Кукмара мәдрәсәсендә яңа уку елы башланды

20 сентябрь көнне Кукмара мәдрәсәсендә быел укырга керүчеләр өчен беренче оештыру җыелышы үткәрелде. Чара илебездәге эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, санитар нормаларны үтәп үткәрелде.

   Җыен Коръән укып дога кылудан башланды. Аннары сүз Кукмара районы мөхтәсибе ярдәмчесе Айрат хәзрәт Шәфигуллинга бирелде. Ул яңа шәкертләрне котлап, аларга дин белеме алуда уңышлар теләде.

   Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте игълан иткән “Без экстремизмга каршы” айлыгы кысаларында, мәдрәсә мөгаллиме Әхмәд хәзрәт Сафин «Террор һәм экстремизм – шәйтан гамәле» дигән темага чыгыш ясады.  

   Чараны дәвам итеп, мөгаллим Рифат хәзрәт Ибраһимов гыйлем алу фазыйләтләренә багышланган вәгазь сөйләде, мөгаллимә Рузилә абыстай Мәҗитова исә хатын-кыз талибәләргә үз нәсыйхәтләрен җиткерде.

   Соңыннан мәдрәсә мөдире Ришат хәзрәт Курамшин мәдрәсә тарихы һәм эшчәнлеге турында сөйләп, уку-укыту программасы белән кыскача таныштырды, алда торган бурычлар хакында бәян итте. Җыелыштан соң мөгаллимнәр киңәшмәсе үткәрелде.

   Шулай итеп, үз эшчәнлеген 1998 елда башлаган мәдрәсә 23 нче уку елын башлап җибәрде. Кукмара төбәге һәм якын тирәдәге районнар өчен  дини гыйлем бирү үзәге вазифасын үтәүче уку йорты эшчәнлеге бәрәкәтле, нәтиҗәле, файдалы булсын!