Башлангыч белем бирүдә Кукмара мәдрәсәсе тәҗрибәсе

(Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат хәзрәт Курамшинның 2014 елда мәчет каршында белем бирүче мөгаллимнәр Киңәшмәсендә ясаган чыгышы)

Кукмара районы – иң күп мәхәлләле районнардан санала: бездә бүген 69 теркәлгән мәхәллә эшләп килә, һәрберсендә мәчет бар. Мәчетләребезнең күпчелегендә гамәл-гыйбадәт һәм белем алу өчен барлык шартлар булдырылган һәм, әйтергә кирәк, мөхтәсибәт башлангыч дини белем бирү мәсьәләсен һәрдаим күз уңында тота.

1998 нче елдан бирле Кукмара бистәсендә мәдрәсә эшләп килә. Шушы уку йорты тарихы Кукмара Үзәк мәчете каршында оештырылган якшәмбе мәктәбеннән башлана. Мәчетебез 1993 нче елда салына һәм инде 1994 нче елдан анда дини укулар оештырыла. Мәчет каршында оештырылган шушы курсларга халык бик теләп һәм күпләп йөри, укуларда олылар да, балалар да катнаша. Укырга теләүчеләр, тупланган төркемнәр күп булганлыктан, мөгаллимнәр укыту процессын бер тәртипкә, бер системага салу бурычын куя. Моның өчен иң элек бердәм уку-укыту программасы эшләнә.

Мәгълүм ки, һәр эштә җитәкче, оештыручы булырга тиеш. Дин эшләре дә, әлбәттә, шушы кагыйдәдән чыгарма түгел. Ә инде дини белем бирү өлкәсендә бу аеруча мөһим. Шуңа күрә бу эшнең башында оештыручы, бер җаваплы кеше билгеләнүе бик тә әһәмиятле. Аның бурычы – эш процессын координацияләү, мөгаллимнәрнең эшчәнлеген күзәтү, алар белән киңәшеп эш итү, уку процессын юнәлтеп тору.

Шулай итеп, дин белемен бирүдә иң беренче хәл ителәсе мәсьәләләр – ул оештыру һәм Программа булдыру. Оештыруга укыту урынын әзерләү, укытучы билгеләү һәм укучыларны җәлеп итү кебек мәсьәләләр керә. Программага килгәндә, укытылырга тиешле фәннәр билгеләнә, һәр фәннән төгәл тематик план төзелә һәм һәрбер теманың эчтәлеген чагылдыра торган дәреслекләр яки конспектлар әзерләнә.

Күп мәчетләрдә, якшәмбе мәктәпләрендә белем бирүче остазлар намаз уку тәртибен һәм гарәп хәрефләрен танытып, Коръән укырга өйрәтү белән генә чикләнә, әмма безнең уйлавыбызча, мәчеткә дин белеме алырга килгән кешегә намаз һәм Коръән уку тәртибен генә түгел – шушы гамәлләрнең безнең өчен ни дәрәҗәдә кирәкле, әһәмиятле булуын дә аңлау бик тә мөһим. Моның өчен Гакыйдә нигезләрен өйрәнергә кирәк, шуңа күрә Якшәмбе мәктәпләре прораммасында Гакыйдә дәресләре, һичшиксез, булырга тиеш. Галимнәребез дә: “Дини гыйлемнең башы – Аллаһны тануда”, — дип юкка гына аңлатмыйдыр.

Безнең мәдрәсәдәге программа буенча беренче ел белем алучы шәкертләр шундый фәннәрне өйрәнә:

  1. Гакыйдә (исламча дөньяга караш);

  2. Фикыһ (фикыһ дәресләрендә 1 нче курс шәкертләре гамәлләрне, пакьләнү бүлеген һәм намаз темасын үзләштерә, 2 нче — 3 нче курсларда ураза, зәкәт, хаҗ темалары өйрәнелә);

  3. Дога-хифз (биредә намазга керүче зикер-тәсбихләр һәм сүрәләр, шулай ук көндәлек тормышта кирәкле булган догалар өйрәнелә);

  4. Гарәп язуы (биредә гарәп әлифбасы өйрәнелеп, “Мүгаллим сәни” китабыннан күнегүләр укыла, Тәҗвид фәненә исә әле төпләп керешмибез).

  5. Әхлак (һәр шәкерт мөселманнарга хас булырга тиеш сыйфатларны һәм киресенчә – нинди сыйфатлардан арынырга кирәк икәнлеген, һичшиксез, белергә тиеш).

