Архив автора: admin

Кукмара мәдрәсәсендә – чыгарылыш

Кукмара мәдрәсәсендә – чыгарылыш

(Фотолар да бар)

17 майда Кукмара мәдрәсәсендә быелгы чыгарылышка багышланган мәҗлес үткәрелде.Мәҗлеснең тантаналы өлеше чыгарылыш шәкертләренә дипломнар тапшыруга багышланган иде. Быел мәдрәсәнең һөнәри бүлеген 41 шәкерт тәмамлады: ир-егетләр 21 кеше, хатын-кызлар исә – 20. Алар барысы да 4 еллык уку-укыту программасын үзләштереп, чыгарылыш имтиханнарын тапшырдылар һәм Диплом эшләрен якладылар. Ир-егетләргә “Имам-хатыйб”, ә хатын-кызларга “Ислам нигезләре мөгаллимәсе” квалификациясе бирелүен раслый торган дипломнар тапшырылды. Алар арасында инде хәзер дин өлкәсендә хезмәт итүчеләр – имамнар һәм мәхәлләләрендә дин белеме бирүче мөгаллимнәр бар.

Һөнәри бүлектән тыш, быел мәдрәсәнең башлангыч бүлеген тәмамлаучылар да булды. Алар арсында өлкәннәр дә, якшәмбе мәктәбендә белем алган балалар да бар. Башлангыч бүлекне 23 ир-егет һәм 50 хатын-кыз тәмамлады (шулар арасында 24 яшүсмер).

Быелгы чыгарылышка багышланган тантанада Татарстан Республикасының Диния Нәзарәте вәкиле буларак мөфтиятнең Коръән бүлеге мөдире Илнур Хәйруллин катнашты. “Мәдрәсәдә укуны тәмамлап диплом алуга ирешү — бер яктан караганда сөенечле вакыйга, икенче яктан исә бик моңсу да, — диде Илнур хәзрәт, — чөнки бер хәдистә “Гыйлем алучы кеше өчен барлык мәхлукат, хәтта судагы балаклар да дога кылыр, ул кешене зикер итәр” дигән хәбәр килә, гыйлем алудан туктадың икән, барча мәхлукат сине зикер кылудан туктый кебек… Шуңа күрә гомер азагына кадәр бик тә файдалы, мавыктыргыч һәм нурлы гыйлем юлыннан һич тә читләшмәгез, гыйлем алуны беркайчан да туктатмагыз” – дип мөрәҗәгать итте шәкертләргә мөфтият вәкиле.

Тантанага җыелган шәкертләр һәм мөгаллимнәр алдында шулай ук Кукмара Үзәк мәчете имамы Әхтәм хәзрәт Мөбарәкшин, район имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллиннар да вәгазь-нәсыйхәтләре белән чыгыш ясады. Алар дини гыйлем алуның фазыйләтләрен искәртеп, шәкертләргә белгәннәре белән гамәл кылырга һәм алга таба тагын да зуррак максатлар куярга киңәш иттеләр. Әхтәм хәзрәт: “Белмәгәнеңне белү – гыйлемнең яртысы”, — дип билгеләп үтсә, Зиннур хәзрәт: “Гыйлемнең башы ул – Аллаһны тану, ә гыйлемнең ахыры ул – һәрбер хәлне Аллаһка кайтару”, — дигән хикмәт ияләренең фикерен китерде.

Чыгарылыш шәкертләренең һәммәсенә дә Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан ярдәм итеп бирелгән китаплар һәм вәгазь дискылары тапшырылды. Шул уңайдан Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга һәм Диния Нәзарәтенең Аппарат җитәкчесе Ришат әфәнде Хәмидуллинга мәдрәсә җитәкчелеге исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез. Шактый кыйммәтле бүләкләрен мәдрәсә коллективына тапшырган Кукмара “Металл савыт-сабалар заводы” оешмасы генераль директоры Азат Ясави улы Заһидуллин адресына да иң изге теләкләребезне, җылы рәхмәт сүзләребезне юллыйбыз. Һәрбарчагызның да эшегез уң булсын, Аллаһ Раббыбыз ярдәменнән ташламасын.

Өйлә намазы укылганнан соң чыгарылышка багышланган чара укучылар оештырган мул табын алдында дәвам ителде. Мәҗлеснең әлеге өлешендә дә шәкертләр мөгаллимнәргә ихластан олы рәхмәтләрен җиткерделәр, үзләре язган шигырьләрен укып, максатка ирешү шатлыгын һәм мәдрәсәдән аерылу белән бәйле моң-сагышлы хисләрне чагылдыручы уй-фикерләре белән уртаклаштылар. Мөгаллимнәр исә шәкертләргә тормыш юлын Аллаһ кануннарына ныклап тотынып, дини уку йорты – мәдрәсә тәмамлаган шәкерт дәрәҗәсенә тугрылыклы һәм лаеклы булып узарга, Аллаһы Тәгалә мөэминнәргә әзерләгән гәҗәеп Җәннәтендә дә очрашырга насыйп булсын дигән изге теләкләрен җиткерделәр.

Кукмара мәдрәсәсе директоры

Ришат хәзрәт Курамшин.

