Кукмарада дини бәйгеләр үткәрелде

Узган ял көннәрендә Кукмара мөхтәсибәтендә Коръән  һәм Намаз укучылар бәйгеләре үткәрелде. Инде күркәм традициягә әверелгән әлеге чараларга игътибар елдагыча зур булды. Намаз уку бәйгесендә балалар гына катнашса, Коръән укубуенча балалардан тыш төрле яшьтәге олылар да көч сынашты.

   Кукмара Үзәк мәчетендә үткән Намаз укучылар бәйгесендә катнашучы балаларны өч төркемгә бүлеп бәяләделәр: беренче төркем – мәктәпкәчә яшендәге һәм 1 — 2 сыйныфта укучы балалар; икенче төркем – 3 — 4 сыйныф балалары; өченче төркем – 5 — 6 сыйныф балалары. Алар барысы да намаз укып күрсәтергә һәм үз төркемнәренә махсус әзерләнгән сорауларга җавап бирергә тиеш булды.

   Бәйгедә катнашкан һәр балага мөхтәсибәт әзерләгән күчтәнәч, җиңүчеләргә исә – Диплом һәм бүләкләр тапшырылды. Чарада авыл балаларының күпләп катнашуы сөендерде. Димәк, мәхәлләләрдә бу юнәлештә эш алып барыла. Район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев әйтүенчә, балалар намаз хәрәкәтләрен яхшы белә, шулай да сүрәләр һәм догаларның укылышы өстендә алга таба әле эшлисе бар.

   Икенче бәйге Кукмара мәдрәсәсе бинасында үткәрелде. Биредә барлык теләүчеләр Коръән уку буенча осталыкларын күрсәттеләр. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар аерым ярышты. Балалар өчен  өч номинациянең берсендә катнашу мөмкинлеге булдырылды: 5, 10 һәм 20 сүрәне яттан белү буенча. Олылар исә 4 номинациядә көч сынашты: 10 һәм 20 сүрәне яттан белү буенча, шулай ук “Мүлк” (“Тәбарак”) һәм “Йәсин” сүрәләрен белү буенча. Һәр номинациядә 1, 2 һәм 3 нче урын алучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, барлык катнашкан балаларга тәм-том тутырылган пакет, ә олыларга чәй белән китаплар өләшенде. Һәр төркемдә катнашучыларның осталыгын мәдрәсә мөгаллимнәре бәяләде. Элекке елларда кебек, быелгы конкурста да иң яшь һәм иң өлкән катнашучы билгеләнде (аларга да истәлек бүләкләре бирелде).

   Коръән укучылар бәйгесендә 122 бала (58 малай, 64 кыз) һәм 51 олы кеше (20 ир-ат, 31 хатын-кыз) – барлыгы 173 кеше катнашты. Шунысы борчый: 10 яшькә кадәрге балалар күпләп катнашса, 12-13 яшьтән башлап бәйгедә катнашкан балалар саны инде әзәя башлый, ә 14-15-16 яшьлек  мәктәп укучылары бөтенләй дә юк дәрәҗәсендә. Моның сәбәбе мәктәптәге укуларның  катлауланудамы, әллә яшүсмерләрнең игътибарларын Коръәнгә түгел, ә телефонга күбрәк бирүләрендәме – бу сорауга анык җавап әлегә табылмады. Шулай да мәсьәлә ачык булып кала һәм дин дәресе бирүче мөгаллимнәргә алга таба аның хәл итү юлларын бергәләп эзләргә кирәктер.

   Тулаем алганда исә быелгы чаралар  күркәм бәйрәм төсендә үтте. Балалар да, олылар да шатланып, илһамланып, бик канәгать булып таралыштылар. Ил-көннәребез тыныч булып, киләчәктә дә шундый бәйгеләр үткәрергә насыйп әйләсен, Коръән-Кәримне өйрәнеп, ятлап һәм мәгънәсенә төшенеп, әлеге изге Китап буенча гамәл-гыйбадәт кылып яшәргә язсын.

Ришат хәзрәт Курамшин,

Кукмара мәдрәсәсе мөдире.