабат дәште аңа укытучы.

   – Юк, апа, юк, кирәкми, – диде кыз бала, елмаеп.  – Бу дөньяда  могҗизалар шуның кадәр күп, кайсысын сайлап алып языйм икән, дип аптырап уйлап утырганым аркасында гына бераз тоткарландым. Шулай да, җавабым әзер, дәфтәремне алсагыз да була.

   Ләкин мөгаллимә, кызның «бу дөньяда могҗизалар шуның кадәр күп!» дигән сүзләренә хәйран калып, болай диде:

   – Синең җавабыңны сыйныфташларың да белсен, үзләренеке белән чагыштырсын. Әйдәле, торып, язганнарыңны кычкырып укы.

   Яулыклы кыз бераз югалып калды, хәтта кызарып китте, ләкин укытучының кушканын үтәп, торып басты да, дулкынланып укый башлады:

   – Бу дөньяда могҗизалар бик күп. Мин шулардан үземне бик тә гаҗәпләндергән, таң калдырган шушындый искиткеч җиде галәмәтне сайлап алдым. Минем өчен җиде могҗиза ул: сабый балаларның бу дөньяга тууы, күрү, ишетү, йөрү, ризыкның тәмен тою, тән белән сизү, җан белән хис итү, ягъни моңая һәм бу дөньяның матурлыгына сөенә белү…

   Сыйныфта тынлык урнашты. Мөгаллимәнең күзләре яшьләнгәнен күреп алган кыз ничектер каушап китте, шуңа күрә үзендә ниндидер  гаеп юк микән дип, аклангандай, әйтеп куйды:

   – Апа, Сез бит үзегез:  «Могҗиза ул – соклануга, гаҗәпләнүгә лаек күренеш һәм кешеләр  аны барлыкка китерүченең осталыгына шакката, “ул моны ничек шулай эшли алган икән?” – дип бик аптырый» – дидегез. Менә мин дә: «Аллаһы Тәгалә ничек безне шулай бар иткән икән?» – дип сокланып, гаҗәпләнеп яздым. Әллә дөрес түгелме?

   Укытучы дәшмәде. Бу мизгелдә ул үз тормышында булган фаҗигале һәм бәхетле вакыйгаларны исенә төшереп, укучысының  фикерләре тәэсирендә, тирән уйга баткан иде. Хикмәт шунда – озак еллар дәвамында ул ана булу бәхетенә ирешә алмыйча яшәде. Табибларның “бала алып кайта алмыйсың” дигән кырыс хөкеменә карамастан, өметен өзмәде, садакалар биреп, башка изгелекләр эшләргә тырышып, Аллаһыга ялварды ул. Гаилә корганнарына 7 ел тулганнан соң исә могҗиза булды: тупырдап торган сау-сәламәт матур малай алып кайтты… Могҗиза булмыйча ни булсын?.. Әй, шул “җиде” саны, диген… Әллә  шөкер итә белмәгәннәрме, малае, 7 яше тулгач, зур бәхетсезлеккә юлыга: таудан чанада шуып уйнаганда, капланып бик каты бәрелә. Шуннан соң кара кайгыга чумган көннәр башлана… Улы 4 ел урын өстендә ята. Табиблар “аягына басачак” дип ышандырмады, киресенчә – юк, булмастыр, дип тәкрарлады. Ул вакытта түгелгән күз яшьләре… Бала бит… Әле ничек көтеп алынган бердәнбер бала! Бөтен өмет Аллаһыда иде. Файдасы булмыйча калмас  дип, әни кеше үзенең улын бер хәзрәткә өшкертергә дип йөртә башлый һәм… тагын могҗиза була – 11 яшьлек малае аягына баса! И-и, шул вакытта сөенгәннәре!  Ул көнне исенә төшерсә, аның әле дә йөрәге кысылып куя: хастаханә палатасына килеп кергәндә, газизкәе елый-елый аягында басып тора иде. Улының: “Әнием, мин үзем басып тора алам!” – дип күз яшьләре аша елмаеп дәшүен ул гомергә онытмас. Юк-юк, мондый Могҗизаны онытырлык түгел! Мең шөкер, хәзер улы сәламәт, инде студент булды, әмма… Гаиләсенә тагын бер кайгы килде: өлкән яшьтәге әнкәсе сукырайды бит… Гомер буе әйбәт кенә күрә торган күзләре дөм күрми торганга әйләнде дә куйды. Аны-моны бер дә уйламаганда… Шуның кадәр читен аның изаланып яшәвенә карау, әйтеп бетерә торган түгел… Күрү – могҗиза, дигән бу кыз бала. Әнкәсе сукырайганчы, моның турында уйлап та караган булмады, ә хәзер… Чыннан да, кеше ничек күрә, ничек ишетә, йөри, уйлый, хис итә? Адәм баласының күңеле башка җан ияләренеке шикелле түгел бит: ул моңлана да, шатлана да, үкенә дә, шөкер дә итә ала… Ләкин бик кызганыч, аһ, бик тә, бик тә кызганыч – шөкер итүебез җитенкерәми шул, Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрнең чын могҗиза булуын аңлап шөкер итү бездә әле бик аз… Бу төшенчәнең чын асылын  аңа 7 ел элек малаен өшкергән хәзрәт бик тә үтемле итеп аңлатып биргән иде: “Шөкер итү ул – тел белән генә рәхмәт әйтү түгел. Ул – сиңа ярдәм иткән Раббыңа күңелең белән ихластан рәхмәтле булу, ә иң мөһиме – Ул кушканнарны үтәү…”. Шул вакытта хәзрәт намаз укуның да әһәмиятен, намаз – Аллаһы Тәгаләгә шөкер итүнең бик мөһим ысулы булуын  бик әйбәтләп аңлаткан иде, ләкин 7 ел узуга карамастан, ул әле һаман намазда түгел…

