КУКМАРА МӘДРӘСӘСЕ КАРШЫНДА БАЛАЛАР ӨЧЕН ҖӘЙГЕ ЛАГЕРЬ ОЕШТЫРЫЛДЫ

Июль аеның беренче ике атнасы Кукмара мәдрәсәсе балалар тавышыннан гөрләп торды: биредә мәктәп яшендәге балалар (9-15 яшьлек малайлар һәм кызлар) өчен көндезге лагерь эшләде. Җәйге ялны оештыруны, балаларны ислам нигезләре белән таныштыруны, дини — әхлакый тәрбия бирүне максат итеп куйган лагерьда районда яшәүче балалар гына түгел, Казан, Чаллы, Мәскәү кебек шәһәрләрдән каникулга кайткан балалар да катнашты. Дини белемнәре буенча төрле төркемнәргә бүленгән балаларга махсус төзелгән программа буенча дәресләр бирелде, вәгазьләр сөйләнде. Лагерьга йөрүчеләр өчен шулай ук спорт уеннары, мәдәни чаралар һәм хәләл туклану да оештырылды. Бирегә  бер дога, бер гарәп хәрефен дә белмичә килүчеләр арасында тәһарәт, намаз тәртибен, гарәп әлифбасын өйрәнүчеләр байтак булды.

13 июль якшәмбе көнне лагерьны төгәлләү чарасына балалардан тыш әти-әниләр, әби-бабайлар да күпләп җыелган иде. Мәдрәсә янәшәсендәге мәйданчыкта үткән әлеге чара бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте. Җыен башында малайлар Коръән сүрәләрен укып, дога кылдылар. Соңыннан һәр төркем тамашачылар алдында чыгыш ясап, үзләре белән таныштырды, дини шигырьләр сөйләде.

Барлык төркемнәр чыгыш ясаганнан соң, чара матур табигать кочагында төрле уен һәм ярышлар рәвешендә дәвам ителде. Балалар аркан тартышу, чүлмәк вату, бүкәнгә кадак кагу, өч кешелек чаңгыда узышу, бер-берсен түгәрәктән этеп чыгару, лимонад шешәсенә тимер боҗра кидертеп, аны оту һәм башка уен-конкурсларда бик актив һәм теләп катнаштылар.

Лагерь дәвамында белем алуда тырышлык күрсәткән балаларга 1, 3, 5 яки 10 баллы “Тырыш шәкерткә” дип исемләнгән медальоннар бирелеп барды. Иң күп балл җыючыларга, ягъни призлы 1 нче, 2 нче һәм өченче урынга лаек булучыларга махсус бүләкләр тапшырылды. Соңыннан һәр балага күчтәнәч пакетлары өләшенде.

Бу лагерьның үзенчәлеге – дәресләрнең һәм барлык чараларның фәкать татар телендә генә узуы. Балалар татар мохитендә булып, туган телдә аралаштылар, татар телен камилләштерделәр. Хәзерге катлаулы заманда шундый  балаларның булуы татар теле, татар милләте бетмәс дигән өмет уята. Шәт ин шәә Аллаһ, мондый балалардан татар телле зыялылыр, язучылар, дин һәм мәдәният вәкилләре үсеп чыгар, милләтебезнең киләчәге сәламәт, ышанычлы булыр…