Кукмара мәдрәсәсендә яңа уку елы башланды

22 сентябрь көнне Кукмара мәдрәсәсендә яңа уку елы башлану уңаеннан  беренче оештыру җыелышы үткәрелде. Җыелышта быел укырга кергән I курс шәкертләре катнашты. Җыен гадәттәгечә Коръән укып дога кылудан башланды. Аннары укучылар мәдрәсә мөгаллимнәре Райнур хәзрәт Газизов һәм Рифат хәзрәт Ибраһимовлар сөйләгән дини белем алуның фазыйләтләренә багышланган вәгазьләр тыңладылар, мөгаллим Айрат хәзрәт Шәфигуллин исә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте игълан иткән “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында “Экстремизм – ислам диненә зарар китерүче куркыныч афәт” дигән темага лекция сөйләде. Соңыннан мәдрәсә мөдире Ришат хәзрәт Курамшин шәкертләрне мәдрәсә тарихы белән таныштырды һәм уку тәртипләрен аңлатты. Җыелыштан соң мөгаллимнәр киңәшмәсе үткәрелде.

   Шулай итеп, үз эшчәнлеген 1998 елда башлаган мәдрәсә 22 нче уку елын башлап җибәрде. Әйләнә — тирәдә дини гыйлем бирү үзәге вазифасын үтәүче уку йорты эшчәнлеге бәрәкәтле, нәтиҗәле, файдалы булсын!