Архив за месяц: Июль 2017

Кукмара мәдрәсәсе каршында оештырылган җәйге лагерь тәмамланды

3 — 13 июль көннәрендә Кукмара мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге балалар (8-15 яшьлек малайлар һәм кызлар) өчен көндезге лагерь эшләде. Җәйге ялны оештыру, балаларны ислам нигезләре белән таныштыру, дини — әхлакый тәрбия бирүне максат итеп куйган лагерьда 100 ләп бала катнашты. Дини белемнәре буенча төрле төркемнәргә бүленгән балаларга махсус төзелгән программа буенча дәресләр бирелде, вәгазьләр сөйләнде. Балалар өчен шулай ук спорт уеннары, мәдәни чаралар һәм хәләл туклану да оештырылды. Лагерьга бер дога, бер гарәп хәрефен дә белмичә килүчеләр арасында тәһарәт, намаз тәртибен, гарәп әлифбасын өйрәнүчеләр байтак булды.

13 июль көнне лагерьны ябу чарасына балалардан тыш әти-әниләр, әби-бабайлар да күпләп җыелган иде. Җыен башында малайлар азан әйттеләр, Коръән сүрәләрен укып күрсәттеләр, дога кылдылар. Соңыннан һәр төркем тамашачылар алдында чыгыш ясап, дини шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды, әдәп-әхлак темасына багышланган театральләшкән тамаша күрсәтте.

Лагерь дәвамында белем алуда уңышка ирешүчеләр өчен 1 яки 5, яки 10 баллы “Тырыш шәкерткә” дип исемләнгән медальоннар бирелеп барды. Иң күп балл җыючыларга, шулай ук дини рәсем, кул эшләре конкурсларында призлы урынга лаек булучыларга бүләкләр бирелде.

Бик тә кызыклы, күңелле үткән чарада лагерьга йөрүче балаларның һәммәсенә дә тәм-том, китап һәм мәктәп кирәк-яракларыннан торган пакет тапшырылды. Мөгаллимнәргә рәхмәт сүзләре җиткереп: “Бирегә киләсе елга да килербез!” – дип вәгъдә биреште балалар, бер берсе белән саубуллашканда.