Архив автора: admin

Кукмара мәдрәсәсендә “Мөслимнәр бәйгесе” үткәрелде

   25 февраль көнне Кукмара мәдрәсәсендә инде традицион чарага әверелгән “Мөслимнәр бәйгесе” дип аталган ярыш уздырылды. Моңарчы үткәрелгән шундый бәйгеләрдән быелгысы аерылып торды, чөнки узган еллардагы бәйгеләрдә фәкать Кукмара мәдрәсәсендә белем алучы шәкертләр генә катнашкан булса, быелгы бәйге инде республикакүләм чара буларак үтте, чөнки Кукмара мәдрәсәсеннән тыш, ярышта тагын өч мәдрәсә вәкилләре катнашты: Мамадыш мәдрәсәсе, Казандагы “Ислам динен кабул итүгә бер мең ел” исемендәге мәдрәсәнең Балтач районындагы бүлеге һәм данлыклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе. Алдан килешкәнчә, бәйгедә әлеге мәдрәсәләрнең кичке бүлекләрендә укый торган ир-егетләр катнашты.

Читать далее

Кукмара мәдрәсәсендә Мәрҗанинең 200 яшьлек юбилеена багышланган чара үткәрелде

 

2018 елда татар җәмәгатьчелеге мәшһүр татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан агымдагы ел Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан “Мәрҗани елы” дип игълан ителде. 16 гыйнвар көнне, бөек мәгърифәтчебезнең туган көнендә,  Кукмара мәдрәсәсендә махсус чаралар оештырылды. Читать далее

Кукмара мәдрәсәсендә «Ислам – тынычлык дине» дигән темага лекция үткәрелде

Кукмара мәдрәсәсендә «Ислам – тынычлык дине»  дигән темага лекция үткәрелде

   24 сентябрьдә Кукмара мәдрәсәсендә кичке бүлек шәкертләренең гомуми җыелышы үткәрелде.  Җыелыш башында укучылар алдында район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев “Дини гыйлем алуның фазыйләтләре” дигән темага вәгазь сөйләде.

   Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте игълан иткән “Экстремизмга – юк!” дип исемләнгән айлык кысаларында мәдрәсә мөгаллиме Рифат хәзрәт Ибраһимов “Ислам – тынычлык дине” дигән темага лекция сөйләде. Үз чыгышында ул “ислам” төшенчәсенең “тынычлык, иминлек, сәламәтлек” кебек мәгънәләргә ия булуын әйттеп китте һәм Аллаһ илчесе Мөхәммәд (с.г.в.с.) миһербанлык, гаделлек һәм күркәм әхлак үрнәге булуы турында сөйләде. “Пәйгамбәребезгә карап,  ихласлы мөселманнар беркайчан да рәхимсез, аяусыз һәм кырыс булмады һәм башкаларга зыян китерүдән бик сакланды. Коръән аятьләреннән һәм хәдисләрдән ислам көчләү һәм террор түгел, ә тынычлык дине булуы аңлашыла”, –  диде Рифат хәзрәт.

   Җыелышны дәвам итеп,  мәдрәсә мөдире Ришат хәзрәт Курамшин җыелышта булучыларга файдалы, бәрәкәтле гыйлемнәр, сабырлык һәм сәламәтлек теләде, шәкертләрне уку программасы белән таныштырды һәм аларның сорауларына җавап бирде.