Кукмара мәдрәсәсендә юбилейлы 25 нче чыгарылышка багышланган тантаналы чара булып узды. Шушы уку елында мәдрәсәнең һөнәри бүлеген 14 кеше тәмамлады: 10 ир-егет һәм 4 хатын-кыз. Аларга һөнәри дини белем алуны раслый торган дипломнар тапшырылды (Аттестацион комиссиясенең карары нигезендә ирләргә «имам-хатыйб», хатын-кызларга – «ислам дине нигезләре мөгаллимәсе» квалификациясе бирелде).
Шунысы игътибарга лаек: чыгарылыш шәкертләре арасында дин өлкәсендә хезмәт итүчеләр байтак: Кукмара, Саба һәм Теләче районнарында, Киров өлкәсендә имам, имам ярдәмчесе, мөәзин һәм абыстай булып, шулай ук мәчет каршындагы курсларда башлангыч дини гыйлем бирүче укытучы булып хезмәт итүчеләр бар.
Мәдрәсәнең «Балаларга һәм олыларга өстәмә белем бирү» юнәлеше кысаларында эшләп килүче башлангыч бүлеген быел 59 кеше тәмамлады, шуларның 46-сы олылар, 13-се – мәктәп яшендәге яшүсмер балалар.
Шунысы үзенчәлекле: 25 ел дәвамында Кукмара мәдрәсәсендә барлыгы 2073 кеше укып чыккан, һәм быел, 25 нче юбилейлы чыгарылышта, мәдрәсәне тәмамлаган юбилейлы 2000 нче шәкерт билгеләп үтелде. Шушы исемгә иң яхшы укучыларның берсе – мәдрәсәнең һөнәри бүлеген тәмамлаган Шәмсетдинов Нияз Идрис улы лаек булды. 4 ел дәвамында шимбә-якшәмбе көннәрендә бер дәресне дә калдырмыйча 70 чакрымлык араны узып Теләчедән укырга килеп йөргән Ниязга тырышлык, күркәм холык, укуга карата зур җаваплылык хисе кебек сыйфатлар хас.
Кукмара мәдрәсәсендә яшьләр дә, балалар да, олылар да белем ала. Күркәм традиция буенча быелгы чыгарылыш шәкертләре арасында иң өлкән шәкертләр дә телгә алынды: иң өлкән ир-ат укучы буларак 68 яшьлек Шәфигуллин Марсель Барый улы, ә иң өлкән хатын-кыз буларак 71 яшьлек Җиһаншина Зөмәрә Нихәт кызы билгеләп үтелде. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чыгарылыш тантанасында шулай ук мөгаллимнәр һәм төркем җитәкчеләре вазифаларын башкаручы старосталар да түргә чыгарылып мактау сүзләренә һәм бүләкләргә лаек булды.
Әлеге мәртәбәле җыенда Кукмара һәм Саба районнары имам-мөхтәсибләре Рәдиф хәзрәт Тимергалиев һәм Айнур хәзрәт Әхмәтовлар катнашып шәкертләргә үз теләкләрен җиткерделәр.
Бәйрәм табыны артында узган тантананың икенче өлеше гадәти чәй эчү белән генә чикләнмәде. Төрле конкурсларда катнашудан тыш, алар уку елларын искә алып, мөгаллимнәргә рәхмәтләрен белдерделәр, бик матур теләкләрен җиткерделәр. Мөгаллимнәр исә соңгы нәсыйхәтләрен әйтеп, дини гыйлем асылын тагын бер кат искә төшерделәр: чын гыйлем кешене гамәл-гыйбадәт кылуга этәреп, әдәпле-әхлаклы булырга өйрәтә, күңел тынычлыгы һәм Аллаһ ризалыгы кебек олуг нигъмәтләргә, ә иң мөһиме – бу дөнья һәм ахирәт бәхетенә ия булырга ярдәм итә.