Кукмара мәдрәсәсендә татар теле елына багышланган Викторина үткәрелде

     23 февраль көнне Кукмара мәдрәсәсенең кичке бүлегендә белем алучы ир-егетләр төркемнәре арасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган кызыклы чара уздырылды.     Чараның беренче өлеше шәкертләрнең туган телне ни дәрәҗәдә белгәннәрен ачыклауны максат итеп куйды: алар “Агачлар атамалары”, шулай ук “Хайваннар, кошлар һәм төсләр” атамалары кебек номина-цияләрнең һәрберсендә  егермләп сүзне рус теленнән татарчага тәрҗемә итәргә тиеш иде.

     Икенче өлешендә исә шәкертләргә төркем белән алдан әзерләгән “өй эшен” күрсәтергә кирәк булды: мәсәлән,  татар телендә яңгыраган боерыклар буенча атлап йөрергә (татарча маршировка), шулай ук татар телендә геометрия дәресен үткәрергә, гәүдәләр ярдәмендә 6 татар хәрефен күр-сәтергә, барлык туган-тумачаларның татарча атамаларын әйтеп чыгарга.

      Укучыларның чыгышларын мөгаллимнәрдән торган абруйлы жюри бәяләде. Гомум нәтиҗә буенча 1 нче урынга 2 курс шәкертләре лаек булды. Чара тәмле чәй мәҗлесе белән тәмамланды.