Мордар китү гөнаһы

Сорау-җавап

   Күптән түгел башка төбәктә яшәүче туганыбыз үлеме турында хәбәр алгач, аптырашта калдык: авырмады, зарланмады, ләкин кинәт кенә арабыздан китте дә барды. Төпченеп сорагач, туганыбызның үз-үзенә кул салуын белдек. Бик аяныч хәл… Диндә мондый очраклар турында нәрсә диелә икән?

Ихтирам белән Л.

Мордар китү гөнаһы

   Бу дөньяда  яшәү мөмкинлеге  ул – Аллаһның кешегә бүләк иткән олуг нигъмәте. Беркем дә бу дөньяга үзе теләп килми: һәр кеше Аллаһның әмере һәм рәхмәте белән туа. Димәк, бу дөньядан китү дә кеше теләгенә түгел, ә фәкать Аллаһ теләгенә бәйле булырга тиеш. Әмма, кызганычка, бүген кешеләрнең үз-үзенә кул салу, ягъни мордар китү очраклары турында еш ишетергә туры килә.

   Барлык диннәр буенча да үз-үзеңә кул салу бик зур гөнаһ булып санала. Ислам тәгълиматы да көчләүнең барлык төрләрен, шул исәптән үз тәнеңә зыян салуны да катгый рәвештә тыя. “Ниса” сүрәсенең 29 нчы аятендә Аллаһы Тәгалә әйтә: “Үз-үзегезне үтермәгез! Дөрестән дә, Аллаһ сезгә (моны тыеп) мәрхәмәтле булуын белдерә”. Шунысы да мөһим: үзеңне үтерү ислам дине буенча башка кешене үтерү белән тиң булган бик зур гөнаһ булып санала һәм үзенә кул салып мәңгелеккә күчкән кеше ахирәттә, Кыямәт көнендә башка кеше үтерүчеләр белән беррәттән Аллаһ каршында җавап тотачак.

   Бу дөньядан үз теләге белән китүнең сәбәпләрен ачыклаганда, гадәттә, шуларны атыйлар: гаилә тормышындагы проблемалар, эш урыны белән бәйле булган авырлыклар, әҗәт яки башка финанс проблемалары, җавапсыз мәхәббәт, физик көчләүгә дучар ителү, тормыш мәгънәсен югалту…  Әмма шушы сәбәпләрнең барысын да бер сүз эченә берләштереп, билгеләп узарга була: ул – белемсезлек. Үз диненең нигезләрен белгән кеше нинди генә авыр хәлгә тарыса да, беркайчан да үз-үзен үтерергә җөрьәт итмәс, чөнки бу гамәлне кылу аңа көтелгән җиңеллекне алып килмәячәген аңлый ул. Алай гына да түгел: шушы гамәле нәтиҗәсендә ул тагын да зуррак, ә иң мөһиме – МӘҢГЕЛЕК газапка дучар ителәчәген дә яхшы белә… Хәдисләрдән мәгълүм булганча, үзенә кул салып үлгән кеше җәһәннәмдә бертуктаусыз шул гамәлен кабатлап интегер. Әйтик, Әл-Бохари һәм Мөслим җыентыкларында шундый хәдис китерелә: “Кем үзен тимер корал белән үтерсә, җәһәннәм утында берөзлексез шул корал белән үз эченә кадап торыр. Кем биеклектән сикереп үзен үтерсә, җәһәннәмнең тирән төбенә даими егылып төшеп җәфаланыр”.

   Шулай итеп, хәлемне җиңеләйтәм дип бу дөньядан үзе теләп киткән кеше чынбарлыкта  үзен бик тә, бик тә авыр хәлгә төшерә: аның җанын газап фәрештәләре каршы ала һәм ахирәт тормышына күчү белән шул кеше үзен нинди газапларга дучар иткәнен аңлап бик үкенә, әмма хатасын төзәтү мөмкинлеге инде булмый…

   Ни өчен үз-үзеңә кул салу ислам динендә зур гөнаһ булып санала дигәндә, без иң элек: “Аллаһы Тәгалә моны катгый рәвештә тыйганга күрә”, – дип җавап бирә алабыз. Инде билгеләп үтелгәнчә, бу тыю Коръән аятьләре белән дә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.) хәдисләре белән дә раслана. Әмма кемдер шундый сорау да бирергә мөмкин: әгәр тормыш авырлыклары чыдап булмый торган йөккә әверелеп, яшәүнең бернинди дә мәгънәсе калмаса, нишләргә? Әйдәгез, бу хакта да уйлап-фикерләп алыйк.