Икенче ел укучы шәкертләр Тәҗвид фәнен тәфсилләп, төпле рәвештә өйрәнә башлый, шулай ук Сира һәм Гарәп теле фәннәре дә Программага кертелә ( гарәп теле дәресләрендә грамматика нигезләре өйрәнелә, җиңелрәк эчтәлекле текстлар укыла, ягъни телне тирәнтен түгел, ә өстән-өстән генә үзләштерү максат итеп куела). Ә инде 3 нче уку елында укучыларга Тәфсир фәне бирелә (“Фатиха” һәм ахыргы кыска сүрәләрнең мәгънәләре аңлатыла), шушы уку елы дәвамында шәкертләр Тиләвәт дәресләрендә Коръән уку осталыкларын шомарталар, Гакыйдә, Фикыһ һәм башка фәннәрдән белем алуны дәвам итәләр.

Әлбәттә, һәр җирлекнең үз үзенчәлекләре бар һәм белем бирү эшендә уку-укыту процессында укырга теләүчеләрнең ихтыяҗларын һәм мөмкинлекләрен дә исәпкә алмыйча булмый. Бу нисбәттә нәрсәгә игътибар итәргә соң? Иң мөһим факторларның берсе – аңлаешлылык (русча әйтсәк – доступность обучения). Биредә уку-укыту процессын оештыруның формасы турында да, дәресләрнең эчтәлеге хакында да сүз бара, ягъни дәресләрнең үткәрелү вакыты уңайлы, ә Программаның олылар өчен дә, балалар өчен дә аңлаешлы булуы мөһим.

Укыту процессында кешеләрне ничек итеп җәлеп итү турында да уйланмыйча булмый. Халык белән эш итү психологияне белүне шарт итеп куя: мәчет-мәдрәсәләр белем алу урыны гына булып калмыйча, мөселманнарның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү үзәкләренә дә әверелергә тиеш. Диндәшләр, авылдашлар биредә белем алудан тыш ислам мохитендә тере, җанлы аралашу тәҗрибәсенә дә ия була ала. Ә бу – иманны ныгыту, мөселманнар арасында дустанә, кардәшләрчә мөгамәлә булдыру өчен бик тә әһәмиятле. Шушы максат белән мәчет-мәдрәсәләрдә белем бирүдән тыш, төрле кызыклы чаралар да үткәрергә мөмкин, әйтик, конкурс-бәйгеләр оештырырга, танылган дин әһелләрен чакырып, вәгазь кичәләре үткәрергә, һичьюгында бергә җыелып, утырып чәй эчәргә…

Уку-укыту эшендә кадрлар мәсьәләсе бик мөһим санала. Дин белеме бирүче зат үз эшенең остасы булудан тыш, ихласлы мөселман, энтузиаст, җәмгыятьтә, үз мәхәлләсендә ихтирамлы һәм ышанычлы кеше булырга тиеш. Әлбәттә, мөгаллим ихлас күңелдән Аллаһ ризалыгы өчен эшли икән, аңа Аллаһы Тәгалә Үзе ярдәм итәчәк һәм нәтиҗә дә яхшы булачак. Шулай да бу эшкә тәҗрибәле мәктәп укытучылары, табиблар һәм башка шундый һөнәр ияләре тартылса, яхшы булыр иде, чөнки аларның тәҗрибәсе, абруе дин белеме алучыларга үз уңай йогынтысын ясамыйча калмый. Шунысы да мөһим: мәчеткә, мәдрәсәгә белем алырга дип килгән кешене бик тә хөрмәт итәргә кирәк, чөнки асылда бит аны бирегә Аллаһы Тәгалә Үзе җибәргән.

Һәр эшнең уңышлы булуы аны башкаручыда зур җаваплылык хисе булуга бәйле. Дин белеме бирүче мөгаллим үз эшенә салкын караса, “әйдә, ярар” дигән принципка нигезләнсә, ул уңышка ирешә алмаячак. Уңышка ирешү өчен тәртиплелек (дисциплинированность) сыйфатына ия булырга кирәк. Укытучы һәр дәрескә яхшылап әзерләнергә, вакытында килергә, эшне төгәл план буенча алып барырга тиеш. Тәҗрибә уртаклашу йөзеннән, башка кайбер район мөгаллимнәре белән сөйләшергә туры килә. Күп җирдә төп проблема – эзлеклелек һәм низам, ягъни последовательность һәм системность дигән нәрсә юк. Төркем бер ел укып чыга, икенче уку елында яңа укучылар килгәч, укытучы инде бер ел укыганнарны алар белән бергә утырта, шунлыктан 2 нче сыйныфтагылар белгән-өйрәнелгән нәрсәне яңадан тыңларга мәҗбүр була. Нәтиҗәдә бернинди үсеш юк.

