Кукмарада дини бәйгеләр үткәрелде

30 нчы март көнне Кукмара шәһәрендә район күләмендәге дини чаралар үткәрелде. Ел саен уздырыла торган, инде күркәм гадәткә әверелгән Коръән укучылар бәйгесеннән тыш, быел тагын ике үзенчәлекле ярыш – Намаз укучылар һәм Дога кылучылар бәйгеләре дә оештырылды.

   Коръән укучылар бәйгесендә барлык теләүчеләр – балалар да, олылар да катнашты: әлеге ярышта иң кечкенә катнашучыга 3, иң өлкәненә исә – 78 яшь булды. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар аерым төркемнәрдә ярышты. Барлык катнашучылар түбәндәге номинацияләрдә көч сынашты: 1) 5 һәм әзрәк сүрәне яттан белү (балалар өчен генә); 2) 10 сүрәне (“Фил” – “Нәс”) яттан белү; 3) 20 сүрәне (“Духә” – “Нәс”) яттан белү; 4) “Йәсин” һәм “Тәбәрак” сүрәләрен яттан белү.

   Шул ук көнне олылар өчен дога кылу буенча үз осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек булдырылды. Дога кылучылар бәйгесенең төп шарты – татар телендә “багышлау” догасын укып күрсәтү иде. Биредә дә ирләр һәм хатын-кызлар аерым ярышты. Һәр катнашучыга 2 минут вакыт бирелгән иде. Аларны тыңлаучы хәзрәт-абыстайлар бәйгедә катнашучыларның дога төзелешенә, тел осталыгына, дини терминнарның дөрес куллануына, доганың үтемле-ихлас булуына игътибар итте.

   Намаз укучылар һәм Дога кылучылар бәйгеләре мәдрәсә бинасында үткәрелгән вакытта Кукмара Үзәк мәчетендә мөхтәсибәт тарафыннан оештырылган Намаз укучылар бәйгесе гөрләп барды. Әлеге ярышта балалар  гына катнашты. Намаз укып күрсәтүдән тыш, алар ислам, иман һәм гыйбадәт темаларына кагылышлы сорауларга да җавап тоттылар. Кызларның белем-осталыкларына төбәкләрдәге өлкән абыстайлар, малайларныкына исә имам-мөгавиннәр бәя бирде.

   Бәйгеләрнең бик күп кеше катнашында, оешкан төстә үзганын да билгеләп үтәргә кирәктер. Һәр катнашучы балага күчтәнәч, ә олыларга каплы чәй һәм дини эчтлекле китапчыклар өләшенде. Җиңүчеләргә исә саллы гына бүләкләр тапшырылды. Дога кылучылар бәйгесе әле беренче ел гына үткәрелү сәбәпледер, быел бу ярышта 12 ир-ат һәм 10 хатын-кыз катнашты. Коръән укучылар бәйгесендә катнашучылар саны: малайлар – 90, кызлар – 106, ирләр – 22, хатын-кызлар – 24.

   Намаз укучылар бәйгесендә барлыгы 78 бала  –   41 малай һәм 37 кыз катнашты. Чаралар  файдалы да, күңелле дә үтте. Һәр катнашучыга күчтәнәч һәм кечкенә генә булса да бүләк тапшырылуы бәйгеләргә бәйрәм төсмере бирелүнең бер сәбәбе булды. Җиңүчеләргә кыйммәтлерәк бүләкләр бирелеп, алар аерым билгеләп үтелсә дә, оештыручылар белдергәнчә, шушы чараларда катнашкан һәркем –  Аллаһы Тәгалә каршында инде җиңүче. Аллаһ Раббыбыз барчаларыбыздан да разый булсын, Үзенең ярдәменнән ташламасын, алдагы тормышыбызда Коръән- Кәримнән аерылмыйча, намаз укып, ихлас догалар кылып, гамәл-гыйбадәттә булып яшәргә насыйп итсен.

Ришат хәзрәт Курамшин,

Кукмара мәдрәсәсе мөдире.