Архив рубрики: Рубрикасыз

Кукмара мәдрәсәсендә “Башваткыч” уены үткәрелде

   Шәкертләрнең белемен  арттыру һәм шул ук вакытта күңелле итеп ял итү  максатыннан Кукмара мәдрәсәсендә төрле мәдәни чаралар оештырыла. Узган айда ир-егетләр катнашында “Мөслимнәр бәйгесе” дип аталган ярыш уздырылса,  бу юлы хатын-кызлар төркемнәре арасында “Башваткыч” дигән күңелле бәйге үтте. Анда катнашучылар ислам дине белән бәйле төрле төшенчәләрне белдерүче сүзләрне куелган сорау буенча әйтеп бирергә тиеш иде. Бәйгедә катнашкан өч төркемнең һәммәсе дә җаваплар бирүдә бик актив булды. Әмма жюринең ахыргы нәтиҗәсе  буенча җиңүчеләр буларак Абдуллина Тәнзилә һәм Гафарова Фирдәния билгеләп үтелде. Аларга һәм аеруча актив җавап бирүчеләргә бүләкләр тапшырылды Читать далее

Кукмара мәдрәсәсендә “Мөслимнәр бәйгесе” үткәрелде

   25 февраль көнне Кукмара мәдрәсәсендә инде традицион чарага әверелгән “Мөслимнәр бәйгесе” дип аталган ярыш уздырылды. Моңарчы үткәрелгән шундый бәйгеләрдән быелгысы аерылып торды, чөнки узган еллардагы бәйгеләрдә фәкать Кукмара мәдрәсәсендә белем алучы шәкертләр генә катнашкан булса, быелгы бәйге инде республикакүләм чара буларак үтте, чөнки Кукмара мәдрәсәсеннән тыш, ярышта тагын өч мәдрәсә вәкилләре катнашты: Мамадыш мәдрәсәсе, Казандагы “Ислам динен кабул итүгә бер мең ел” исемендәге мәдрәсәнең Балтач районындагы бүлеге һәм данлыклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе. Алдан килешкәнчә, бәйгедә әлеге мәдрәсәләрнең кичке бүлекләрендә укый торган ир-егетләр катнашты.

Читать далее

Кукмара мәдрәсәсендә мәҗлес

Кукмара мәдрәсәсендә уку елынын беренче ярты еллыгы тәмамлану уңаеннан шәкертләр аш мәҗлесләре үткәрә. Бу мәҗлес үзенчәлекле булды : кичке булектә укучы ир-егетләр үзләре тоткан балыктан уха пешереп , ит бәлешләре әзерләп сыйландылар. Мәҗлестә гадәттәгечә Коръән  укып дога кылдыларә, вәгазе дә шәп иде. Кыскасы, тәмле дә, гыйбрәтле дә, куңелле дә булды.

Читать далее