Архив автора: admin

Кукмара мәдрәсәсен быел 100 кеше тәмамлады

15 май көнне Кукмара мәдрәсәсендә чираттагы чыгарылышка багышланган тантана узды. Имам-хатыйблар һәм ислам нигезләре мөгаллимнәре әзерли торган 4 еллык һөнәри бүлекне быел 13 ир-егет һәм 9 хатын-кыз – барлыгы 22 кеше тәмамлады. Алар урта һөнәри дини белем алуны раслаучы дипломнарга ия булды.

Мәдрәсәнең 3 еллык башлангыч бүлеген тәмамлаучылар саны – 78: ир-егетләр – 26 кеше, хатын-кызлар исә биредә күбрәк – 52. Башлангыч бүлекне тәмамлаучыларның 25 се – балалар: яшүсмер малайлар 11 һәм яшүсмер кызлар – 14 кеше (аларга башлангыч дини белем алуны раслаучы таныклыклар тапшырылды). Шулай итеп, быел Кукмара мәдрәсәсен тәмалаучы шәкертләр саны нәкъ 100 кеше булды.

Чыгарылыш чарасында мәдрәсә мөгаллимнәреннән һәм җитәкчелегеннән тыш Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Кукмара районының мәгариф бүлеге мөдире Илфат Ильяс улы Әхмәдуллиннар да катнашты. Җыенда катнашучыларны сәламләп, алар мәдрәсә эшчәнлегенә уңай бәя бирделәр,  халык күңелен сафландыру, җәмгыятьне әхлаклы-әдәпле итү эшенә саллы өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерделәр.

Кукмара мәдрәсәсендә “Мөслимәләр бәйгесе” үткәрелде

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 еллык юбилеен билгеләп үтү  кысаларында Кукмара  мәдрәсәсендә чираттагы кызыклы чара үткәрелде. “Мөслимәләр бәйгесе” дип аталган әлеге чарада мәдрәсәдә белем алучы хатын-кызлар төркемнәре катнашты. Үзләрен “Нәсыйхәт”, “Фатиха” һәм “Күңелләр нуры” дип атаган өч төркем түбәндәге номинацияләр  буенча ярышты:

   1) Сәламләү, ягъни төркем белән таныштыру; 2) Коръән уку; 3) Тарихи сорауларга җавап бирү; 4) “Мәрхәмәтлек” темасына сәхнә күренеше; 5) Балаларга исем тәкъдим итү (бу конкурста һәр команда балага кушарга мөмкин булган дини дә, милли дә 5 исем тәкъдим итеп, шуларга аңлатма бирергә тиеш булды);  6) Сабыйларга әкият (татар телендә кечкенә балага әхлакый тәрбия бирүче кыска әкият сөйләү); 7) Камыр бизәү серләре (бәйгенең шушы өлешендә командалар нинди дә булса камыр ризыгын матур итеп бизәп, жюри хөкеменә тәкъдим итте).

   Төркемнәрнең осталыгын Кукмара районының Баш абыстае Гөлсинур Әхсәнова җитәкчелегендәге жюри бәяләде (жюри  составына хакимият вәкиле (Равия Абдулла кызы Кәримуллина), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмзия Хөсәенова һәм республикакүләм “Ак калфак” ошмасының Кукмара бүлеге җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина керде).

   Гомум нәтиҗә буенча беренче урынга 3 курс талибәләре лаек булды (“Фатиха” төркеме). Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Кукмара мәдрәсәсендә тарихи Викторина үткәрелде

Мәгълүм булганча, 2022 ел татар мөселман  җәмәгатьчелеге өчен бик олы вакыйга белән әһәмиятле: Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тула.   Кукмара мәдрәсәсендә шушы юбилей кысаларында кызыклы да, файдалы да чара – Мөселман тарихи Викторинасы үткәрелде. Ярыш рәвешендә үткән әлеге чарада мәдрәсәнең һөнәри бүлегендә белем алучы шәкертләр – 1нче, 2нче, 3нче һәм 4 нче курс укучылары катнашты. Алар берничә номинациядә үзара ярышты. Шәкертләрнең биргән җавапларын мәдрәсә мөгаллимнәреннән торган мәртәбәле жюри бәяләде. Ахырда исә нәтиҗә ясалып, урыннар билгеләнде.

Бәйге программасы үз эченә шундый номинацияләрне алды:

Беренче Номинация – элекке татар дин әһелләрен экранда күрсәтелгән фотосурәт буенча тану. Шарты: һәр командага экранда 18 — 20 гасырларда яшәгән 5 татар дин галименең сурәте күрсәтелде, шәкертләр үзара киңәшеп бу шәхеснең кем икәнен әйтергә тиеш иде.

Икенче Номинация – хәзерге татар дин әһелләрен экранда күрсәтелгән фотосурәт буенча тану: һәр командага экранда хәзерге вакытта яшәп дин өлкәсендә хезмәт итүче 5 мөселман дин әһеленең фотосы күрсәтелде, шәкертләр аның исем-фамилиясен атады.

Өченче Номинация – сорауларга җавап бирү. Конкурсның шушы өлешендә һәрбер командага 10 сорау бирелде, алар шартлы рәвештә ике төркемгә бүленгән иде: беренче өлеше – тарихи сораулар, икенче өлеше – хәзерге заманга кагылышлы.

Дүртенче Номинация – бер тарихи шәхес (татар дин әһеле) турында 5-6 минутлык чыгыш ясау.  Бу бирем шәкертләргә өй эше буларак бирелгән иде, ягъни аларга алдан элек яшәгән берәр татар дин әһелен сайлап алып, аның турында кыскача мәгълүмат әзерләү бурычы куелды. 1 курс Галимҗан Баруди турында сөйләсә, 2 курс Әхмәдһади Максуди турында кызыклы мәгълүмат җиткерде, 3 нче курс – Каюм Нәсыйри, 4 нче курс шәкертләре исә Габденнәсыйр Курсави турында чыгыш әзерләде.

Бишенче Номинация – аудиоязма буенча вәгазьчене тану. Бәйгенең шушы өлешендә һәр командага хәзерге вакытта яшәүче өч хәзрәтнең аудиоязмасы тәкъдим ителде. Шуларны берәм-берәм чиратлап тыңлап алганнан соң, команда һәрбер хәзрәтнең исем-фамилиясен әйтергә тиеш булды.

Алтынчы (ахыргы) номинация – экрандагы фотосурәт буенча мәчетне тану.  Һәр командага экранда Казанда яки Татарстан Республикасының берәр районында урнашкан 5 мәчетнең фотосы күрсәтелде, шәкертләр үзара киңәшеп бу мәчетнең исемен, кайда урнашканын әйтергә тиеш булды.

Жюри әгъзалары гомум нәтиҗә ясаган вакытта, тамашачылар белән мини-викторина үткәрелде: аның шарты бик гади иде: алып баручы яңгыраткан  сорауга җавап бирергә кирәк иде.

Конкурс нәтиҗәсе буенча 1 нче урынга 2 курс шәкертләре лаек булды. Ахырда мәдрәсә ашханәсендә чәй мәҗлесе оештырылды.