Архив рубрики: Рубрикасыз

КУКМАРА МӘДРӘСӘСЕНДӘ АЧЫК ДӘРЕС ҮТКӘРЕЛДЕ

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан дини уку йортлары (мәдрәсәләр) мөгаллимнәре өчен оештырылган “Педагогик осталык дәресләре” дип исемләнгән методик көннәр кысаларында 4 апрель көнне Кукмара мәдрәсәсендә Ачык дәрес үткәрелде. Дәресне мәдрәсәнең тәҗрибәле укытучысы Рифат хәзрәт Ибраһимов үткәрде. 3 курс шәкертләре төркеменә ул фикыһ фәненнән “Хаҗның фарызлары” темасын аңлатты. Читать далее

Кукмарада дини бәйгеләр үткәрелде

30 нчы март көнне Кукмара шәһәрендә район күләмендәге дини чаралар үткәрелде. Ел саен уздырыла торган, инде күркәм гадәткә әверелгән Коръән укучылар бәйгесеннән тыш, быел тагын ике үзенчәлекле ярыш – Намаз укучылар һәм Дога кылучылар бәйгеләре дә оештырылды.

   Коръән укучылар бәйгесендә барлык теләүчеләр – балалар да, олылар да катнашты: әлеге ярышта иң кечкенә катнашучыга 3, иң өлкәненә исә – 78 яшь булды. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар аерым төркемнәрдә ярышты. Барлык катнашучылар түбәндәге номинацияләрдә көч сынашты: 1) 5 һәм әзрәк сүрәне яттан белү (балалар өчен генә); 2) 10 сүрәне (“Фил” – “Нәс”) яттан белү; 3) 20 сүрәне (“Духә” – “Нәс”) яттан белү; 4) “Йәсин” һәм “Тәбәрак” сүрәләрен яттан белү. Читать далее

Кукмара мәдрәсәсендә “Мөслимәләр бәйгесе” 03.03.2019

 3 март якшәмбе көнне Кукмара мәдрәсәсендә инде күркәм традициягә әверелгән “Мөслимәләр бәйгесе” дигән бәйге үткәрелде. Оештыручылар үз алдына  түбәндәге бурычларны куйган иде:

— шәкертләрнең мәдәни тормышын төрләндерү, аларның ялын күңелле оештыру, иҗадый потенциалларын үстерү;

— мәдрәсәдә өйрәнелүче фәннәр буенча белемнәрен ныгытып, шәкертләрдә ислам дине йолаларына, халкыбызның гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту;  

— татар телендә аралашуга игътибар юнәлтү.

Читать далее