Архив автора: admin

МӘДРӘСӘГӘ УКЫРГА ЧАКЫРАБЫЗ

   Кукмара  мәдрәсәсе 2020 – 2021 уку елына укучылар кабул итә.

   Мәдрәсәнең һөнәри бүлегенә урта, урта-махсус яки югары белемле ир-егетләр һәм хатын-кызлар кабул ителә. Гомуми дини белем алудан тыш Татарстан Республикасының мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелгән Лицензия  нигезендә бу бүлектә имам-хатыйб һәм ислам дине нигезләре укытучысы белгечлекләрен үзләштерергә мөмкин.

   Балаларга һәм олыларга өстәмә белем бирү кысаларында оештырылган Башлангыч бүлеккә динебез нигезләрен өйрәнергә теләүче олылар (яшь чикләнмәгән) һәм балалар (11-12 яшьтән) кабул ителә. Әлеге бүлекнең уку-укыту программасы Ислам дине нигезләрен, Коръән-Кәримне, ислам хокукын, тарихын һәм әхлагын өйрәнүне һәм гарәп теле белән танышуны максат итеп куя.

   Дәресләр атнага 2-3 көн үткәрелә, авылларда, башка район-төбәкләрдә яшәүчеләр өчен якшәмбе көннәрендә уку мөмкинлеге бар.

   Һөнәри бүлектә уку вакыты – 4 ел, башлангыч бүлектә – 3 ел. Мәдрәсәне тәмамлаучыларга диплом бирелә.  

Кирәкле документлар:

   Гариза һәм шәхси мәгълүматны туплаган Анкета (әзер сораулык буенча); паспорт күчерелмәсе (1 нче бит һәм прописка бите); 086 У формасы буенча медицина белешмәсе; 3х4 зурлыгындагы ике фоторәсем (хатын-кызлар яулыктан); дөньяви белем алу турындагы ахыргы документ күчерелмәсе.

      Беренче оештыру җыелышы – 20 сентябрь якшәмбе көнне сәг. 9 да башлана. Шунда уку тәртипләре белән танышырга, вәгазь тыңларга мөмкин булачак.

   Белешмәләр өчен тел.:  8(84364) 2-66-75,  89656026757. 

Кукмара мәдрәсәсендә – чыгарылыш 2020

Коронавирус инфекциясе таралуы куркынычы аркасында, башка уку йортларында кебек, мәдрәсәләрдә белем алучы шәкертләргә дә быелгы уку елын кыенрак шартларда – дистанцион рәвештә укып бетерергә туры килде. Аллаһның ярдәме белән, Кукмара мәдрәсәсенең барлык укучылары уку елын төгәлләде. Быел мәдрәсәне тәмамлаучы шәкертләр дә  интернет буенча – Ватсап һәм Зум системалары мөмкинлекләрен файдаланып имтиханнарын да тапшырды, Диплом эшләрен дә уңышлы яклады.   Читать далее

КУКУМАРАДА МӨСЕЛМАН ЕГЕТЛӘРЕ БӘЙГЕСЕ ҮТКӘРЕЛДЕ

   25 февраль сишәмбе көнне Кукмара район мәдәният йортында “Мөселман егетләре бәйгесе” дип исемләнгән чара үткәрелде. Бәйгедә Республикабызда эшләп килгән дини уку йортларында белем алучы шәкертләр катнашты. Кукмара, Балтач һәм Буа мәдрәсәләре укучыларыннан торган командалар 6 номинация буенча үзара ярышты.

Читать далее