   Яшь пәрдәсе каплаган күзләрен алга, каядыр билгесезлеккә юнәлткән мөгаллимәнең шулай тып-тын, дәшмичә басып торуына аптырап, яулыклы кыз кыяр-кыймас аның кулына кагылды да әкрен генә әйтте:

   – Апа, язганнарым әллә дөрес түгелме?

   – Дөрес, балакаем, бик дөрес, – диде мөгаллимә ишетелер-ишетелмәс тавыш белән, һәм яулыклы кызның дәфтәренә “бишле” куйды да, күз яшьләрен сөртә-сөртә сыйныфтан чыгып китте.

Ришат Курамшин.   

    

ҖАННАРЫБЫЗ ТЫНГЫЛЫК ЭЗЛИ

***

Инде берничә ел күрешмәгән бер иптәшемне очраттым бүген. Заманында җор телле, шаян булган егетнең күзләре нигәдер моңсу, карашында – билгесезлек һәм борчу. Хәл – әхвәл сораштык. Юк, Илсурның барысы да тәртиптә кебек: эше әйбәт, гаиләсе бар, торак мәсьәләсе дә борчымый. Тик, күзендәге, күңелен биләп алган, ниндидер зур, әһәмиятле проблеманың чишелешен  таба алмаганның чагылышы минем йөрәгемә тонык нәүмизләнү нурлары аша үтеп керә.

– Соңгы вакытта борчылып, үз – үземә урын таба алмыйча, өзгәләнеп йөрим әле мин нигәдер, – дип зары белән уртаклашты Илсур. – Вак – төяк проблемаларны искә алмаганда, дөньям бөтен һәм түгәрәк дип әйтергә була, ләкин күңелем тыныч түгел. Эшкә йөреп акча эшләсәм дә, гаиләмне тәэмин итсәм дә, нәрсәдер барыбер җитми кебек тоела. Дөресен әйткәндә, алдагы көн өчен кайгырам, чөнки мин… чөнки без… без үзебезгә хуҗа түгел… Без дигәнчә бармый бу тормыш, без уйлаганча түгел…

Нык, хәлле гаиләдә тәрбияләнеп үскән курсташымның без университетта укыган чакта “киләчәгем өчен кайгырам” дип бер дә әйткәне булмады. Әнисе – табиб, әтисе – ниндидер оешмада түрә; укырга да гел үз машинасында килеп йөри иде…

Мин шулай хатирәләремне яңартып алган арада Илсур сүзен дәвам итә:

– Былтыр әтиебез үлеп китте бит әле безнең. 5 ел салган яңа йортка күченеп 2 ай да яшәмәде шунда, бичара. Йә, шуннан соң без үзебезгә хуҗа дип әйтеп буламы инде? Кеше нинди генә имин, көчле һәм кодрәтле күренмәсен, чынлыкта ул бик загыйфь һәм мохтаҗ икән шул. Шуны аңлаганнан соң, йөрәгемә борчу урнашты. Җаным тыңгылык эзли, ләкин әлегә мин ул тынычлыкны таба алмыйм…

Тынгылык эзлим. Иптәшемнең шушы сүзләре бүген бик күп кешеләрнең ихласлы теләген чагылдыра. Чыннан да, җаның тыныч булмаса, байлык та, ниндидер уңышларга ирешүең да юатмый һәм шатландырмый. Менә Илсур да үз тормышыннан зарланмый шикелле, әмма җаны өзгәләнә – телгәләнә. Әле бит сөенечле хәлләргә караганда, борчулы-үкенечле вакыйгалар, мәшәкать – кыенлыклар күбрәк була безнең тормышта. Шулай булгач, ничек кенә ирешергә ул тыңгылыкка, кайларда эзләп табарга аны? Бераз вакыт ихласлы аралашу дәвамында без кардәшем белән әлеге катлаулы сорауга бергәләшеп җавап эзләп карарга булдык.

