Архив за месяц: Апрель 2018

Кукмара мәдрәсәсендә – Коръән укучылар бәйгесе

   31 мартта Кукмара мәдрәсәсендә Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Күркәм йолага әверелгән әлеге чарада быел 216 кеше катнашты: мәктәп һәм мәктәпкәчә яшендәге балалар саны 176 булса (78 малай һәм 98 кыз),  өлкәннәр 40 булды (22 ир, 18 хатын-кыз). Яшь буенча бүленүдән тыш, катнашучылар белем дәрәҗәләре буенча да берничә төркемгә бүленделәр:  5 кыска сүрәне  яттан белүчеләр; Коръәннең ахыргы 10 һәм 20 сүрәсен белүчеләр; моннан тыш “Йәсин” һәм “Тәбәрак” сүрәләрен ятлаганнар аерым төркемдә ярышты.  Бәйгедә катнашкан һәр балага тәм-том тутырылган пакет, ә олыларга дини эчтәлекле диск белән китаплар өләшенде. Читать далее