   Кеше — Аллаһы Тәгалә бар кылган иң гаҗәеп мәхлукларның берсе. Аны бар итүнең максатын аңлатып, Раббыбыз Аллаһы Тәгалә Үзенең изге китабы Коръән-Кәримдә болай ди: “Җеннәрне һәм кешене Мин фәкать Үземә гыйбадәт кылсыннар өчен генә яраттым” (51:56). Яшәү максатыбызның тагын бер өлешен аңлатып, Аллаһы Тәгалә әйтә: “Мөбарәк булсын шул Зат, Кем үлем һәм яшәүне сезне сынап карар өчен һәм кемнең гамәлләре яхшырак булуын карар өчен бар кылды…” (67:1-2). Димәк, Адәм балалары бу дөнья тормышына сынау узу өчен җибәрелә. Шулай булгач, кешенең тормышы фәкать шатлыклы хәлләрдән генә гыйбарәт була алмаганы аңлашыла: барысы да үзгәреп тора, сөенеч көенеч белән, тынычлык тынгысызлык, ә бәхет-сәгадәт кайгы-хәсрәт белән алышынуы да бик ихтимал. Моның шулай булуның  мәгънәсе – сыналу, ягъни шатлыклы хәлдә шөкер итәрме, авырлык килсә – сабыр булырмы дип Аллаһы Тәгалә һәр кешене сыный. Моның асылында – Үз Раббыңа тугрылыклы булып калу һәм Аның хозурына, мәңгелек тормышка Ул риза булырлык хәлдә кайту. Бу һәр кешенең Аллаһ каршындагы төп бурычы. Ә инде тормышы дәвамында кем ничек сыналачак – моны Аллаһы Тәгалә Үзенең олуг хикмәте белән алдан тәкъдирләп куя. Мөселман галимнәре билгеләп үткәнчә, мордар китүнең җинаятьчелеге  үз тәкъдиреңә риза булмыйча Аллаһка каршы чыгудан да гыйбарәт…

   Адәм баласы нинди генә авырлык кичерсә дә, Раббысын искә алып, ихлас күңел белән Аннан ярдәм сорап дога кылырга тиеш. Авыр хәлгә төшүчеләрне тынычландырып, Аллаһы Тәгалә Коръәндә кат-кат кабатлап әйтә: “Дөрестән дә, кыенлыктан соң җиңеллек килә! Кыенлыктан соң (һичшиксез) җиңеллек килә!” (94:5-6). Иң мөһиме – шайтан котыртуларына игътибар итмичә, сабыр булып калырга һәм  “үтерүче” исеменнән баш тартып, мордар булып китү уен баштан чыгарырга кирәк. Бу гамәлнең аяныч нәтиҗәләре турында югарырак инде әйтелде. Коръәндә шундый аять тә бар: «Аллаһның җәзасыннан курыккан кешегә Аллаһ һәрбер кыенлыктан чыгу юлын күрсәтер һәм аңа көтелмәгән, уйламаган җирдән ризык бирер. Аллаһка ышанган кешегә бер Аллаһ җитәр» (65:2-3). Мөхәммәд пәйгамбәр гәләйһиссәләм дә күңел төшенкелегенә бирүчеләрне юатып, болай дип әйтә торган булган: “Гыйбадәт мәсьәләсендә үзегездән югарырак булганнарга карагыз, дөнья эшләренә килгәндә исә – үзегездән түбәнрәк, үзегездән начаррак хәлдә булганнарга карагыз”.

Элекке заманда бер патша вәзир-киңәшчеләрен җыеп, аларга болай дигән: “Шатлык килсә, мин артык сөенәм, борчу-мәшәкать килсә – бик көенәм. Сөенечле хәлдә һаваланмаска, кайгылы вакытта артык борчылмаска ярдәм итә торган бер гыйбарә уйлап табып, иртәгә миңа аны җиткерегез”. Патша боерыгын ишеткән вәзир-киңәшчеләр тирән уйга баталар… Ә икенче көнне хикмәт ияләре  патшага матур итеп бизәлгән кечкенә генә бер тарма бирә. Шуның эчендә ул затлы итеп эшләнгән балдак таба. Шул балдакта исә мондый язу була: “Бу хәл дә узып китәчәк…”.

Әйе, бу дөньядагы һәрбер хәл узып китүчән. Ни генә булса да – һәр нәрсәне тыныч кабул итәргә тырышыйк. Шатлыкта Аллаһка шөкер итик, авырлыкта Аңа тәвәккәлләп дога кылыйк, “Аллаһы Тәгалә ташламый Ул”, дип уйлыйк. Күренекле ислам галимнәре бу тормышны зур сәяхәт, ә кешене – үз өенә әйләнеп кайтуны максат итеп куйган, төрле киртәләр һәм кыенлыклар аша узучы сәяхәтче белән чагыштырды. Шушы тормыш сәяхәтендә җитәкчебез Аллаһ булсын, иман белән яктыртылган туры юлдан адашмыйча, ялгышмыйча барып, Аллаһ хозурына ирешергә насыйп кылсын.

Ришат Курамшин,

Кукмара мәдрәсәсе мөдире.