Күп мәчетләрдә укучылар фәкать Коръән уку белән генә мәшгуль. Биш-ун-унбишәр ел укыйлар… Сүз дә юк, бу саваплы гамәл, әмма бит уку процессы, дин белеме алу Коръән укудан гына гыйбарәт түгел. Кайбер хатын-кызлар ярыйсы гына Коръән укый, әмма гайбәт сөйли, күршесе белән талаша – бу нәрсәдән килә? Әдәп-әхлакны, гакыйдәне белмәүдән килә бу, җәмәгать. Әйтик, мәчеттә Коръән укырга өйрәнгән апаны ашка чакыралар. Ул мәҗлескә килә, җиренә җиткереп Коръән укый, дога кыла, ә соңрак, сөйләшеп утырганда, килгән кешеләрдән берсе: “Мөхәммәд пәйгамбәр гел сугышкан, диндә булмаганнарны талаган, көчләп ислам диненә керткән бит, хәзер әнә мөселманнар арасында террористлар күпме, нигә шулай соң ул?” – дип сорау бирә, ә абыстай аңа төпле итеп тиешле җавабын бирә алмый, чөнки тәҗвидтән һәм намаз уку тәртибеннән башка берни укымаган, өйрәнмәгән…

Әгәр кешеләр еллар буе фәкать Коръән уку өчен генә җыела икән, бу гамәлне диндәшләрнең, фикердәшләрнең аралашуы, үзенә күрә бер “Клуб по интересам” дип кенә атап була, әмма “мәдрәсә” яки “якшәмбе мәктәбе” дип атап булмый, чөнки мәктәп яки мәдрәсә эшчәнлеге бер фәнне укытудан гына гыйбарәт була алмый. Әгәр сүз укыту процессы турында бара икән, һичшиксез, тирәнтен уйланып эшләнгән, билгеле бер чикләргә ия булган төгәл Программа булуы зарур. Әлеге Программа ислам нигезләрен, динебезнең асылын чагылдырган фәннәрдән гыйбарәт булырга тиеш. Мәчет-мәдрәсәгә укырга килгән кешегә укуның тәртибен, мөддәтен (срогын) һәм, әлбәттә, ахыргы максатын, ягъни ул нәрсәгә өйрәнә алачагын белергә кирәк. Гыйлем алырга килгән кешегә: “Бездә 3 ел да укырга була, 5 тә, 10 да, теләсәң, хет 20 ел укы”, — дип әйтсәң, ул аптырап калачак.

Һәр эшнең ахырында, гадәттә, нәтиҗә ясала. Нәтиҗә ясау – укучыларның үз-үзләренә бәя бирүдә бик мөһим факторларның берсе. Шулай ук алга таба камилләшү теләген тудырыр өчен дә нәтиҗә ясарга кирәк. Моның өчен уку елы ахырында имтихан яки нәтиҗә ясау формасында бер дәрес үткәрү мәслихәт. Болай эшләү укытучыга үз хезмәтенә, ә укучыга – өйрәнгәненә, ирешкәннәренә бәя бирергә мөмкинлек тудырачак.Тулы уку мөддәтен укып чыкканарга шәһадәтнамә бирелмәсә дә, һичьюгында Грамота яки башка нинди дә булса мактау кәгазе бирелсә, яхшы. Аеруча тырыш укучыларга бүләкләр дә тапшырырга кирәк. Соңыннан, уку елы тәмамлану уңаеннан, укучылар һәм мөгаллимнәр бергә җыелып чәй мәҗлесе дә оештырса, бу саубуллашу чарасын тагын да җанландырып, бизәп җибәрер иде.

Чыгышымның ахырында һәммәбезгә мәгълүм булган бер хәдисне искә төшерәсем килә: “Белем алу таләп ителә бишектән алып ләхеткә кадәр”. Иң мөһиме – алынган гыйлем кеше йөрәгендә Аллаһтан куркуны, тәкъвалыкны арттырырга сәбәп-этәргеч булсын. Һәр кеше бәхетле булырга тели. Әмма бу дөнья бәхетенә һәм ахирәттәге Җәннәткә илтүче гамәлләрне белмичә, шулай ук бу дөньяда бәхетсезлеккә дучар итүче һәм ахирәттә Җәһәннәмгә кертүче нәрсәләрне дә белми торып, берничек тә бәхетле була алмыйсың. Шушы дөнья вә ахирәт бәхетенә ирештерүче гыйлемне үзләштерү юлында булырга барчабызга да насыйп әйләсен, гыйлем алу һәм бирү эшендә Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә дә Үзе ярдәмче булсын, Үзенең олуг ярдәменнән ташламасын.

Ришат хәзрәт Курамшин,

Кукмара мәдрәсәсе директоры.

Добавить комментарий