Архив автора: admin

МӘДРӘСӘГӘ УКЫРГА ЧАКЫРАБЫЗ

   Кукмара  мәдрәсәсе 2025 — 2026 уку елына укучылар кабул итә. Башлангыч бүлеккә динебез нигезләрен өйрәнергә теләүче олылар (яшь чикләнмәгән) һәм балалар (11-12 яшьтән) кабул ителә.

   Мәдрәсәнең һөнәри бүлегенә урта, урта-махсус яки югары белемле ир-егетләр һәм хатын-кызлар кабул ителә. Ирләр имам-хатыйб, хатын-кызлар ислам нигезләре укытучысы белгечлекләрен үзләштерә  алачак.

   Дәресләр атнага 2-3 көн үткәрелә, авылларда, башка район-төбәкләрдә яшәүчеләр өчен – атнага бер тапкыр, якшәмбе көннәрендә.

   Башлангыч бүлектә уку вакыты – 3 ел, һөнәри бүлектә – 4 ел. Мәдрәсәне тәмамлаучыларга диплом бирелә.  

      Кирәкле документлар:

  1. Олылар өчен – паспорт копиясе (беренче бит һәм прописка бите), ахыргы уку урыныннан бирелгән документ копиясе (аттестат, свидетельство яки диплом), 3х4 зурлыгындагы ике фотокарточка (хатын-кызлар яулыктан, ир-егетләр түбәтәйдән), мәдрәсәгә килеп Гариза һәм шәхси Анкета бланкаларын тутырасы.
  2. Балалар өчен – туу турындагы таныклык копиясе, 3х4 зурлыгындагы ике фотокарточка (кызлар яулыктан, малайлар түбәтәйдән), әти-әниләрдән Гариза һәм бала турындагы мәгълүматны туплаган шәхси Анкета (әзер бланкаларда тутырыла).

   Документлар 15 августтан кабул ителә.

   Беренче оештыру җыелышы – 21 сентябрь якшәмбе көнне (башлана сәг. 9 да). Шунда уку тәртипләре белән танышырга, вәгазь тыңларга мөмкин булачак.

   Белешмәләр өчен тел.:  8(84364) 2-66-75,  89053769010. 

КУКМАРА МӘДРӘСӘСЕНДӘ “ШӘКЕРТЛӘР БӘЙГЕСЕ” ҮТКӘРЕЛДЕ

Шушы көннәрдә Кукмара  мәдрәсәсенең кичке бүлегендә белем алучы  ир-егетләр төркемнәре арасында “Шәкертләр бәйгесе” дип исемләнгән файдалы да, күңелле дә чара үткәрелде. Бәйгедә 1 нче, 2 нче, 3 нче һәм 4 нче курс шәкертләре шундый номинацияләр буенча үзара ярышты:

   1) Таныштыру (һәр командада катнашкан 5 шәкертнең һәрберсе үзе белән шигъри юллар аша таныштырды).

   2) Коръән уку (шәкертләр программа буенча ятланырга тиешле сүрәләрне яттан укып күрсәтте).

   3) Коръән сүрәләренең саны (һәр төркем экранда күрсәтелгән 5 сүрәнең эчтәлектәге санын әйтеп бирергә тиеш булды).

   4) Мини-викторина (шәкертләр мәдрәсәдә өйрәнелә торган берничә фән буенча сорауларга җавап бирделәр).

   5) Гыйбрәтле нәсыйхәт (һәр төркем нинди дә булса тәрбияви эчтәлеккә ия булган хикәятне 5 минутлык вәгазь яки сәхнә күренеше итеп тәкъдим итте).

   6) Дин әһелләрен фото буенча тану (экранда күрсәтелә торган фотосурәт буенча һәр төркем хәзерге 5 татар дин әһелен танып, аларның исемен әйтеп бирде) .

   7) Безнең  остазлар (экранда күрсәтелә торган балачак фотосурәте буенча бәйгедә катнашучы төркемнәр үз остазларын танырга тиеш булды).

