Архив автора: ilgis

КУКМАРА МӘДРӘСӘСЕ КАРШЫНДА БАЛАЛАР ӨЧЕН ҖӘЙГЕ ЛАГЕРЬ ОЕШТЫРЫЛДЫ

Июль аеның беренче ике атнасы Кукмара мәдрәсәсе балалар тавышыннан гөрләп торды: биредә мәктәп яшендәге балалар (9-15 яшьлек малайлар һәм кызлар) өчен көндезге лагерь эшләде. Җәйге ялны оештыруны, балаларны ислам нигезләре белән таныштыруны, дини — әхлакый тәрбия бирүне максат итеп куйган лагерьда районда яшәүче балалар гына түгел, Казан, Чаллы, Мәскәү кебек шәһәрләрдән каникулга кайткан балалар да катнашты. Дини белемнәре буенча төрле төркемнәргә бүленгән балаларга махсус төзелгән программа буенча дәресләр бирелде, вәгазьләр сөйләнде. Лагерьга йөрүчеләр өчен шулай ук спорт уеннары, мәдәни чаралар һәм хәләл туклану да оештырылды. Бирегә  бер дога, бер гарәп хәрефен дә белмичә килүчеләр арасында тәһарәт, намаз тәртибен, гарәп әлифбасын өйрәнүчеләр байтак булды.

13 июль якшәмбе көнне лагерьны төгәлләү чарасына балалардан тыш әти-әниләр, әби-бабайлар да күпләп җыелган иде. Мәдрәсә янәшәсендәге мәйданчыкта үткән әлеге чара бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте. Җыен башында малайлар Коръән сүрәләрен укып, дога кылдылар. Соңыннан һәр төркем тамашачылар алдында чыгыш ясап, үзләре белән таныштырды, дини шигырьләр сөйләде.

Барлык төркемнәр чыгыш ясаганнан соң, чара матур табигать кочагында төрле уен һәм ярышлар рәвешендә дәвам ителде. Балалар аркан тартышу, чүлмәк вату, бүкәнгә кадак кагу, өч кешелек чаңгыда узышу, бер-берсен түгәрәктән этеп чыгару, лимонад шешәсенә тимер боҗра кидертеп, аны оту һәм башка уен-конкурсларда бик актив һәм теләп катнаштылар.

Лагерь дәвамында белем алуда тырышлык күрсәткән балаларга 1, 3, 5 яки 10 баллы “Тырыш шәкерткә” дип исемләнгән медальоннар бирелеп барды. Иң күп балл җыючыларга, ягъни призлы 1 нче, 2 нче һәм өченче урынга лаек булучыларга махсус бүләкләр тапшырылды. Соңыннан һәр балага күчтәнәч пакетлары өләшенде.

Бу лагерьның үзенчәлеге – дәресләрнең һәм барлык чараларның фәкать татар телендә генә узуы. Балалар татар мохитендә булып, туган телдә аралаштылар, татар телен камилләштерделәр. Хәзерге катлаулы заманда шундый  балаларның булуы татар теле, татар милләте бетмәс дигән өмет уята. Шәт ин шәә Аллаһ, мондый балалардан татар телле зыялылыр, язучылар, дин һәм мәдәният вәкилләре үсеп чыгар, милләтебезнең киләчәге сәламәт, ышанычлы булыр…

Кукмара мәдрәсәсендә – 26 нчы чыгарылыш

Кукмара мәдрәсәсендә  чыгарылышка багышланган чара үткәрелде. Быел мәдрәсәнең һөнәри бүлеген 30, ә башлангыч бүлеген 89 шәкерт – барлыгы 119 кеше тәмамлады (ир-егетләр – 49, хатын-кызлар – 70). 4 еллык һөнәри бүлекне тәмамлаучы 30 кешенең 22 се – ирләр, 8  – хатын-кызлар. Аларга  урта һөнәри дини белем алуны раслаучы дипломнар тапшырылды. Шунысы мөһим: һәнәри бүлекне тәмамлаучыларның күбесе дин өлкәсендә хезмәт итә. Алар арасында  10 ир-егет  төп имам яки икенче имам булып хезмәт куя, шулай ук үз мәхәлләләрендә мөгаллим, мөәзин һәм абыстай вазифаларын башкаручылар да бар.

3 еллык башлангыч бүлекне тәмамлаучы 89 кешедән ир-егетләр – 28 кеше, хатын-кызлар – 61. Быелгы чыгарылыш – 26 нчы. Мәдрәсәне тәмамлаучы шәкертләрнең төп өлеше Кукмараның үзеннән һәм Кукмара районы авылларыннан. Шулай да, мәдрәсәдә башка төбәкләрдән дә килеп укучылар байтак, мәсәлән, Саба, Теләче, Биектау районнарыннан, шулай ук күрше Киров өлкәсеннән.

