Кукмара мәдрәсәсендә яңа уку елы башланды

   19 сентябрь көнне Кукмара мәдрәсәсендә быел укырга керүчеләр өчен беренче оештыру җыелышы үткәрелде. Чара илебездәге эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, санитар нормаларны үтәп үткәрелде.

   Мөселманнарның күркәм гадәтенә нигезләнеп, җыен Коръән укып дога кылудан башланды. Аннары Кукмара районы мөхтәсибе ярдәмчесе Айрат хәзрәт Шәфигуллин  мәдрәсәнең 1 нче курсына кабул ителгән шәкертләрне котлап, аларга дини белем алуда уңышлар теләде.

   Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте игълан иткән “Без экстремизмга каршы” айлыгы кысаларында, мәдрәсә мөгаллиме Илгиз хәзрәт Шаймеев «Радикаль карашлы булу ислам асылына каршы килә» дигән темага чыгыш ясады.

   Мәдрәсәнең уку-укыту бүлеге мөдире Рифат хәзрәт Ибраһимов гыйлем алу фазыйләтләренә багышланган вәгазь сөйләде, мөгаллимә Гөлсинур абыстай Әксанова исә быел укырга кергән хатын-кызларга үз нәсыйхәтләрен җиткерде.

   Ахырда мәдрәсә мөдире Ришат хәзрәт Курамшин мәдрәсә тарихы һәм эшчәнлеге турында сөйләп, уку-укыту программасы белән кыскача таныштырды, алда торган бурычлар хакында бәян итте. Җыелыштан соң мөгаллимнәр киңәшмәсе үткәрелде.

   Мәдрәсәбез тарихындагы яңа (24 нче) уку елы мөбарәк булсын!