Кукмара мәдрәсәсендә “Мөслимәләр бәйгесе” үткәрелде

Кукмара мәдрәсәсендә  инде күркәм гадәткә әверелгән кызыклы чара  – “Мөслимәләр бәйгесе” дип аталган ярыш-викторина үткәрелде. Әлеге чарада төрле төркемнәрдә белем алучы 3 нче курс талибәләре катнашты. “Тугрылык”, “Сабырлык”, “Тырышлык” һәм “Татулык” дип аталган 4 төркем бәйге программасы буенча каралган 7 турда  белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтте. Чара илебездә игълан ителгән “Гаилә елы” һәм Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте игълан иткән “Хәләл тормыш рәвеше елы” шигаре астында үтте.

 “Таныш булыйк” турында барлык командалар әһелләре үз-үзләре белән таныштырса, башка турларда катнашучыларга зирәк-зиһеннәрен эшкә җигәргә туры килде.

“Иман шартын беләсезме?” дип исемләнгән турда һәр төркемнең бер вәкиле 7 иман шартын яттан сөйләп чыгарга тиеш иде.

“Сорау сездән – җавап бездән” номинациясендә командаларга җирәбә буенча эләккән хәдискә шәрех-аңлатма бирәсе булды. Тәкъдим ителгән хәдисләр эчтәлеге гаилә темасы белән бәйле иде.

“Тел күрке – сүз белән” дип аталган ярышта барлык төркемнәргә бер үк бирем бирелде: “кабаланганда” сүзендәге хәрефләрдән мөмкин кадәр күбрәк сүзләр җыярга. Шушы турда җиңгән “Сабырлык” командасы барлыгы 36 сүз җыя алды!

“Яулыкларда милли төсмерләр” дигән турда катнашучылар татар милли бизәкләр төшерелгән яулыкларны ябып күрсәтте. Бәйгенең шушы өлеше аеруча күркәм булып, мөселманча татар милли киемнең никадәр үзенчәлекле һәм матур булуын исбатлады.

“Кем зирәк?” номинациясе барышында командалар кызыклы, уен-көлкене һәм тапкырлыкны таләп итүче сорауларга тиз арада җавап бирергә тиеш иде.

“Күркәм әхлак – хәләл тормыш нигезе” дип аталган турда исә командалар вәкилләре татар язучыларының әхлак темасын яктырткан әсәрләрдән үгет-нәсыйхәт бирүче өзекләр укыды. Бәйгенең бу өлеше күңелләрнең нечкә кылларын тибрәтеп, тамашачыларны да, жюри әгъзаларын да уйланырга мәҗбүр итте.

Жюри дигәннән, конкурсның хөкемдарлары вазифасын Фәниябикә Җәләлиева, Рәмзия Хөсәенова һәм Сәкинә Нәҗипова кебек тәҗрибәле абыстайлар башкарды.

Барлык төркемнәр дә бик яхшы чыгыш ясаганлыктан, нитиҗә урынлап түгел, ә номинацияләп ясалды. “Зәвыклы мөслимәләр” булып “Татулык” төркеме талибәләре танылды. “Сөйләм остабикәсе” исеме “Тугрылык” командасына бирелде. “Сабырлык”  төркеме  “Зирәкбикәләр” буларак билгеләп үтелсә, “Тырышлык” төркеме “Кукмара остазбикәсе” исеменә лаек булды.

Ахырда барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Бәйге мул табынлы чәй мәҗлесе белән тәмамланды.