Кукмара мәдрәсәсендә 2000 нче чыгарылыш шәкерте билгеләп үтелде

   Кукмара мәдрәсәсендә юбилейлы 25 нче чыгарылышка багышланган тантаналы чара булып узды. Шушы уку елында мәдрәсәнең һөнәри бүлеген 14 кеше тәмамлады: 10 ир-егет һәм 4 хатын-кыз. Аларга һөнәри дини белем алуны раслый торган дипломнар тапшырылды (Аттестацион комиссиясенең карары нигезендә ирләргә «имам-хатыйб», хатын-кызларга – «ислам дине нигезләре мөгаллимәсе» квалификациясе бирелде).

Шунысы игътибарга лаек: чыгарылыш шәкертләре арасында дин өлкәсендә хезмәт итүчеләр байтак: Кукмара, Саба һәм Теләче районнарында, Киров өлкәсендә имам, имам ярдәмчесе, мөәзин һәм абыстай булып, шулай ук мәчет каршындагы курсларда башлангыч дини гыйлем бирүче укытучы булып хезмәт итүчеләр бар.

Мәдрәсәнең «Балаларга һәм олыларга өстәмә белем бирү» юнәлеше кысаларында эшләп килүче башлангыч бүлеген быел 59 кеше тәмамлады, шуларның 46-сы олылар, 13-се – мәктәп яшендәге яшүсмер балалар.

Шунысы үзенчәлекле: 25 ел дәвамында Кукмара мәдрәсәсендә барлыгы 2073 кеше укып чыккан, һәм быел, 25 нче юбилейлы чыгарылышта, мәдрәсәне тәмамлаган юбилейлы 2000 нче шәкерт билгеләп үтелде. Шушы исемгә иң яхшы укучыларның берсе – мәдрәсәнең һөнәри бүлеген тәмамлаган Шәмсетдинов Нияз Идрис улы лаек булды. 4 ел дәвамында шимбә-якшәмбе көннәрендә бер дәресне дә калдырмыйча 70 чакрымлык араны узып Теләчедән укырга килеп йөргән Ниязга тырышлык, күркәм холык, укуга карата зур җаваплылык хисе кебек сыйфатлар хас.

Кукмара мәдрәсәсендә яшьләр дә, балалар да, олылар да белем ала.  Күркәм традиция буенча быелгы чыгарылыш шәкертләре арасында иң өлкән шәкертләр дә телгә алынды: иң өлкән ир-ат укучы буларак 68 яшьлек Шәфигуллин Марсель Барый улы, ә иң өлкән хатын-кыз буларак 71 яшьлек Җиһаншина Зөмәрә Нихәт кызы билгеләп үтелде. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чыгарылыш тантанасында шулай ук мөгаллимнәр һәм төркем җитәкчеләре вазифаларын башкаручы старосталар да түргә чыгарылып мактау сүзләренә һәм бүләкләргә лаек булды.

Әлеге мәртәбәле җыенда Кукмара һәм Саба районнары имам-мөхтәсибләре Рәдиф хәзрәт Тимергалиев һәм Айнур хәзрәт Әхмәтовлар катнашып шәкертләргә үз теләкләрен җиткерделәр.

Бәйрәм табыны артында узган тантананың икенче өлеше гадәти чәй эчү белән генә чикләнмәде. Төрле конкурсларда катнашудан тыш, алар уку елларын искә алып, мөгаллимнәргә рәхмәтләрен белдерделәр, бик матур теләкләрен җиткерделәр. Мөгаллимнәр исә соңгы нәсыйхәтләрен әйтеп, дини гыйлем асылын тагын бер кат искә төшерделәр: чын гыйлем кешене гамәл-гыйбадәт кылуга этәреп, әдәпле-әхлаклы булырга өйрәтә, күңел тынычлыгы һәм Аллаһ ризалыгы кебек олуг нигъмәтләргә, ә иң мөһиме – бу дөнья һәм ахирәт бәхетенә ия булырга ярдәм итә.

 

Кукмарада дини бәйгеләр үткәрелде

Май ае башында ял көннәре булудан файдаланып, Кукмара шәһәрендә ике дини ярыш – Коръән һәм намаз укучылар бәйгеләре үткәрелде. Район мөхтәсибәте һәм Кукмара  мәдрәсәсе тырышлыгы белән үткән чараларда барлыгы 200 ләп кеше катнашты.

Намаз укучылар бәйгесе Кукмара Үзәк мәчете бинасында узды. Әлеге конурста балалар гына катнашты. Алар шундый төркемнәргә бүленде:

 Беренче төркем – мәктәпкәчә яшендәге һәм 1 — 2 сыйныф балалары. Шушы төркем өчен куенлган шарт буенча балалар 2 рикәгатьле намаз укып күрсәтергә һәм кыска сорауларга җавап бирергә тиеш булды.

   Икенче төркем – 3 — 4 сыйныф балалары. Шарты – 5 вакыт намазлар арасыннан берсен укып күрсәтү, “Кунут” догасын, “Аятелкөрси”не һәм иман шартын белү, кыска сорауларга җавап бирү.

