Архив за месяц: Июнь 2019

Кукмара мәдрәсәсе каршында җәйге лагерь оештырылды

   6 — 16 июнь көннәрендә Кукмара мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге балалар (8-15 яшьлек малайлар һәм кызлар) өчен көндезге лагерь эшләде. Җәйге ялны оештыруны, балаларны ислам нигезләре белән таныштыруны, дини — әхлакый тәрбия бирүне максат итеп куйган лагерьда йөздән артык бала катнашты. Дини белемнәре буенча төрле төркемнәргә бүленгән балаларга махсус төзелгән программа буенча дәресләр бирелде, вәгазьләр сөйләнде. Балалар өчен шулай ук спорт уеннары, мәдәни чаралар һәм хәләл туклану да оештырылды. Лагерьга  бер дога, бер гарәп хәрефен дә белмичә килүчеләр арасында тәһарәт, намаз тәртибен, гарәп әлифбасын өйрәнүчеләр байтак булды.

   16 июнь якшәмбе көнне лагерьны ябу чарасына балалардан тыш әти-әниләр, әби-бабайлар да күпләп җыелган иде. Мәдрәсә белән янәшә урнашкан ял паркында үткән әлеге чара бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте. Җыен башында малайлар Коръән сүрәләрен укып, дога кылдылар. Соңыннан һәр төркем тамашачылар алдында чыгыш ясап, үзләре белән таныштырды, дини шигырьләр сөйләде. Читать далее