   Шәкертләрне мәдрәсә мөгаллимнәреннән торган жюри бәяләде. Ул нәтиҗә чыгарган арада тамашачылар өчен Викторина үткәрелде. Ахырда жюри  рәисе – Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев шәкертләрне һәм тамашачыларны гомум нәтиҗә белән таныштырды. Барлык балларны кушканнан соң беренче урынга 1 нче курс шәкертләре лаек булганы ачыкланды. Икенче урында – 4 курс, өченче урын исә ике төркемгә – 2 нче һәм 3 нче курс  шәкертләренә бирелде. Барлык катнашучыларга кыйммәтле бүләк һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Бәйге күмәк чәй мәҗлесе белән тәмамланды.

Кукмара мәдрәсәсендә 25 нче уку елы башланды

18 сентябрь көнне Кукмара мәдрәсәсендә быел укырга керүчеләр өчен беренче оештыру җыелышы үткәрелде. Мөселманнарның күркәм гадәте буенча җыен Коръән укып дога кылудан башланды. Аннары Кукмара районы мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев  чыгыш ясады. Мәдрәсәнең 1 нче курсына кабул ителгән шәкертләрне котлап,   ул болай диде: “Бүген сезнең өчен беренче нәсыйхәтләр тыңлап, олы, нурлы Гыйлем юлына керүгә хәер-фатиха алу көне.  Дини белем дөньясына аяк басу – олы һәм бик әһәмиятле вакыйга ул. Шул уңайдан сезне барчагызны да ихлас котлыйм! Файдалы, бәрәкәтле, бу дөнья һәм ахирәт өчен бик кирәкле белемнәрне үзләштерүдә Аллаһы Тәгалә сезгә Үзе  ярдәмче булсын”.

Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан ел саен игълан ителә торган “Без экстремизмга каршы” айлыгы кысаларында, мәдрәсәнең яшь  мөгаллиме Алмаз Гусев «Ислам терроризмга чакырамы?» дигән темага чыгыш ясады.  “Ислам” сүзенең тамырында “тынычлык, иминлек” мәгънәләре ятканын билгеләп үткәннән соң, Алмаз хәзрәт Коръән аятьләреннән һәм хәдисләрдән дәлилләр китереп, Мөхәммәд пәйгамбәрнең салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең төп миссиясен искә төшерде. Ә ул хакта  Аллаһның соңгы илчесе болай дигән: “Мин гүзәл әхлак урнаштырыр өчен җибәрелдем”. Шулай ук “мөселман ул башкаларга кулы һәм теле белән зыян китермәүче кешедер” дигән хәдис тә ислам дине башкаларга начарлык эшләүдән тыйганын белдерә. “Маидә” сүрәсенең 32 нче аятендә Аллаһы Тәгаләнең: “Кем хаксыз рәвештә гаепсез кешене үтерсә, җир йөзендәге барлык кешеләрне үтергән кебек гөнаһлы булыр” дигән нәсыйхәте дә лекция темасында куелган сорауга төгәл һәм анык җавап булып яңгырады.

Мәдрәсәнең уку-укыту бүлеге мөдире Рифат хәзрәт Ибраһимов гыйлем алу фазыйләтләренә багышланган вәгазь сөйләде, мөгаллимә Катифә абыстай Низамиева исә быел укырга кергән хатын-кызларга киңәш-теләкләрен җиткерде.

Ахырда мәдрәсә мөдире Ришат хәзрәт Курамшин быел мәдрәсә коллективы 25 нче уку елын башлап җибәргәнен әйтеп, мәдрәсә тарихы һәм эшчәнлеге турында кыскача мәгълүмат бирде, уку-укыту программасы белән таныштырып, шәкертләргә  аны үзләштерүдә уңышлар теләде. Җыелыштан соң мөгаллимнәр киңәшмәсе үткәрелде.