***

– Әйе, Илсур. Кеше зәгыйфь һәм мохтаҗ дип әйтүең – хак. Адәм баласы бит, кем булуына карамастан, ниндидер проблемалар һәм авырлыклар килгәндә кемнәндер ярдәм өмет итә. Бу дөньяда яшәүче кешеләрнең берсе дә “мин бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел һәм кемгә телим – шуңа ярдәм итәм” дип әйтә алмый.

– Ә акчалары хәтсез булган миллиардерлар?

– Үлемнән, авырудан һәм бәла – казадан акча гына саклап кала алмый, юкса ул байлар авырмаслар иде дә, үлмәсләр иде – сатып алырлар иде яшәүне. Өстәл тулы затлы ризык булса да, ашказаның эшләмәсә, ашап булмый ул ризыкны. Аллаһы Тәгалә бушка биргән һава да – зур нигъмәт, ул барысына да җитәрлек, ләкин кайберәүләр (астма белән авыручылыр) аны да юньләп сулый алмый. Шулай итеп, бер хикмәт иясе әйтмешли, ризыкны, йомшак мендәрне, яхшы йортны сатып алып була, ләкин ризык тәмен сизү һәм аппетит, йокы һәм өй эчендәге тынычлык беркайда да сатылмый шул, аларны Аллаһы Тәгалә генә бирә ала.

– Да-а… Дөрес әйткән бит бу галим, ә?

Уйчан күз карашын җиргә төбәп, Илсур бер мәлгә тынып калды. Кыска гына мизгел эчендә аның күз алдында яман чирдән үлгән атасы, йокысызлыктан интегүче түтәсе, көн дә шаулашмыйча – талашмыйча калмаган күршеләре үтеп китте.

– Әйт әле миңа, шулай булгач, дип аптыраулы кыяфәт белән әкрен генә дәште әңгәмәдәшем. – Ни өчен Аллаһы Тәгалә безгә авырулар бирә, алдаучылар һәм башка явыз ниятле кешеләр белән очраштыра?

– Адәм баласы үзен көчсез икәнен сизер һәм Яратучыга мохтаҗ булуын аңлар өчен. Аллаһы Тәгалә кешегә авырлыкны бирә, ул Аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итсен өчен.

– Ник, авырып китсәң больниска да барасы түгел мени?

– Нишләп бармаска, барырга кирәк, ләкин табиб дәва (лечение) генә бирә, ә шифаны, ягъни савыгуны Аллаһы Тәгаләдән башка беркем дә  бирә алмый. Шуңа күрә врач биргән даруны кап, ләкин шифасын ихлас күңел белән Аллаһыдан сора.

– Ә инде дога кылып та терелмәсәң?

– Әгәр терелмәсәң яки башка ниндидер максатыңа ирешә алмасаң, “Әлхәмдү лилләһ” дип Раббыңны макта, чөнки Аллаһы Тәгалә белүчерәк. Ул ничек бирә, ничек оештыра – безнең өчен шулай хәерле дип уйларга кирәк. Һәрбер нәрсәдә мәгънә – хикмәт бар.

– Ә хезмәттәшең яки күршең бик начар булуда нинди хикмәт? Әнә безнең урамда торучы ике күрше хатын инде 8 ел талашалар, берсе бигрәк тә әшәке, ай – яй – яй…

– Аллаһ кешеләрне бит төрлечә сыный. Монысы да зур, җитди сынау. Берсе (әшәкесе) күршесенә һөҗүм итә ди. Ә шул күрше Аллаһыга сыенуны белми – тегесенә җавап бирә. Моның “җене” сөенә, чөнки үзенә шактый гына күләмдә энергия суырып алды. Ул аңа 1-2 көнгә җитә. Тәмам тынычлыгын җуйган теге хатын исә хәлсез калып кереп егыла. Берничә көннән бу хәл кабатлана, чөнки беренчесенә тагын энергия кирәк. Ләкин моңа киртә куеп була: яман хатын нәрсә генә дисә дә – дәшмәскә, зикер кылып, ягъни Аллаһыны мактап, күңелеңдә давыл кузгатырга ирек бирмәскә.

– Ул, бәлки, дәшмәс иде дә, тегесе бит нахакка гаепли, начар сүзләр әйтеп рәнҗетә.

