Кукмара мәдрәсәсе каршында балалар өчен җәйге укулар оештырылды

   Июнь аеның ахыргы көннәрендә Кукмара мәдрәсәсе бинасы  балалар тавышыннан гөрләп торды: биредә  мәктәп яшендәге 9-16 яшьлек малайлар һәм кызлар өчен көндезге 11 көнлек укулар булып узды.  Җәйге ялны оештыруны, балаларны ислам нигезләре белән таныштыруны, дини — әхлакый тәрбия бирүне максат итеп куйган курсларда йөздән артык бала катнашты. Дини белемнәре буенча төрле төркемнәргә бүленгән балаларга махсус төзелгән программа буенча дәресләр бирелде: балалар тәһарәт алу һәм намаз уку тәртибен өйрәнде, кыска сүрәләрне һәм көндәлектә кирәкле догаларны ятлады, гарәп әлифбасын үзләштерде, мөселманнарга хас әдәп кагыйдәләре белән танышты. Балалар өчен шулай ук спорт уеннары, мәдәни чаралар да оештырылган иде.

   Җәйге укуларны тәмамлау чарасына балалардан тыш әти-әниләр, әби-бабайлар да күпләп җыелган иде. Мәдрәсә белән янәшә урнашкан ял паркында үткән әлеге чара бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте. Җыен башында малайлар Коръән сүрәләрен укып, дога кылдылар. Соңыннан һәр төркем тамашачылар алдында чыгыш ясап, үзләре белән таныштырды, дини шигырьләр сөйләде.

   Барлык төркемнәр чыгыш ясаганнан соң, чара матур табигать кочагында төрле уен һәм ярышлар рәвешендә дәвам ителде. Балалар капчыкта йөгерү, аркан тартышу, чүлмәк вату, өч кешелек чаңгыда узышу, кашыкка йомырка салып йөгерү һәм башка уен-конкурсларда бик актив һәм теләп катнаштылар.

   Курслар дәвамында белем алуда тырышлык күрсәткән балаларга 1, 3, 5 яки 10 баллы “Тырыш шәкерткә” дип исемләнгән матур жетоннар бирелеп барды. Иң күп балл җыючыларга, ягъни призлы 1 нче, 2 нче һәм өченче урынга лаек булучыларга махсус бүләкләр тапшырылды. Шулай ук балалар “Иң яхшы Коръән укучы”, “Иң әдәпле шәкерт”, “Иң тырыш шәкерт”, “Иң яхшы спортчы”, “Дәресләргә иң беренче булып килеп җитүче” номинацияләре буенча да билгеләп үтелделәр. Соңыннан һәр балага тәм-том һәм канцеләрия әсбаплары тутырылган пакетлар өләшенде.

  Саубуллашканда, әти-әниләр мөгаллимнәргә ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр, мондый укулар киләчәктә дә оештырылсын иде дигән теләкләрен белдерделәр.

Ришат хәзрәт Курамшин,

Кукмара мәдрәсәсе мөдире.