Архив за месяц: Февраль 2021

Кукмара мәдрәсәсендә татар теле елына багышланган Викторина үткәрелде

23 февраль көнне Кукмара мәдрәсәсенең кичке бүлегендә белем алучы ир-егетләр төркемнәре арасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган кызыклы чара уздырылды. Чараның беренче өлеше шәкертләрнең туган телне ни дәрәҗәдә белгәннәрен ачыклауны максат итеп куйды: алар “Агачлар атамалары”, шулай ук “Хайваннар, кошлар һәм төсләр” атамалары кебек номинацияләрнең һәрберсендә  егермләп сүзне рус теленнән татарчага тәрҗемә итәргә тиеш иде.

   Икенче өлешендә исә шәкертләргә төркем белән алдан әзерләгән “өй эшен” күрсәтергә кирәк булды: мәсәлән,  татар телендә яңгыраган боерыклар буенча атлап йөрергә (татарча маршировка), шулай ук татар телендә геометрия дәресен үткәрергә, гәүдәләр ярдәмендә 6 татар хәрефен күрсәтергә, барлык туган-тумачаларның татарча атамаларын әйтеп чыгарга.

    Укучыларның чыгышларын мөгаллимнәрдән торган абруйлы жюри бәяләде. Чара тәмле чәй мәҗлесе белән тәмамланды.

Кукмара мәдрәсәсендә Әлифба бәйрәме үткәрелде

Кукмара мәдрәсәсе каршында “Балаларга һәм олыларга өстәмә  белем бирү” юнәлешендә эшләп килүче Башлангыч бүлекнең якшәмбе мәктәбендә “Әлифба бәйрәме” дип аталаган күркәм чара үткәрелде. Гарәп хәрефләрен инде тулысынча үзләштергән 1 нче сыйныф кызлары һәр хәрефкә багышланган кыска шигырьләр башкарды, укытучылар тәкъдим иткән гарәп сүзләрен тактага язды, бәйге төсендә узган уеннарда да катнашты. Чара ахырында укучыларга бүләкләр тапшырылганнан соң, чәй мәҗлесе оештырылды.