Архив за месяц: Июль 2018

Кукмара мәдрәсәсендә лагерь үткәрелде

Июль аенда Кукмара мәдрәсәсе каршында көндезге лагерь эшләде. Биредә мәктәп яшендәге балалар дини белем дә үзләштерде, рәхәтләнеп ял да итте. Ислам нигезләре белән таныштыруны, рухи-әхлакый тәрбияне максат итеп куйган лагерьның Программасы намаз уку тәртибен, гарәп хәрефләрен, ислам әхлагы кагыйдәләрен  өйрәтүдән гыйбарәт иде. Моннан тыш балалар спорт чараларында, әйтик,  футбол, волейбол  кебек хәрәкәтле уеннарда катнашты, викториналарда һәм башка кызыклы бәйгеләрдә көч сынашты. Читать далее