– Моның хакта бер ислам галиме болай дигән: “Әгәр игътибарыңны Аллаһка юнәлдергән чакта кешеләрнең тупаслыгы синең хәтереңне калдырмый икән, бу йөрәгеңнең олы һәм холкыңның затлы булуын исбатлый”. Менә бит кайда хикмәт. Без шайтан кабызып җибәргән учакка “ягулык” өстәп, дәрәҗәбезне генә төшерәбез һәм үзебезгә зыян салабыз.

– Шулай шул, җәнҗалчының түбән дәрәҗәсенә төшеп пычранганчы, аны читләтеп узу һәм җавап бирмәү күпкә яхшырак. Ә шундый начар, хәтта явыз, хәтәр кешеләр янаса, нәрсә белән булса да куркытса?

– Моның турында Аллаһы Тәгалә болай ди: “Мин Адәм баласының йөрәгенә ике курку урнаштырмыйм. Әгәр кеше Миннән курыкса, башка беркемнән дә курыкмас. Әгәр Миннән курыкмаса, мәхлуклардан куркуны йөрәгенә урнаштырырмын”. Коръәндә мондый мәгънәле аять тә бар: “Аллаһның җәзасыннан куркып гонаһлы гамәлләрдән читләшкән кешегә Аллаһ кыенлыклардан чыгу юлын күрсәтер”.

– Ә үлемне ислам дине ничек аңлата? Нишләп шулай бик сагайта һәм куркыта соң ул үлем?

– Моның хакта ислам галимнәре болай диләр…

 

***

…Бала ана карынында бар була. Аның шундый искиткеч камил рәвештә формалашуы – үзе бер могҗиза. Ләкин баланың билгеле вакыт үтүгә карында хәрәкәтләнә башлавы, ягъни “терелүе” – безнең акылыбыз аңлап бетерә алмый торган тагын бер сер, тагын бер бөек могҗиза. Бу вакыйга турында халык гади итеп кенә “җан керде” дип әйтә. Кайдан килгән соң ул җан? Кем ясаган аны? Кем соң аны көчсез нәни яралгыга урнаштырган? Хакыйкать бер генә: җан ахирәттән килгән. Аны Аллаһы Тәгалә бар кылган һәм Раббыбыз әмере буенча җанны фәрештәләр балага өреп кертә.

Галимнәр әйтүенә караганда, җан ул нурдан яратылган җисем. Ул исән, хәрәкәтләнүчән һәм үз асылында яшәүне, гыйлемне, ихтыярны, яхшылык белән начарлык арасында сайлый белү сәләтен һәм башка Адәм баласына хас булырга тиешле сыйфатларны туплый. Һәр кешегә ул Раббыбыз Аллаһы Тәгалә бөек хикмәт белән оештырган махсус программа салынган килеш бирелә.Төп максат – һәрбер җан Аллаһ аңа биргән программаны үтәп, үз вакыты белән ахирәткә, Аллаһы Тәгалә хөкеменә кайтырга тиеш була.

– Бу бер оешма хезмәткәре командировкага җибәрелгән кебек түгелме соң инде? – дип елмаебрак дәште Илсур.

– Шулай да дип була, дөрес чагыштырасың. Командировкага киткән кеше үз өстенә бит төрле бурычлар ала һәм үзенә йөкләтелгән вазифаны җиренә җиткереп башкарса, туган якка борчылмыйча һәм сөенеп кайта. Әмма үзенә бирелгән акчаларны тотып бетереп бурычын үтәмәсә, андый хезмәткәргә кайту авыр һәм куркыныч була.

– Ә-ә, менә хәзер мин мәсьәләне бераз аңлыйм бугай: үлем безне шуңа бик сагайта һәм куркыта, чөнки…

– … чөнки үлем ул – тән белән җанның аерылуы һәм җанның үз “ватанына” – ахирәткә кайтып китүе. Ахирәттә исә бөтен “программа” буенча Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотасы була.

–  Менә нигә безнең җаннарыбыз тыныч түгел икән, – диде уйчан гына Илсур. – Ахирәткә, мәңгелеккә күчкәч, ничек җавап бирербез дип кайгыралар алар, димәк…                                                                             

– Нәкъ шулай. Безгә бирелгән сәламәтлек, акыл, нәрсәдер эшләргә мөмкинлек бу дөньяда яшәр өчен генә түгел – ахирәткә әзерләнер өчен дә бирелгән нигъмәт ул.

– Ә күп кеше дөнья өчен генә яши…

– … һәм ахирәт тормышына ышанмаганга, аны белмәгәнгә күрә бөтен өметен дөнья тормышына баглый, дөнья малы табам дип тырыша: шул мал артса – сөенә, ә югалтса – бик кайгыра. Ләкин кеше нинди генә матди “юатулар” уйлап тапса да, аның күңеле канәгатьләнә алмый, чөнки, әйткәнемчә, җанның бу дөньяга килүнең төп максаты байлык туплау түгел, ә тән белән берлектә аларны юктан бар кылган Яратучыга гыйбадәт итү. Аллаһ белән кеше арасы төзек, дөрес булмаганга гына күңел сыкрый, борчыла.