 

Коръәнгә багышланган бәйрәм

Коръәнгә багышланган бәйрәм

29 март шимбә көнне Кукмарада инде күркәм традициягә әверелгән чара – Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Елдагыча быелгы конкурс та матур бәйрәм төсендә үтте. Анда балалар да, олылыр да – барлыгы 160 кеше катнашты. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар аерым ярышты. Аларны яшенә һәм белгән сүрәләрнең санына карап төрле төркемнәргә бүлеп тыңладылар. Иң кечкенәләре 7 яшькә кадәр булган балалар төркемендә ярышса, мәктәп яшендәге катнашучылар өчен шундый номинацияләр булдырылды: Коръәннең ахыргы 5 сүрәсен белүчеләр; ахыргы 10 сүрәне белүчеләр (“Фил” – “Нәс”); ахыргы 22 сүрәне белүчеләр (“Духә” – “Нәс”); ахыргы 30 сүрәне белүчеләр (“Буруҗ” – “Нәс”). Олылар өчен исә 10 сүрә, 22 сүрә һәм 30 сүрә номинацияләре тәкъдим ителде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк – былтыргы бәйгедә призлы урын алган кеше быел шул ук номинациядә катнашса, аңа урын инде бирелергә тиеш түгел, дип килешенде: элекке җиңүче “катлаулырак” номинациядә катнашкан очракта гына призлы урынга өметләнә алды. Бу катнашучылар өчен үз өстендә эшләргә, камилләшергә бер этәргеч булыр дигән ният белән куелган шарт иде.

Кукмарадагы Коръән укучылар бәйгесе районда яшәүчеләр өчен оештырылса да, бирегә чит төбәкләрдән килүчеләр дә елдан-ел арта бара. Быел, мәсәлән, бәйгедә катнашучылар арасында Киров өлкәсеннән, Сарман, Саба районнарыннан, Казан, Бөгелмә шәһәрләреннән дә вәкилләр булды. Конкурста барлыгы 160 кеше катнашты (ирләр-малайлар 76, хатын-кызлар – 84).

Һәр номинациядә 6 призлы урын билгеләгәнлектән, конкурста җиңүчеләрне бүләкләр өчен шактый күп бүләк-күчтәнәчләр әзерләргә туры килде. Бу саваплы эштән Кукмара сәнәгать оешмалары, эшмәкәрләр дә читтә калмады, район имамнары, Диния Нәзарәте, «Хузур» нәшрияте дә конкурсны оештыруда зур ярдәм күрсәтте. Шул уңайдан Кукмара металл савыт-сабалар заводы җитәкчесе Заһидуллин Азат Ясави улына, “Забава” оешмасы вәкилләре Лилия Маркова һәм Рашит Гыймадиевларга, эшмәкәрләргә, ярдәм иткән барлык кешеләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Аллаһы Тәгалә эшегезне уң итсен, ярдәменнән ташламасын, Үз рәхмәтендә булуыгызны насыйп итсен.

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның Кукмарадагы Коръән укучылар бәйгесенә махсус килүе әлеге чараның әһәмиятен һәм дәрәҗәсен тагын да арттырды. Катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм хәзрәт болай диде:

Коръән китабына багышланган әлеге чара – бик изге, бик тә саваплы гамәл. Мондый бәйгеләрнең үткәрелүе, иркен рәвештә гыйбадәт кылу, белем алу мөмкинлеге, илебездәге тынычлык – Аллаһның бик зур рәхмәте ул. Кайдадыр дин тота алмыйлар, кайдадыр сугыш бара, халык олы кыенлыклар кичерә… Шуңа да безгә шөкер итәргә, Аллаһ Раббыбыз кушканча яшәргә, Аның кануннарын өйрәнеп тормышыбызның нигезе итәргә кирәк. Бу нисбәттә Коръәнне өйрәнү, аңа игътибарыбызны тагын да көчәйтү бик тә мөһим.

Бәйгенең жюри эшендә мөфтиятнең Коръән бүлеге мөдире Илнур Хәйруллин катнашты. Иртәнге якта башланган ярыш өйлә намазы алдыннан тәмамланды. Бүләкләр тапшырылып намаз укылганнан соң, бәйгегә килүчеләр таралышты. Күпләр: “Киләсе елга тагын да күбрәк өйрәнеп, әйбәтләп әзерләнеп килербез!” – дип кайтып киттеләр. Аллаһы Тәгалә шушы изге теләкләрне кабул итеп, ихлас ниятләрен тормышка ашыру юлында Үзе ярдәмче булсын.

Ришат Курамшин,

Кукмара мәдрәсәсе мөдире.

Гарәп теленнән белемне күтәрү курслары

Мәдрәсәнең һөнәри бүлегендә белем алучы шәкертләр һәм мәдрәсә укытучылары өчен 3 гыйнвардан 6 сына кадәр Казан ислам университеты мөгаллимнәре җитәкчелегендә гарәп теле буенча белемне күтәрү курслары оештырыла. Шәкертләр өчен дәресләр икенде намазы белән ахшам намазы арасында үткәрелә, укытучылар өчен – ястү намазыннан соң.