Кукмара мәдрәсәсендә “Мөслимнәр бәйгесе” үткәрелде

   25 февраль көнне Кукмара мәдрәсәсендә инде традицион чарага әверелгән “Мөслимнәр бәйгесе” дип аталган ярыш уздырылды. Моңарчы үткәрелгән шундый бәйгеләрдән быелгысы аерылып торды, чөнки узган еллардагы бәйгеләрдә фәкать Кукмара мәдрәсәсендә белем алучы шәкертләр генә катнашкан булса, быелгы бәйге инде республикакүләм чара буларак үтте, чөнки Кукмара мәдрәсәсеннән тыш, ярышта тагын өч мәдрәсә вәкилләре катнашты: Мамадыш мәдрәсәсе, Казандагы “Ислам динен кабул итүгә бер мең ел” исемендәге мәдрәсәнең Балтач районындагы бүлеге һәм данлыклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе. Алдан килешкәнчә, бәйгедә әлеге мәдрәсәләрнең кичке бүлекләрендә укый торган ир-егетләр катнашты.

   Беренче “Сәламләү” конкурсында үзләре белән таныштырганнан соң, шәкертләр, төрле номинацияләр буенча үзара ярышты.  Бәйгенең  “Моңлы азан” (азан әйтү), “Изге Коръән – күңелләрдә” (Коръән уку буенча конкурс), “Көйле нәсыйхәт” (нәшид яки мөнәҗәт, ягъни нинди дә булса дини эчтәлекле тәрбияви җыр башкару), “Гыйбрәтле сабак” (әхлак-тәрбия темасына багышланган вәгазь сөйләү яки сабак булырлык нинди дә булса хикмәтле хәлне чагылдыручы сәхнә күренеше күрсәтү)  кебек конкурсларында катнашып, шәкертләр җыелган тамашачыларны үз осталыклары белән хәйран калдырды.

   Билгеле булганча, 2018 ел Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан  “Шиһабетдин Мәрҗани” елы дип игълан ителде, чөнки быел татар җәмәгатьчелеге шушы мәшһүр татар дин галименең 200 еллык юбилеен билгеләп үтә.  Шуңа күрә дә бәйгедәге конкурсларның берсе Мәрҗани хәзрәтләренең тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган Викторина буларак узды.

   “Алтын куллы шәкертләр” дип исемләнгән конкурс шарты буенча, бәйгедә катнашучы һәр команда үзләре укый торган мәдрәсәдә белем алучы бер шәкертнең үз кулы белән эшләгән нинди дә булса әйберне алып килергә тиеш иде. Һәр команданың бер вәкиле алга чыгып, үзләре  алып килгән кул эше турында кыскача мәгълүмат бирде (Кукмара һәм “Мөхәммәдия” шәкертләре агачтан эшләнгән кечкенә затлы тартмалар (шкатулкалар) эшләп алып килгән булса, балтачлылар калайдан ясалган почта тартмасы, мамадышлылар исә тимердән эшләнгән матур бизәкле гөл савыты алып килгән.

    “Дөньяга ябышу” дип исемләнгән конкурс спорт төренә мөнәсәбәтле иде. Анда катнашу шарты гади булды: таягы әйләнеп торган махсус “подшипниклы” турникта мөмкин кадәр озаграк “эленеп” торырга кирәк иде. Әлеге турникны алып баручылар “дөнья” белән чагыштырды, шуңа күрә ул “Дөньяга ябышу” дип аталды да инде. Биредә  команда вәкиленең  күпме вакыт шушы турникта эленеп тора алуы исәпкә алынды. 

   Бәйге дәвамында төрле мәдрәсәләр мөгаллимнәреннән торган жюри һәр конкурска нәтиҗә ясап барды, ахырда исә гомум баллар саны чыгарылды. Тулы исәп-хисап ясалганнан соң, урыннар билгеләнде һәм бәйгенең җиңүчесе булып  “Ислам динен кабул итүгә бер мең ел” исемендәге мәдрәсәнең Балтач районындагы бүлеге шәкертләре танылды. Аларга һәм башка барлык командаларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең уку-укыту бүлеге мөдире Айдар хәзрәт Карибуллин билгеләп үткәнчә, бәйге дәрәҗәсе елдан-ел үсеп бара һәм биредә катнашкан һәм мәдрәсә – үзенчә  җиңүче.

   “Мөслимнәр бәйгесе”ндә катнашкан һәркемгә – командалар вәкилләренә дә, бәйгене карарга килүчеләргә һәм әлбәттә инде шушы бәйгене уздырырга ярдәм  итүчеләргә Аллаһның рәхмәте булсын. Катнашучылар һәм тамашачылар күңелле ял итеп, вакытларын файдалы, нәтиҗәле үткәрерде. Һәркем бу чарадан гыйбрәтләнеп, вәгазьләнеп, гыйлемнәрен арттырып  кайтып китте. Аллаһ Раббыбыз шушы бәйгене изге гамәлләрдән кабул итеп, тиешле әҗер-саваплары белән бүләкләсен иде, дигән теләктә калабыз.

 Ришат хәзрәт Курамшин,

Кукмара мәдрәсәсе мөдире.

Добавить комментарий