Архив за месяц: Февраль 2022

Кукмара мәдрәсәсендә тарихи Викторина үткәрелде

Мәгълүм булганча, 2022 ел татар мөселман  җәмәгатьчелеге өчен бик олы вакыйга белән әһәмиятле: Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тула.   Кукмара мәдрәсәсендә шушы юбилей кысаларында кызыклы да, файдалы да чара – Мөселман тарихи Викторинасы үткәрелде. Ярыш рәвешендә үткән әлеге чарада мәдрәсәнең һөнәри бүлегендә белем алучы шәкертләр – 1нче, 2нче, 3нче һәм 4 нче курс укучылары катнашты. Алар берничә номинациядә үзара ярышты. Шәкертләрнең биргән җавапларын мәдрәсә мөгаллимнәреннән торган мәртәбәле жюри бәяләде. Ахырда исә нәтиҗә ясалып, урыннар билгеләнде.

Бәйге программасы үз эченә шундый номинацияләрне алды:

Беренче Номинация – элекке татар дин әһелләрен экранда күрсәтелгән фотосурәт буенча тану. Шарты: һәр командага экранда 18 — 20 гасырларда яшәгән 5 татар дин галименең сурәте күрсәтелде, шәкертләр үзара киңәшеп бу шәхеснең кем икәнен әйтергә тиеш иде.

Икенче Номинация – хәзерге татар дин әһелләрен экранда күрсәтелгән фотосурәт буенча тану: һәр командага экранда хәзерге вакытта яшәп дин өлкәсендә хезмәт итүче 5 мөселман дин әһеленең фотосы күрсәтелде, шәкертләр аның исем-фамилиясен атады.

Өченче Номинация – сорауларга җавап бирү. Конкурсның шушы өлешендә һәрбер командага 10 сорау бирелде, алар шартлы рәвештә ике төркемгә бүленгән иде: беренче өлеше – тарихи сораулар, икенче өлеше – хәзерге заманга кагылышлы.

Дүртенче Номинация – бер тарихи шәхес (татар дин әһеле) турында 5-6 минутлык чыгыш ясау.  Бу бирем шәкертләргә өй эше буларак бирелгән иде, ягъни аларга алдан элек яшәгән берәр татар дин әһелен сайлап алып, аның турында кыскача мәгълүмат әзерләү бурычы куелды. 1 курс Галимҗан Баруди турында сөйләсә, 2 курс Әхмәдһади Максуди турында кызыклы мәгълүмат җиткерде, 3 нче курс – Каюм Нәсыйри, 4 нче курс шәкертләре исә Габденнәсыйр Курсави турында чыгыш әзерләде.

Бишенче Номинация – аудиоязма буенча вәгазьчене тану. Бәйгенең шушы өлешендә һәр командага хәзерге вакытта яшәүче өч хәзрәтнең аудиоязмасы тәкъдим ителде. Шуларны берәм-берәм чиратлап тыңлап алганнан соң, команда һәрбер хәзрәтнең исем-фамилиясен әйтергә тиеш булды.

Алтынчы (ахыргы) номинация – экрандагы фотосурәт буенча мәчетне тану.  Һәр командага экранда Казанда яки Татарстан Республикасының берәр районында урнашкан 5 мәчетнең фотосы күрсәтелде, шәкертләр үзара киңәшеп бу мәчетнең исемен, кайда урнашканын әйтергә тиеш булды.

Жюри әгъзалары гомум нәтиҗә ясаган вакытта, тамашачылар белән мини-викторина үткәрелде: аның шарты бик гади иде: алып баручы яңгыраткан  сорауга җавап бирергә кирәк иде.

Конкурс нәтиҗәсе буенча 1 нче урынга 2 курс шәкертләре лаек булды. Ахырда мәдрәсә ашханәсендә чәй мәҗлесе оештырылды.

Кукмара мәдрәсәсендә архив эшләре буенча семинар үтте

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миннехановның Татарстан Республикасы архив эше буенча Дәүләт комитетының мөселман дини оешмалары белән үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча боерыгын үтәү максатыннан  22 февральдә Кукмара мәдрәсәсендә дини оешмалар һәм дини мәгариф урта һөнәри белем бирү учреждениеләре өчен архив эше өлкәсендә белем бирү семинары узды. Семинарда Татарстан Республикасы архив эше буенча Дәүләт комитеты вәкилләре, Кукмара, Әтнә, Арча, Балтач, Саба районнарының дини оешмалар вәкилләре һәм муниципаль архив җитәкчеләре катнашты. Алар мәдрәсәдә архив эшләре  яхшы алып барылганын билгеләп үтеп, киләчәктә дә элемтәдә булуга ышаныч белдерделәр.