Ибраһимов Рифат Нашат улы

Ибраһимов Рифат Нашат улы  –  уку-укыту бүлеге мөдире, мөгаллим.  

1977 елның 9 мартында Кукмара районының Зур Сәрдек авылында туган.

Дөньяви белеме: 1994 елда Зур Сәрдек урта мәктәбен, 2001 елда Яр Чаллы шәһәрендәге Гуманитар институтын “Религиоведение” белгечлеге буенча тәмамлаган. 

Дини белеме: Яр Чаллы  шәһәрендәге  “Нуруддин” мәдрәсәсе (1996).

Кукмара мәдрәсәсендә 2004 елдан эшли. Укыта торган фәннәре: тәфсир, ислам хокукы (мөгамәләт), вәгазь  нигезләре һәм имам вазифалары, сира.

Россия ислам институты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты оештырган белемне күтәрү курсларында даими катнаша.

Уку-укыту бүлеге мөдире буларак Рифат хәзрәт уку-укыту планын әзерләү, дәресләр җәдвәлен төзү, мөгаллимнәрнең сыйныф журналларын һәм өлгереш табельләрен алып баруны күзәтү кебек эшләрне башкара. Моннан тыш мәдрәсәдә оештырыла торган Коръән укучылар бәйгесен, төрле мәдәни чараларны һәм җәйге мөселман балалар лагерын оештыруда һәм үткәрүдә актив катнаша.

Рифат Ибрагимов мәдрәсәләрнең башлангыч дәрәҗәсе өчен яңа стандарт буенча укытылырга тиешле Сира фәненнән УМК төзеде. Мәдрәсәдә хезмәт итү белән берлектә Кукмара районының Зур Сәрдек авылында имам-хатыйб вазифаларын башкара. Шунда авылдашлары өчен ислам нигезләре буенча дәресләр дә үткәрә.

Үз мәхәлләсеннән тыш, чакыру буенча район авылларында һәм Кукмара Үзәк мәчетендә вәгазьләре белән халык алдында чыгышлар ясый. Дин өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен район имам-мөхтәсибенең Рәхмәт хатына ия була.

Буш вакытта китап укырга һәм спорт белән шөгыльләнергә ярата.

Өйләнгән, хәләл җефете Зөлфия белән өч малай тәрбияләп үстерәләр.