Кукмара мәдрәсәсе каршында җәйге лагерь оештырылды

   6 — 16 июнь көннәрендә Кукмара мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге балалар (8-15 яшьлек малайлар һәм кызлар) өчен көндезге лагерь эшләде. Җәйге ялны оештыруны, балаларны ислам нигезләре белән таныштыруны, дини — әхлакый тәрбия бирүне максат итеп куйган лагерьда йөздән артык бала катнашты. Дини белемнәре буенча төрле төркемнәргә бүленгән балаларга махсус төзелгән программа буенча дәресләр бирелде, вәгазьләр сөйләнде. Балалар өчен шулай ук спорт уеннары, мәдәни чаралар һәм хәләл туклану да оештырылды. Лагерьга  бер дога, бер гарәп хәрефен дә белмичә килүчеләр арасында тәһарәт, намаз тәртибен, гарәп әлифбасын өйрәнүчеләр байтак булды.

   16 июнь якшәмбе көнне лагерьны ябу чарасына балалардан тыш әти-әниләр, әби-бабайлар да күпләп җыелган иде. Мәдрәсә белән янәшә урнашкан ял паркында үткән әлеге чара бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте. Җыен башында малайлар Коръән сүрәләрен укып, дога кылдылар. Соңыннан һәр төркем тамашачылар алдында чыгыш ясап, үзләре белән таныштырды, дини шигырьләр сөйләде.

   Барлык төркемнәр чыгыш ясаганнан соң, чара матур табигать кочагында төрле уен һәм ярышлар рәвешендә дәвам ителде. Балалар капчыкта йөгерү, аркан тартышу, чүлмәк вату, бүкәнгә кадак кагу, өч кешелек чаңгыда узышу, кашыкка йомырка салып йөгерү, лимонад шешәсенә тимер боҗра кидертеп, аны оту һәм башка уен-конкурсларда бик актив һәм теләп катнаштылар.

   Лагерь дәвамында белем алуда тырышлык күрсәткән балаларга 1, 3, 5 яки 10 баллы “Тырыш шәкерткә” дип исемләнгән медальоннар бирелеп барды. Иң күп балл җыючыларга, ягъни призлы 1 нче, 2 нче һәм өченче урынга лаек булучыларга махсус бүләкләр тапшырылды. Соңыннан һәр балага тәм-том һәм канцеләрия әсбаплары тутырылдган пакетлар өләшенде.

   Балаларның шәхес буларак формалашуына, рухи мәгънәдә үсешенә, камилләшүенә мондый дини лагерьлар, иншә Аллаһ, уңай йогынтысын ясамыйча калмас. Моны теләгәнгәдер, саубуллашканда, әти-әниләр мөгаллимнәргә ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр, балаларының алдагы тормышларында да күркәм әдәп, тәүфыйк-һидәят юлында булачакларына ышыныч белдереп калдылар.

Ришат хәзрәт Курамшин.