Шушы сүзләр Илсур йөрәгенә үтеп керсә дә, аның күңеле төбендә бер шикләнү “корты” кымырҗытып, үзенең үҗәт авазы белән хакыйкатьне кире кагып карады.

– Белмим инде… гел намаз укып, мәчеткә йөреп кенә тормыш итеп булмый бит…

– Ә кем әйтә көне – төне намаз гына укы дип? Көне – төне дөнья эшен генә эшлә дип әйтүче дә юк. Һәр нәрсәнең – эшнең дә, ялның да, намазның да үз вакыты. Кыска гына намазга караганда дөньяви эшләребезгә шактый күбрәк вакыт бирелә бит әле. Бу беренчедән. Ә икенчедән, сөйләшүебез башында үзең әйттең: кеше зәгыйфь һәм мохтаҗ. Моны эшлим, тегене башкарам, иртәгә таулар әйләндерәм дип планлаштырып куясың кичтән, ә иртәгәсен, авырып китеп, караватыңнан да тора алмыйсың. Өченчедән, иман – ышаныч дөнья эшләрен башкаруда да зур терәк – ярдәмче: бисмиллаңны әйтеп, Аллаһыга тәвәкәлләп эшләсәң, нәтиҗәсе ничек булса да, күңел барыбер тыныч кала, чөнки Раббыбыздан хәерлене сорадык. Ә Аллаһы Тәгалә теләгәнчә, Ул кушканча яшәгәнгә күрә, кешенең җаны ахирәткә ничек кайтып китәрмен дип тә борчылмый.

Күңел тыныч кала… Моны ишетүгә Илсур йөрәгендә якты һәм ниндидер изге җылылыгы белән үзенчәлекле очкын кабынып алды. Шулай көтмәгәндә, кыска мизгел булып ялтырап алган очкын Илсур кальбен йомшак кына яктыртты, күңелен аңлаешсыз шатлык, өмет биләп алды. Һәм ни хикмәт, әлеге яктылык сүрелми, кимеми! Борчулы йөрәктә пәйда булган ышаныч үз тормышына, бу дөньяга – бар Галәмгә! – икенче төрле каратты Илсурны.

– Әйе! Бу Галәмнең Яратучысы булуына мин ышанам! – диде аңа йөрәге. – Ул – яшәүнең һәм үлемнең Хуҗасы, Адәм балаларын сәламәтлек, ризык, һава белән нигъмәтләндерүче, безне бу дөньяда сынап, ахирәттә каршы алачак бөек Раббыбыз… Аның     бөеклеге куе урманнарда һәм иксез – чиксез тирән дәрьяда, чәчәк тулы матур болыннарда, төнге күкнең дә серлелегендә… Шушы мәхлукатлар бер максатсыз һәм мәгънәсез яратылмаган һәм алар үзләренә йөкләтелгән вазифаларны төгәл итеп башкара. Кешеләр яшәешендә дә зур, бөек Максат бар. Бөек Максат…

Гыйлем һәм хакыйкать юлларында әле шактый күп адымнар ясарга туры киләчәк Илсурга. Ләкин бу тормышта аңа бирелгән күп нигьмәтләр Аллаһының бик зур бүләге булуын ул инде хәзер аңлый һәм ихластан шөкер кыла. Көн саен якынлаша торган ахирәт тормышы турында да Илсур уйламыйча  яшәмәс. Ахирәткә кертүче “ишек” янына килеп җиткәч тә, ул шул ишекне курыкмыйча ачар. Мәңгелеккә таба илтә торган тормыш юлында проблемалар, авырлыклар булмый калмас. Әмма Иман, Аллаһыга ныклы ышаныч белән яшәгәндә, хәвеф – хәтәр һәм кыенлык төн кебек үтәчәк. Чөнки иманлылар шикләнмичә ышана: ул төн  узар һәм, һичшиксез, аны игелекле, сөенечле, яп – якты көн алыштырачак. Сөенечле, Якты Көн…     

МӘДРӘСӘГӘ УКЫРГА ЧАКЫРАБЫЗ

Кукмара мәдрәсәсе 2017 – 2018 уку елына укучылар кабул итә. Башлангыч бүлеккә динебез нигезләрен өйрәнергә теләүче олылар (яшь чикләнмәгән) һәм балалар (11-12 яшьтән) кабул ителә.

Мәдрәсәнең һөнәри бүлегенә урта, урта-махсус яки югары белемле ир-егетләр һәм хатын-кызлар кабул ителә. Алар имам-хатыйб һәм ислам нигезләре мөгаллиме (мөгаллимәсе) белгечлекләрен үзләштерә алачак.

