Архив автора: ilgis

Кукмара мәдрәсәсендә – 19 нчы чыгарылыш

13 май көнне Кукмара мәдрәсәсендә быелгы чыгарылышка багышланган тантаналы мәҗлес үткәрелде. 16 майда Рамазан ае башлану сәбәпле, әлеге чара гадәттәге календар графиктан бераз иртәрәк оештырылды. Җыенның беренче өлеше мәдрәсәне тәмамлаучы шәкертләргә шаһәдәтнамәләр тапшыруга багышланган иде. Читать далее

Кукмара мәдрәсәсендә Диплом эшләре якланды

   Чыгарылыш имтиханнарын тапшырганнан соң, Кукмара мәдрәсәсенең һөнәри бүлеген  тәмамлаучы шәкертләр тагын бер – хәзер инде ахыргы җитди сынау аша узды:  5 май көнне  алар Диплом эшләрен якладылар.Чыгарылыш квалификация эшләре мәдрәсәдә 4 еллык  уку  дәверенә үзенчәлекле бер нәтиҗә буларак каралды: алар дини уку йортын тәмамлаучы шәкертнең фикерләү сәләтен  генә түгел, әзерлекләренең гомуми дәрәҗәсен дә күрсәтте. Читать далее

Кукмара мәдрәсәсендә «МӨСЛИМНӘР БӘЙГЕСЕ» 25.02. 2018 ел

Кукмара мәдрәсәсендә “Мөслимнәр бәйгесе” үткәрелде

   25 февраль көнне Кукмара мәдрәсәсендә инде традицион чарага әверелгән “Мөслимнәр бәйгесе” дип аталган ярыш уздырылды. Моңарчы үткәрелгән шундый бәйгеләрдән быелгысы аерылып торды, чөнки узган еллардагы бәйгеләрдә фәкать Кукмара мәдрәсәсендә белем алучы шәкертләр генә катнашкан булса, быелгы бәйге инде республикакүләм чара буларак үтте, чөнки Кукмара мәдрәсәсеннән тыш, ярышта тагын өч мәдрәсә вәкилләре катнашты: Мамадыш мәдрәсәсе, Казандагы “Ислам динен кабул итүгә бер мең ел” исемендәге мәдрәсәнең Балтач районындагы бүлеге һәм данлыклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе. Алдан килешкәнчә, бәйгедә әлеге мәдрәсәләрнең кичке бүлекләрендә укый торган ир-егетләр катнашты. Читать далее