   Өченче төркем – 5 — 6 сыйныф балалары. Шарты – 5 вакыт намазлар арасыннан берсен укып күрсәтү, “Кунут” догасын, “Аятелкөрси”не, Азанны, азан догасын һәм “Аллаһүммә тәкаббәл” догасын, шулай ук 44 фарызны, иман шартын һәм “Фатиха” сүрәсенең тәфсирен белү, кыска сорауларга җавап бирү.

   Малайлар һәм кызлар аерым төркемнәрдә ярышты. Һәр катнашучыга күчтәнәч бирелде, бәйгедә җиңүчеләргә исә Диплом һәм бүләк тапшырылды.

=====

Коръән укучылар бәйгесе Кукмара  мәдрәсәсе бинасында үтте. Әлеге бәйгедә түбәндәге номинацияләр билгеләнгән иде:

  1. 5 һәм әзрәк сүрәне яттан белү (балалар өчен);
  2. Коръәннең ахыргы 10 сүрәсен яттан белү (“Фил”дән “Нәс”кә кадәр);
  3. Коръәннең ахыргы 20 сүрәсен яттан белү (“Әддухә”дән “Нәс”кә кадәр);
  4. “Йәсин” һәм “Тәбәрак” сүрәләрен яттан белү.

   Ир-егетләр һәм хатын-кызлар  аерым  төркемнәрдә ярышты. Барлык катнашучыларның Коръән ятлау осталыгына мәдрәсә мөгаллимнәре бәя бирде. Елдагыча, һәр сөйләүчегә күчтәнәч, ә инде призлы 1-2-3 нче урын алучыларга кыйммәтле бүләк тапшырылды. Бүләкләр иганәчеләр һәм Аллаһның  рәхмәтенә ирешеп әҗер-савапка ия булырга теләүче дин кардәшләребез көче белән әзерләнде. Оештыручылар да, катнашучылар да канәгать калып, Аллаһның ризалыгын өмет итеп таралыштылар.

Нурсинә Курамшина, КФУның

журналистика факультеты студенты.

Кукмара мәдрәсәсендә “Мөслимәләр бәйгесе” үткәрелде

Кукмара мәдрәсәсендә  инде күркәм гадәткә әверелгән кызыклы чара  – “Мөслимәләр бәйгесе” дип аталган ярыш-викторина үткәрелде. Әлеге чарада төрле төркемнәрдә белем алучы 3 нче курс талибәләре катнашты. “Тугрылык”, “Сабырлык”, “Тырышлык” һәм “Татулык” дип аталган 4 төркем бәйге программасы буенча каралган 7 турда  белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтте. Чара илебездә игълан ителгән “Гаилә елы” һәм Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте игълан иткән “Хәләл тормыш рәвеше елы” шигаре астында үтте.

 “Таныш булыйк” турында барлык командалар әһелләре үз-үзләре белән таныштырса, башка турларда катнашучыларга зирәк-зиһеннәрен эшкә җигәргә туры килде.

“Иман шартын беләсезме?” дип исемләнгән турда һәр төркемнең бер вәкиле 7 иман шартын яттан сөйләп чыгарга тиеш иде.

“Сорау сездән – җавап бездән” номинациясендә командаларга җирәбә буенча эләккән хәдискә шәрех-аңлатма бирәсе булды. Тәкъдим ителгән хәдисләр эчтәлеге гаилә темасы белән бәйле иде.

“Тел күрке – сүз белән” дип аталган ярышта барлык төркемнәргә бер үк бирем бирелде: “кабаланганда” сүзендәге хәрефләрдән мөмкин кадәр күбрәк сүзләр җыярга. Шушы турда җиңгән “Сабырлык” командасы барлыгы 36 сүз җыя алды!

“Яулыкларда милли төсмерләр” дигән турда катнашучылар татар милли бизәкләр төшерелгән яулыкларны ябып күрсәтте. Бәйгенең шушы өлеше аеруча күркәм булып, мөселманча татар милли киемнең никадәр үзенчәлекле һәм матур булуын исбатлады.

“Кем зирәк?” номинациясе барышында командалар кызыклы, уен-көлкене һәм тапкырлыкны таләп итүче сорауларга тиз арада җавап бирергә тиеш иде.

“Күркәм әхлак – хәләл тормыш нигезе” дип аталган турда исә командалар вәкилләре татар язучыларының әхлак темасын яктырткан әсәрләрдән үгет-нәсыйхәт бирүче өзекләр укыды. Бәйгенең бу өлеше күңелләрнең нечкә кылларын тибрәтеп, тамашачыларны да, жюри әгъзаларын да уйланырга мәҗбүр итте.

Жюри дигәннән, конкурсның хөкемдарлары вазифасын Фәниябикә Җәләлиева, Рәмзия Хөсәенова һәм Сәкинә Нәҗипова кебек тәҗрибәле абыстайлар башкарды.

Барлык төркемнәр дә бик яхшы чыгыш ясаганлыктан, нитиҗә урынлап түгел, ә номинацияләп ясалды. “Зәвыклы мөслимәләр” булып “Татулык” төркеме талибәләре танылды. “Сөйләм остабикәсе” исеме “Тугрылык” командасына бирелде. “Сабырлык”  төркеме  “Зирәкбикәләр” буларак билгеләп үтелсә, “Тырышлык” төркеме “Кукмара остазбикәсе” исеменә лаек булды.

Ахырда барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Бәйге мул табынлы чәй мәҗлесе белән тәмамланды.