Дәресләр атнага 2-3 көн үткәрелә, авылларда, башка район-төбәкләрдә яшәүчеләр өчен – атнага бер тапкыр, якшәмбе көннәрендә.

Башлангыч бүлектә уку вакыты – 3 ел, һөнәри бүлектә – 4 ел. Мәдрәсәне тәмамлаучыларга диплом бирелә.

Кирәкле документлар:

I. Олылар өчен – паспорт копиясе (беренче бит һәм прописка бите), ахыргы уку урыныннан бирелгән документ копиясе (аттестат, свидетельство яки диплом), 3х4 зурлыгындагы ике фотокарточка (хатын-кызлар яулыктан, ир-егетләр түбәтәйдән), мәдрәсәгә килеп Гариза һәм шәхси Анкета бланкаларын тутырасы.

II. Балалар өчен – туу турындагы таныклык копиясе, 3х4 зурлыгындагы ике фотокарточка (кызлар яулыктан, малайлар түбәтәйдән), әти-әниләрдән Гариза һәм бала турындагы мәгълүматны туплаган шәхси Анкета (әзер бланкаларда тутырыла).

Документлар 1 августтан кабул ителә.

Беренче оештыру җыелышы – 24 сентябрь якшәмбе көнне сәг. 9 да башлана. Шунда уку тәртипләре белән танышырга, вәгазь тыңларга мөмкин булачак.

Белешмәләр өчен тел.: 8(84364) 2-66-75, 89050227976.

Татар Конгрессы делегатлары – Кукмара мәдрәсәсендә

5 август көнне Кукмара районына Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае делегатлары килде. Кунаклар район тормышы – авыл хуҗалыклары, сәнәгать оешмалары эшчәнлеге белән танышты, җирле мәдәният вәкилләре, һәвәскәр артистлар чыгышларын тамаша кылды. Мәдәни программада Кукмара мәдрәсәсен зиярат кылу да каралган иде. Биредә корылтай делегатларын Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев һәм мәдрәсә мөдире Ришат хәзрәт Курамшин каршы алып, райондагы дини мәгариф халәте, мәчетләр һәм мәдрәсә эшчәнлеге белән таныштырды, кунакларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Кукмара мәдрәсәсе каршында оештырылган җәйге лагерь тәмамланды

3 – 13 июль көннәрендә Кукмара мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге балалар (8-15 яшьлек малайлар һәм кызлар) өчен көндезге лагерь эшләде. Җәйге ялны оештыру, балаларны ислам нигезләре белән таныштыру, дини – әхлакый тәрбия бирүне максат итеп куйган лагерьда 100 ләп бала катнашты. Дини белемнәре буенча төрле төркемнәргә бүленгән балаларга махсус төзелгән программа буенча дәресләр бирелде, вәгазьләр сөйләнде. Балалар өчен шулай ук спорт уеннары, мәдәни чаралар һәм хәләл туклану да оештырылды. Лагерьга бер дога, бер гарәп хәрефен дә белмичә килүчеләр арасында тәһарәт, намаз тәртибен, гарәп әлифбасын өйрәнүчеләр байтак булды.

13 июль көнне лагерьны ябу чарасына балалардан тыш әти-әниләр, әби-бабайлар да күпләп җыелган иде. Җыен башында малайлар азан әйттеләр, Коръән сүрәләрен укып күрсәттеләр, дога кылдылар. Соңыннан һәр төркем тамашачылар алдында чыгыш ясап, дини шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды, әдәп-әхлак темасына багышланган театральләшкән тамаша күрсәтте.

Лагерь дәвамында белем алуда уңышка ирешүчеләр өчен 1 яки 5, яки 10 баллы “Тырыш шәкерткә” дип исемләнгән медальоннар бирелеп барды. Иң күп балл җыючыларга, шулай ук дини рәсем, кул эшләре конкурсларында призлы урынга лаек булучыларга бүләкләр бирелде.

Бик тә кызыклы, күңелле үткән чарада лагерьга йөрүче балаларның һәммәсенә дә тәм-том, китап һәм мәктәп кирәк-яракларыннан торган пакет тапшырылды. Мөгаллимнәргә рәхмәт сүзләре җиткереп: “Бирегә киләсе елга да килербез!” – дип вәгъдә биреште балалар, бер берсе белән саубуллашканда.

