Кукмара мәдрәсәсендә лагерь үткәрелде

Июль аенда Кукмара мәдрәсәсе каршында көндезге лагерь эшләде. Биредә мәктәп яшендәге балалар дини белем дә үзләштерде, рәхәтләнеп ял да итте. Ислам нигезләре белән таныштыруны, рухи-әхлакый тәрбияне максат итеп куйган лагерьның Программасы намаз уку тәртибен, гарәп хәрефләрен, ислам әхлагы кагыйдәләрен  өйрәтүдән гыйбарәт иде. Моннан тыш балалар спорт чараларында, әйтик,  футбол, волейбол  кебек хәрәкәтле уеннарда катнашты, викториналарда һәм башка кызыклы бәйгеләрдә көч сынашты.

Балаларга уку һәм ял итү өчен мәдрәсә бинасында барлык шартлар тудырырлган: биредә зур, якты уку бүлмәләре, ашханә, спорт мәйданчыгы бар, бөтен җирдә чисталык, тәртип. Шундый шартлар булуы, шулай ук мөгаллим-хезмәткәрләрнең сабыр, ягымлы булулары балаларның бирегә теләп килүләренә бер нигез булып торадыр.

Быел лагерьда 100 гә якын бала ял итте. Аларны 7 төркемгә бүлеп, һәрберсенә  җитәкчеләр билгеләнде. Һәр төркем өчен, балаларның яшенә, әзерлегенә карап,  дәресләр программасы төзелгән иде. Спорт уеннарында һәм мәдәни чараларда исә шәкертләр бергәләп катнаштылар. Шушы уен-чараларда һәм, әлбәттә инде, дәресләрдә күрсәтелгән активлыгына карап, укучыларга бердән унга кадәр саннар куелган  “балл” дип аталучы жетоннар бирелде. Сменаның ахыргы көнендә, лагерьны ябу танатанасында исә, нәтиҗә  ясалып, иң күп “балл”  җыйган балаларга бүләкләр тапшырылды.

Ата-аналар, әби-бабайлар катнашында үткән лагерьны ябу мәҗлесендә балалар бик күңелле чыгыш ясадылар: кемдер азан әйтте, кемдер Коръән сүрәләре укып күрсәтте, шигырь сөйләүчеләр, дини эчтәлекле җыр башкаручылар да байтак иде. Кайбер төркемнәр исә әдәп-әхлак темасына багышланган  сценка күрсәтте.

             Җыен ахырында төрле номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнеп, балаларга бүләкләр тапшырылды. Әйтик, һәр төркемдә “Иң яхшы Коръән укучы”, “Сүрә-догаларны иң күп ятлаучы”, “Иң яхшы спортчы”, “Иң тәртипле шәкерт” исеменә лаек булган шәкертләргә махсус әзерләнгән призлар бирелде. Ахырда исә лагерьга йөргән һәрбер  баланы бүләк-күчтәнәчләр тутырылган пакет биреп сөендерделәр. 

                   Хәер, балалар гына түгел, әти-әниләр дә балаларының мөселман лагерена йөргәннәренә чиксез шат иде. “Озын җәйге каникул чорында балалар күп вакытларын урамда үткәрә. Мәдрәсә каршында оештырылган лагерьда катнашып, алар шактый күп кирәкле мәгълүмат туплады, рухи тәрбия алды, вакытларын   файдалы итеп үткәрде”, – дип уртаклашты алар фикерләре белән.

Г. Ханова.