Кукмара мәдрәсәсендә яшьләр дә, балалар да, олылар да белем ала.  Күркәм традиция буенча быелгы чыгарылыш шәкертләре арасында иң өлкән шәкертләр дә телгә алынды: иң өлкән ир-ат буларак Зур Кукмара авылында яшәүче 75 яшьлек Кәримуллин Фәиз Вәгыйзь улы, ә иң өлкән хатын-кыз буларак Биектау районыннан укырга килеп йөргән 73 яшьлек Шәрифҗанова Ләйлә Нурулла кызы билгеләп үтелде. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чыгарылыш тантанасында шулай ук мөгаллимнәр һәм уку еллары дәвамында төркем җитәкчеләре вазифаларын башкарган старосталар  да түргә чыгарылып, мактау сүзләренә һәм бүләкләргә лаек булды.

Чыгарылыш чарасында Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге мөдире Булат хәзрәт Низамов һәм Кукмара районы мөхтәсибе ярдәмчесе Айрат хәзрәт Шәфигуллиннар катнашып шәкертләргә күркәм теләк-нәсыйхәтләрен җикерделәр.

Шулай итеп, хәзерге вакытта Кукмара мәдрәсәсе бөтен потенциалын кулланып, халык тормышында әһәмиятле роль башкара, дип әйтеп була. Ә уку йортының төп максатына килгәндә, ул – халык күңелен сафландыру, җәмгыятьне әхлаклы-әдәпле итүгә саллы өлеш кертү. Шушы максатларны тормышка ашыруда Раббыбыз Аллаһы Тәгалә Үзе ярдәмче булсын иде. Әәмиин…

Кукмара мәдрәсәсендә 2000 нче чыгарылыш шәкерте билгеләп үтелде

   Кукмара мәдрәсәсендә юбилейлы 25 нче чыгарылышка багышланган тантаналы чара булып узды. Шушы уку елында мәдрәсәнең һөнәри бүлеген 14 кеше тәмамлады: 10 ир-егет һәм 4 хатын-кыз. Аларга һөнәри дини белем алуны раслый торган дипломнар тапшырылды (Аттестацион комиссиясенең карары нигезендә ирләргә «имам-хатыйб», хатын-кызларга – «ислам дине нигезләре мөгаллимәсе» квалификациясе бирелде).

Шунысы игътибарга лаек: чыгарылыш шәкертләре арасында дин өлкәсендә хезмәт итүчеләр байтак: Кукмара, Саба һәм Теләче районнарында, Киров өлкәсендә имам, имам ярдәмчесе, мөәзин һәм абыстай булып, шулай ук мәчет каршындагы курсларда башлангыч дини гыйлем бирүче укытучы булып хезмәт итүчеләр бар.

Мәдрәсәнең «Балаларга һәм олыларга өстәмә белем бирү» юнәлеше кысаларында эшләп килүче башлангыч бүлеген быел 59 кеше тәмамлады, шуларның 46-сы олылар, 13-се – мәктәп яшендәге яшүсмер балалар.

Шунысы үзенчәлекле: 25 ел дәвамында Кукмара мәдрәсәсендә барлыгы 2073 кеше укып чыккан, һәм быел, 25 нче юбилейлы чыгарылышта, мәдрәсәне тәмамлаган юбилейлы 2000 нче шәкерт билгеләп үтелде. Шушы исемгә иң яхшы укучыларның берсе – мәдрәсәнең һөнәри бүлеген тәмамлаган Шәмсетдинов Нияз Идрис улы лаек булды. 4 ел дәвамында шимбә-якшәмбе көннәрендә бер дәресне дә калдырмыйча 70 чакрымлык араны узып Теләчедән укырга килеп йөргән Ниязга тырышлык, күркәм холык, укуга карата зур җаваплылык хисе кебек сыйфатлар хас.

Кукмара мәдрәсәсендә яшьләр дә, балалар да, олылар да белем ала.  Күркәм традиция буенча быелгы чыгарылыш шәкертләре арасында иң өлкән шәкертләр дә телгә алынды: иң өлкән ир-ат укучы буларак 68 яшьлек Шәфигуллин Марсель Барый улы, ә иң өлкән хатын-кыз буларак 71 яшьлек Җиһаншина Зөмәрә Нихәт кызы билгеләп үтелде. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чыгарылыш тантанасында шулай ук мөгаллимнәр һәм төркем җитәкчеләре вазифаларын башкаручы старосталар да түргә чыгарылып мактау сүзләренә һәм бүләкләргә лаек булды.

Әлеге мәртәбәле җыенда Кукмара һәм Саба районнары имам-мөхтәсибләре Рәдиф хәзрәт Тимергалиев һәм Айнур хәзрәт Әхмәтовлар катнашып шәкертләргә үз теләкләрен җиткерделәр.

Бәйрәм табыны артында узган тантананың икенче өлеше гадәти чәй эчү белән генә чикләнмәде. Төрле конкурсларда катнашудан тыш, алар уку елларын искә алып, мөгаллимнәргә рәхмәтләрен белдерделәр, бик матур теләкләрен җиткерделәр. Мөгаллимнәр исә соңгы нәсыйхәтләрен әйтеп, дини гыйлем асылын тагын бер кат искә төшерделәр: чын гыйлем кешене гамәл-гыйбадәт кылуга этәреп, әдәпле-әхлаклы булырга өйрәтә, күңел тынычлыгы һәм Аллаһ ризалыгы кебек олуг нигъмәтләргә, ә иң мөһиме – бу дөнья һәм ахирәт бәхетенә ия булырга ярдәм итә.