Кукмара мәдрәсәсендә – чыгарылыш

Кукмара мәдрәсәсендә – чыгарылыш

(Фотолар да бар)

17 майда Кукмара мәдрәсәсендә быелгы чыгарылышка багышланган мәҗлес үткәрелде.Мәҗлеснең тантаналы өлеше чыгарылыш шәкертләренә дипломнар тапшыруга багышланган иде. Быел мәдрәсәнең һөнәри бүлеген 41 шәкерт тәмамлады: ир-егетләр 21 кеше, хатын-кызлар исә – 20. Алар барысы да 4 еллык уку-укыту программасын үзләштереп, чыгарылыш имтиханнарын тапшырдылар һәм Диплом эшләрен якладылар. Ир-егетләргә “Имам-хатыйб”, ә хатын-кызларга “Ислам нигезләре мөгаллимәсе” квалификациясе бирелүен раслый торган дипломнар тапшырылды. Алар арасында инде хәзер дин өлкәсендә хезмәт итүчеләр – имамнар һәм мәхәлләләрендә дин белеме бирүче мөгаллимнәр бар.

Һөнәри бүлектән тыш, быел мәдрәсәнең башлангыч бүлеген тәмамлаучылар да булды. Алар арсында өлкәннәр дә, якшәмбе мәктәбендә белем алган балалар да бар. Башлангыч бүлекне 23 ир-егет һәм 50 хатын-кыз тәмамлады (шулар арасында 24 яшүсмер).

Быелгы чыгарылышка багышланган тантанада Татарстан Республикасының Диния Нәзарәте вәкиле буларак мөфтиятнең Коръән бүлеге мөдире Илнур Хәйруллин катнашты. “Мәдрәсәдә укуны тәмамлап диплом алуга ирешү – бер яктан караганда сөенечле вакыйга, икенче яктан исә бик моңсу да, – диде Илнур хәзрәт, – чөнки бер хәдистә “Гыйлем алучы кеше өчен барлык мәхлукат, хәтта судагы балаклар да дога кылыр, ул кешене зикер итәр” дигән хәбәр килә, гыйлем алудан туктадың икән, барча мәхлукат сине зикер кылудан туктый кебек… Шуңа күрә гомер азагына кадәр бик тә файдалы, мавыктыргыч һәм нурлы гыйлем юлыннан һич тә читләшмәгез, гыйлем алуны беркайчан да туктатмагыз” – дип мөрәҗәгать итте шәкертләргә мөфтият вәкиле.

Тантанага җыелган шәкертләр һәм мөгаллимнәр алдында шулай ук Кукмара Үзәк мәчете имамы Әхтәм хәзрәт Мөбарәкшин, район имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллиннар да вәгазь-нәсыйхәтләре белән чыгыш ясады. Алар дини гыйлем алуның фазыйләтләрен искәртеп, шәкертләргә белгәннәре белән гамәл кылырга һәм алга таба тагын да зуррак максатлар куярга киңәш иттеләр. Әхтәм хәзрәт: “Белмәгәнеңне белү – гыйлемнең яртысы”, – дип билгеләп үтсә, Зиннур хәзрәт: “Гыйлемнең башы ул – Аллаһны тану, ә гыйлемнең ахыры ул – һәрбер хәлне Аллаһка кайтару”, – дигән хикмәт ияләренең фикерен китерде.

Чыгарылыш шәкертләренең һәммәсенә дә Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан ярдәм итеп бирелгән китаплар һәм вәгазь дискылары тапшырылды. Шул уңайдан Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга һәм Диния Нәзарәтенең Аппарат җитәкчесе Ришат әфәнде Хәмидуллинга мәдрәсә җитәкчелеге исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез. Шактый кыйммәтле бүләкләрен мәдрәсә коллективына тапшырган Кукмара “Металл савыт-сабалар заводы” оешмасы генераль директоры Азат Ясави улы Заһидуллин адресына да иң изге теләкләребезне, җылы рәхмәт сүзләребезне юллыйбыз. Һәрбарчагызның да эшегез уң булсын, Аллаһ Раббыбыз ярдәменнән ташламасын.

Өйлә намазы укылганнан соң чыгарылышка багышланган чара укучылар оештырган мул табын алдында дәвам ителде. Мәҗлеснең әлеге өлешендә дә шәкертләр мөгаллимнәргә ихластан олы рәхмәтләрен җиткерделәр, үзләре язган шигырьләрен укып, максатка ирешү шатлыгын һәм мәдрәсәдән аерылу белән бәйле моң-сагышлы хисләрне чагылдыручы уй-фикерләре белән уртаклаштылар. Мөгаллимнәр исә шәкертләргә тормыш юлын Аллаһ кануннарына ныклап тотынып, дини уку йорты – мәдрәсә тәмамлаган шәкерт дәрәҗәсенә тугрылыклы һәм лаеклы булып узарга, Аллаһы Тәгалә мөэминнәргә әзерләгән гәҗәеп Җәннәтендә дә очрашырга насыйп булсын дигән изге теләкләрен җиткерделәр.

