Кукмара мәдрәсәсендә – чит ил кунаклары

22 декабрьдә Кукмара мәдрәсәсенә Казан Федераль Университетында Көньяк Кореядән килеп белем алучы бер төркем студентлар кунак булып китте. Үзләре белдергәнчә, христиан динендә булсалар да, алар Татарстанга килгәч, ислам дине белән дә кызыксына башлады, шул сәбәпле буш вакытларында  мәчетләрне зиярат кылырга тырышалар икән.

   Мәдрәсә мөдире Ришат хәзрәт Курамшин яшьләргә мәдрәсә тарихы һәм эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде, уку йортының бинасын күрсәтте. Ахырда кунаклар татарча токмач ашы белән сыйланып, Кукмара балы белән чәй эчкәннән соң рәхмәтләрен һәм соклану хисләрен белдерделәр. Шәт иншә Аллаһ, әлеге очрашу кореялылар күңелләрендә динебезгә карата уңай фикер тудырыр, һәм алар Ватаннарына кайтканнан соң да биредә алган тәэсирләр әле озак еллар дәвамында матур бер истәлек булып сакланыр.