Кукмара мәдрәсәсе директоры

Ришат хәзрәт Курамшин.

 

Коръәнгә багышланган бәйрәм

Коръәнгә багышланган бәйрәм

29 март шимбә көнне Кукмарада инде күркәм традициягә әверелгән чара – Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Елдагыча быелгы конкурс та матур бәйрәм төсендә үтте. Анда балалар да, олылыр да – барлыгы 160 кеше катнашты. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар аерым ярышты. Аларны яшенә һәм белгән сүрәләрнең санына карап төрле төркемнәргә бүлеп тыңладылар. Иң кечкенәләре 7 яшькә кадәр булган балалар төркемендә ярышса, мәктәп яшендәге катнашучылар өчен шундый номинацияләр булдырылды: Коръәннең ахыргы 5 сүрәсен белүчеләр; ахыргы 10 сүрәне белүчеләр (“Фил” – “Нәс”); ахыргы 22 сүрәне белүчеләр (“Духә” – “Нәс”); ахыргы 30 сүрәне белүчеләр (“Буруҗ” – “Нәс”). Олылар өчен исә 10 сүрә, 22 сүрә һәм 30 сүрә номинацияләре тәкъдим ителде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк – былтыргы бәйгедә призлы урын алган кеше быел шул ук номинациядә катнашса, аңа урын инде бирелергә тиеш түгел, дип килешенде: элекке җиңүче “катлаулырак” номинациядә катнашкан очракта гына призлы урынга өметләнә алды. Бу катнашучылар өчен үз өстендә эшләргә, камилләшергә бер этәргеч булыр дигән ният белән куелган шарт иде.

Кукмарадагы Коръән укучылар бәйгесе районда яшәүчеләр өчен оештырылса да, бирегә чит төбәкләрдән килүчеләр дә елдан-ел арта бара. Быел, мәсәлән, бәйгедә катнашучылар арасында Киров өлкәсеннән, Сарман, Саба районнарыннан, Казан, Бөгелмә шәһәрләреннән дә вәкилләр булды. Конкурста барлыгы 160 кеше катнашты (ирләр-малайлар 76, хатын-кызлар – 84).

Һәр номинациядә 6 призлы урын билгеләгәнлектән, конкурста җиңүчеләрне бүләкләр өчен шактый күп бүләк-күчтәнәчләр әзерләргә туры килде. Бу саваплы эштән Кукмара сәнәгать оешмалары, эшмәкәрләр дә читтә калмады, район имамнары, Диния Нәзарәте, «Хузур» нәшрияте дә конкурсны оештыруда зур ярдәм күрсәтте. Шул уңайдан Кукмара металл савыт-сабалар заводы җитәкчесе Заһидуллин Азат Ясави улына, “Забава” оешмасы вәкилләре Лилия Маркова һәм Рашит Гыймадиевларга, эшмәкәрләргә, ярдәм иткән барлык кешеләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Аллаһы Тәгалә эшегезне уң итсен, ярдәменнән ташламасын, Үз рәхмәтендә булуыгызны насыйп итсен.

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның Кукмарадагы Коръән укучылар бәйгесенә махсус килүе әлеге чараның әһәмиятен һәм дәрәҗәсен тагын да арттырды. Катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм хәзрәт болай диде:

Коръән китабына багышланган әлеге чара – бик изге, бик тә саваплы гамәл. Мондый бәйгеләрнең үткәрелүе, иркен рәвештә гыйбадәт кылу, белем алу мөмкинлеге, илебездәге тынычлык – Аллаһның бик зур рәхмәте ул. Кайдадыр дин тота алмыйлар, кайдадыр сугыш бара, халык олы кыенлыклар кичерә… Шуңа да безгә шөкер итәргә, Аллаһ Раббыбыз кушканча яшәргә, Аның кануннарын өйрәнеп тормышыбызның нигезе итәргә кирәк. Бу нисбәттә Коръәнне өйрәнү, аңа игътибарыбызны тагын да көчәйтү бик тә мөһим.

Бәйгенең жюри эшендә мөфтиятнең Коръән бүлеге мөдире Илнур Хәйруллин катнашты. Иртәнге якта башланган ярыш өйлә намазы алдыннан тәмамланды. Бүләкләр тапшырылып намаз укылганнан соң, бәйгегә килүчеләр таралышты. Күпләр: “Киләсе елга тагын да күбрәк өйрәнеп, әйбәтләп әзерләнеп килербез!” – дип кайтып киттеләр. Аллаһы Тәгалә шушы изге теләкләрне кабул итеп, ихлас ниятләрен тормышка ашыру юлында Үзе ярдәмче булсын.

Ришат Курамшин,

Кукмара мәдрәсәсе мөдире.